TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
← Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT POST

Post #30525

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Просмотры276Количество просмотров
Опубликован23 мар.23.03.2026, 06:00
Содержимое поста

Содержимое

Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 23 март, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸Флоридада Украина һәм АКШ арасында чираттагы сөйләшүләр тәмамланды. Анда Русия ягы катнашмады. Украина вәкиллеге җитәкчесе Рустем Умеров белдерүенчә, очрашуда Украинага иминлек гарантияләре, Русия белән әсирләр алмашу мәсьәләләре каралган. 🔸Ленинград өлкәсенә дроннар һөҗүм иткән. Өлкә губернаторы Александр Дрозденко белдерүенчә, һава һөҗүменнән саклану системнары 50дән артык дронны бәреп төшергән. Приморски портында ягулык мичкәсендә ут чыккан, зыян күрүчеләр турында хәбәр ителми. 🔸Татарстанда төнлә дроннар һөҗүме куркынычы тәртибе гамәлдә булды, Казан һәм Түбән Кама һава аланнары вакытлыча ябылып торды, мобил интернетның начар эшләвенә дә зарландылар. 🔸Казанда Тинчурин театрының баш режиссеры Айдар Җәббаров җитәкчелегендә Русиядәге милли театрлар режиссерлары лабораториясе узачак. Татар-Информ язуынча, лабораториянең темасы «Режиссерның проза белән эшләве». Дәресләр 11-18 май көннәрендә Тинчурин театры бинасында узачак. 🔸Уфада 93 яшендә вафат булган тарихчы, төбәкнең үткәнен өйрәнгән күп хезмәтләр авторы профессор Ирек Акманов белән хушлаштылар. Аны Зианчура районында җирләделәр. Ирек Акманов 1921-1922 еллардагы ачлык башкортларны бетерү өчен махсус оештырылган дип язган иде. @azatliqradiosi