Содержимое
Аннексияләнгән Кырымда Русия хакимиятләре Хан сарае территориясендә «экспозиция мәйданчыгы» җиһазларга җыена. Анда казу эшләре вакытында табылган археологик табылдыкларны күрсәтү планлаштырыла. Бу хакта Кырым мәдәният министрлыгына сылтама белән ТАСС хәбәр итә. Хан сараенда, Русия хакимиятләре алып барган «төзекләндерү эшләре» барышында, археологик казулар вакытында декоратив штукатурка фрагментлары һәм суүткәргечнең керамик торбалары сакланган мунча калдыклары табылган. Әлеге корылма XVII–XVIII гасырларга карый. Моннан тыш, күп санлы нумизматик материал да табылган. Хан сараенда төзекләндерү эшләре 2017 елда башланды. Аны 2020 елга, ягъни өч елда тәмамламакчылар иде. Хәзер эшләр 2027 елга бетәчәк дип ышандыралар. Татар дөньясының сакланып калган бердән-бер хан сараенда "реставрация" дип аталган төзекләндерү эшләре вакытында диварында ярыклар барлыкка килуе һәм аның авыша башлавы элегрәк җанҗал тудырды. Аннексияләнгән Кырымның прокуратурасы Кырым мәдәният министрлыгына бу җитешсезлекләрне төзәтергә кушып хат юллады. Ул вакытта Украина ЮНЕСКО оешмасын Кырымдагы Хан сараен саклап калырга чакырды. "Русияләрнең стратегиясе – тарихи хәтерне юк итү. Бакчасарайдагы Хан сарае – кырымтатарларының бу җирләрдә яшәвен, үсешен, этногенезын күрсәтүче уникаль архитектура үрнәге булып тора. Басып алучылар аны юк итә", дип язды ул вакытта Украинаның мәдәният һәм мәгълүмат министры Александр Ткаченко. @azatliqradiosi