Содержимое
21 март көнне чит илдәге Татар шурасы Татарстанның дәүләт статусы турында референдумның 34 еллыгын искә алып онлайн-конференция уздырды. Конференцияне алып баручы сәясәт белгече Руслан Айсин якын киләчәктә без, һичшиксез, Татарстан статусын яңадан торгыза алачакбыз дип белдерде. "Моның өчен нигез итеп шул референдум нәтиҗәләренә дә таянабыз. Чөнки Татарстан тарафыннан барлык юридик-хокукый нормалар үтәлде: референдум та уздырылды, дәүләт суверенитеты турында Декларация, Конституция кабул ителде», диде ул. Аның фикеренчә, Татарстанга ерак Мәскәүдән беркем дә күрсәтмә бирә алмый һәм бирергә тиеш тә түгел. "Алар кем соң безгә ничек яшәргә, кайсы телдә сөйләшергә, үзебезгә күпме акча калдырырга, нинди гыйбадәтханәләр төзергә, нинди юллар салырга, ничек аларны җәяргә яки түшәргә кирәклеген әйтергә? Боларның барысын да без үзебез хәл итәчәкбез. Чөнки суверенитет мәсьәләсе — ул шәхси дә, уртак та язмыш мәсьәләсе», диде ул. Сәясәт белгече Ринат Мөхәммәтов Татарстанның чын иминлеге дә, суверенитетын тормышка ашыру да демократик, гражданлык җәмгыятенә нигезләнгән үсеш шартларында гына мөмкин дип саный. "Шуңа күрә мин, 1992 елгы референдум сабакларын искә алып шуны әйтәсем килә, бәлки, 90нчы елларда бу юнәлештә җитәрлек эшләнмәгәндер, һәм хәзер дә бу мөмкинлекне кулдан ычкындырырга ярамый. Татарстан халкының милли һәм сәяси хокукларын гамәлгә ашыру, татар милләтенең дәүләтчелек үсешен тәэмин итү өчен, безгә бөтен Русиядә гомумдемократик үсешкә ирешү мөһим", диде ул. Чит илдә яшәүче башкорт активисты Руслан Габбасов киләчәктә туачак мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмаска чакырды. "Русия үзенең тарихи борылыш ноктасына якынлаша, һәм якын киләчәктә безнең алда 1990 нчы елларда өлкән буын алдында ачылган мөмкинлекләргә охшаш шартлар туа ала. Дәүләтчелекне яңадан торгызу өчен яңа тарихи мизгел килергә мөмкин. Бу очракта, кайбер бәяләмәләр буенча, Татарстан халыкара хокук нигезендә үзбилгеләнү хокукын гамәлгә ашыру өчен юридик яктан әзер булырга мөмкин... Шуңа күрә без барыбыз да үткән еллар сабакларын истә тотарга һәм бу юлы, мөмкинлек туса, үзебезнең мөстәкыйль дәүләтләребезне төзүгә ирешергә кирәк дип саныйбыз", диде ул. Башка яңгыраган фикерләрне👉монда укыгыз. @azatliqradiosi