TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
← Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT POST

Post #30533

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Просмотры305Количество просмотров
Опубликован23 мар.23.03.2026, 13:38
Содержимое поста

Содержимое

АКШ президенты Доналд Трамп соңгы ике көндә Якын Көнчыгышта хәрби чараларны туктату мәсьәләсендә Иран белән "яхшы һәм эчтәлекле" сөйләшүләр уздыруы турында белдерде. Бу хакта Трамп Тruth Social социаль челтәрендә язды, сөйләшүләр бу атнада да дәвам итәчәк. Шуңа нигезләнеп Трамп Иранның энергетика инфраструктурасына һөҗүмнәрне биш көнгә кичектереп торырга кушты. Трамп сүзләренчә, барысы да сөйләшүнең ничек тәмамлануыннан торачак. Якшәмбегә каршы төндә Трамп Ираннан кичекмәстән кораблар өчен Һормуз бугазын ачуны таләп итте, юкса Иран электр станцияләренә һөҗүм белән янады. Әлеге таләпнең гамәлдән чыгу вакытына бер тәүлектән дә азрак вакыт калган иде. Иран хакимияте җавап итеп Фарсы култыгы илләре энергетика корылмаларына һөҗүм итү белән янады. Иран хакимияте белән бәйле медиалар, аерым алганда Fars агентлыгы чыганакларына сылтама белән АКШ һәм Иран арасында бернинди туры да, туры булмаган да сөйләшүләрнең узмавын, ә Трампның Тәһран янауларыннан куркып үз таләпләреннән чигенүе турында хәбәр итте. Mehr агентлыгы Иран тышкы эшләр министрлыгына сылтама белән хәбәр итүенчә, Трампның белдерүләре дөнья базарында ягулыкка бәяне киметү һәм вакытны сузуга юнәлтелгән. Трампның белдерүеннән соң үк биржа индекслары өскә үрмәләде, ә Brent нефтенең бәясе ким дигәндә 10%ка төште, мичкәсенә 100 доллардан да түбән тәгәрәде. Тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз. @azatliqradiosi