TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
← Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT POST

Post #30535

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Просмотры325Количество просмотров
Опубликован24 мар.24.03.2026, 05:58
Содержимое поста

Содержимое

Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 24 март, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔹Аннексияләнгән Акъярда торак йорт шартлау нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булган, сигез кеше төрле җәрәхәтләр алган. Бу хакта Мәскәү билгеләгән өлкә губернаторы Михаил Развожаев хәбәр итә. Шартлау сәбәпләре әйтелми. 🔹Израил саклану армиясе Тәһранда ислам инкыйлабы сакчылары корпусының баш фатирына һөҗүм итүен белдерде. 🔹Сарытау нефть эшкәртү ширкәте шимбә көнне булган һөҗүмнән соң эшен туктаткан. Бу хакта Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгындагы чыганакларына сылтама белән "Астра" хәбәр итә. 🔹Татарстанга читтән мөгезле эре терлекләрне кертүне тыйдылар. Бу хакта республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Бу карар республикага хайваннарның йогышлы, шул исәптән куркыныч чирләрнең үтеп керүен һәм таралуын булдырмау өчен кабул ителгән. 🔹1 мартка Татарстанда салымнар бурычы 12,9 млрд сумга җиткән, бер ел эчендә ул 1,19 млрд сумга арткан. Бу хакта республиканың финанс министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтанып «Коммерсант» яза. Республика финанс министры урынбасары Алла Анфимова сүзләренчә, бурыч артуы 15 районда, шулай ук Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә теркәлгән. @azatliqradiosi