Содержимое
❗️Татарстанда су басу һәм су астында калу ихтималы булган зоналар саны ким дигәндә ике тапкырга арткан. Росреестр һәм Роскадастр мәгълүматларына караганда, Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына мондый 52 җирлек турында мәгълүмат кертелгән, узган ел алар 24 кенә булган. Әлеге зоналар Әлмәт һәм Әгерҗе шәһәрләрендә, шулай ук Буа, Югары Ослан, Биектау, Лениногорски, Норлат һәм Түбән Кама районнарында ачыкланган. Бу хакта Татарстан 24 хәбәр итә. Башкортстанда 313 җирлектә 22 мең шәхси йортка су басу куркынычы яный дип белдерә республиканың гадәттән тыш хәлләр министрлыгы. Ташу сәбәпле барлыгы 86 меңнән арты кеше су басу куркынычы булган урыннарда калырга мөмкин. Эвакуация ихтыяҗы туган очракта республикада 45 мең кешегә исәпләнгәе 334 вакытлыча урнаштыру урыны әзерләнгәне әйтелә. @azatliqradiosi