Содержимое
Казанда 29-31 март көннәрендә Бөтенрусия татар авыллары эшмәкәрләре җыены узачак Анда беренче тапкыр Русия Украинадан басып алган җирләрдән, ягъни Донецки, Луһанскидан да эшмәкәрләр киләчәк. Бу хакта матбугат очрашуында журналистларга Дөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Марс Тукаев әйткән. «Бөтенрусия татар авыллары эшмәкәрләре җыены көтеп алынган чарага әйләнде. 2012 елда беренче тапкыр Татарстан рәисе инициативасы белән башланып киткән иде. Без төбәкләрдә эшләүче татар милли-мәдәни җәмгыятьләренә алдан квоталар җибәрәбез. Шул квоталар нигезендә, милли тормышта актив катнашучыларны, мәчетләргә, мәдрәсәләргә ярдәм итүчеләрне шушы җыенга юллыйлар. Донецки һәм Лугански Халык Республикаларында татар авыллары булмаса да, авыл эшчәнлеге, продукция җитештерү белән шөгыльләнүче татар эшмәкәрләре бар. Аларны җыенга чакырдык», дип китерә Тукаев сүзләрен "Татар информ". 2022 елда узган Татар конгрессы Русиянең Украинадагы сугышын хуплаган резолюция кабул итте. Чит ил татарлары бу карарны күбесенчә хөкем итте, оешмаларның бер өлеше Татар конгрессыннан чыгачагын белдерде. Дөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров 2025 елда узган чараларга хисап тотканда Дөнья Милли Шура рәисе җитәкчелегендә, Милли Шура әгъзалары катнашында делегацияләр быел гына да өч тапкыр – апрель, июль, октябрь айларында Донецки һәм Луһански "халык Республикаларына" барып, җирле татар оешмалары эшчәнлеге белән танышып, һуманитар ярдәм илтеп кайтуы турында сөйләгән иде. Сугыш башланганнан бирле Украина ягында татарлар, мөселманнар кулына корал алып үз ватанын саклый. Алар арасында Украинаның элекке мөфтие, Донецки татары Сәид Исмәгыйлев ихтыяри булып үз иленең гаскәренә кушылды. Ул берничә тапкыр Русия мөселманнарына мөрәҗәгать итеп сугышка барудан качарга чакырды. Исмәгыйлев Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллинның Украинаның басып алынган җирләренә килүен шәригать һәм халыкара нормаларга да сыймый дип сөйләде. @azatliqradiosi