Содержимое
Казан хакимияте интернетны яклау митингын тыйды Казан хакимияте 28 мартка планлаштырылган интернетны яклау митингын килештерүдән баш тартты. Бу хакта Татарстандагы "Яблоко" фиркасе бүлеге хәбәр итте. Белдерү шәһәрнең башкарма комитетына 16 мартта тапшырылган булган. Оештыручылар митингта йөз кеше катнашыр дип фаразлаган. "Яблоко" фиркасе матбугат хезмәтендә әйтүләренчә, активистлар чара уздыру өчен "берьюлы өч альтернатив мәйдан тәкъдим иткән — аларның барысы да Казан үзәгендә урнашкан һәм җәяүлеләргә дә, транспортка да уңайлы". Икенче көнне — 17 мартта — Казан башкарма комитетында белдерүдә күрсәтелгән максат "митинглар турындагы канун таләпләренә туры килми" дип белдергәннәр. Татарстандагы "Яблоко" фиркасе бүлеге күрсәтелгән максатларны төгәлләштереп мөрәҗәгатьне яңадан юллаган. Әмма бу юлы Казан хакимияте чараның максаты "митинглар турындагы канун таләпләренә туры килми" дип белдергән. "Ни өчен Казан хакимияте митинг уздырудан баш тарта? Чөнки алар курка. "Тәртип бозулардан" түгел — халык тавышыннан курка. Бертавыштан әйтелгән хакыйкать дәүләт пропагандасыннан көчлерәк яңгырар дип курка. Халык дәшми торудан туктап, таләп итә башлар дип курка. Алар митингны тыя ала. Әмма кешеләргә уйларга һәм дөресен сөйләргә тыя алмыйлар", — диләр Татарстандагы "Яблоко" фиркасе бүлегендә. Үз чиратында, казан активисты Дмитрий Румянцев хәбәр иткәнчә, Казан, Чаллы һәм Иннополис хакимиятләре "томалауларга, мессенджерлар эшен акрынайтуга, интернет һәм элемтәне өзүгә каршы" митинг уздырудан да баш тарткан. Әлеге чаралар 29 мартка планлаштырылган булган. Түрәләр белдергәнчә, күрсәтелгән максат "митинглар турындагы канун таләпләренә туры килми". Тулырак монда укыгыз: https://smarturl.click/zdjOA