Содержимое
Татарстанда ел спектакле дип Камал театрының «Сафлык музее» спектакле танылды Бүген, 27 март – Халыкара театр көнендә Әтнә театрында “Тантана” театр бүләкләре бирү чарасы узды. Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының «Сафлык музее» спектакле «Зур форматлы иң яхшы спектакль» номинациясендә «Тантана» премиясе лауреаты булды. Режиссеры - Никита Кобелев. Айдар Җәббаровның «Судьба человек» (Особняк Демидова) драмасы кече формадагы спектакль номинациясендә җиңде. Шулай ук «Кечкенә Мирза» (Тинчурин театры), «Башмагым» (Камал театры), «Balballar» («Әлиф» иҗат берләшмәсе), «Лебединое озеро» (Җәлил исемендәге опера һәм балет театры) төрле номинацияләрдә лауреатлар булды. Иң яхшы ир-ат роле өчен бүләкне Татарстанның атказанган артисты, Камал театры актеры Ришат Әхмәдуллин һәм Казан яшь тамашачылар театры артисты Роман Ерыгин алды, иң яхшы хатын-кыз роле өчен премия лауреаты – Түбән Кама драма театры актрисасы Гүзәл Шәмәрдәнова. Казан шәһәре мэриясе бүләген Айдар Җаббаровның «Хыял артыннан» спектакле алды. “Тантана” театр бүләге 2010 елдан бирле тапшырыла.