Содержимое
Русия оккупациясеннән соң Донецки «халык республикасы”нда корылган яңа “мөфтият” рәисе Рәшит Брагин бүген Казанда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә булган. Рәшит Брагин мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашкан. Татарстан мөфтияте матбугат үзәге хәбәр итүенчә, Брагин Донецки «халык республикасы» мөселманнары турында, яшьләрнең Русия мөселман уку йортларында белем алырга теләүләре турында сөйләгән. «Камил хәзрәт ДНР абитуриентларын Татарстанда хафизлар әзерләү үзәкләренә чакырды» диелә хәбәрдә. ▪️2022 елның 24 февралендә Русия Украинага каршы сугыш башлады. Русия мөфтиләре җинаятьчел сугышны хуплап чыкты. Украинаның фетнәчеләр контролендә, соңрак Русия үзенә кушкан "Донецки халык республикасы" ("ДНР”) имамнары Равил Гайнетдин җитәкләгән Русия мөселманнары Диния нәзарәте карамагына керде. “ДНР”ның “мөфтие” итеп Рәшит Брагин сайланды. "ЛНР" имамнарын исә Әлбир Крганов җитәкләгән мөфтияткә керттеләр. @azatliqradiosi