TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
← Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT POST

Post #30593

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Просмотры326Количество просмотров
Опубликован31 мар.31.03.2026, 09:18
Содержимое поста

Содержимое

Бүген Г.Камал театрының универсаль залында «Калеб. Яңа сулыш» концерты узачак Чара заманча татар мәдәниятенең актуаль юнәлешен билгеләүче яшь сәнгать эшлеклеләрен тәкъдим итүгә багышлана. "Идел" журналы сәхифәсе язуынча, «Калеб» яңа буын җыены язгы концерт тәкъдим итә. Анда яшь җырчы, композитор, шагыйрь, биюче һәм рәссамнар катнашачак. Сәхнәгә «Калеб» проектлары буенча тамашачыга таныш башкаручылар да, бу кич алар өчен дебют булачак яңа исемнәр дә чыгачак. Тамашачылар яшь талантларның эшләрен күрә алачак, музыка, шигърият һәм хореография өлкәсендә яңа исемнәр белән танышачак. “Калеб” проектның максаты – яшь татар композиторлары, музыкант, режиссёр, артист, рәссам, язучы һ.б. иҗатын тәкъдир итү, халыкка таныту, иҗатка кызыксыну кимеп барган заманда аларга үз аудиториясен табарга булышу. "Калеб"нең әйдаманы Гүзәл Сәгыйтова. “Калеб” исә киңәйтелгән вариант буларак барлыкка килде: монда без бөтен өлкәдәге иҗатчыларны да тупларга булдык. Бүген яшь талантлар бер-берсен бөтенләй белми диярлек, һәр иҗатчы үз казанында гына кайный: артистлар – театрда, вокалист, композиторлар – консерваториядә, рок төркемнәр – подвалларда, рәссамнар – остаханәләрдә. Аннан яшьләрдә күңел төшенкелегенә бирелү, “мине күрмиләр, ишетмиләр” дип депрессиядән-депрессиягә яшәү дә еш күренешкә әйләнде. Ни өчен соң әле без иҗат кичәләрен уздыру өчен кешенең картайганын, 60, 70, 80 яшькә җитүен көтәбез? Яшьләргә мәйдан бүген кирәк!", дигән иде 2013 елда "Азатлык Радиосы"на Гүзәл Сәгыйтова. @azatliqradiosi