Содержимое
❗️Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә шартлау тавышлары ишетелгән, янгын чыккан Astra Telegram каналы хәбәр итүенчә, шәһәрдәге бер ширкәт урнашкан районда шартлау тавышлары ишетелгән, кара төтен күтәрелгән. Түбән Кама мэры Радмир Беляев "Түбән Кама нефтехим" ширкәте җирлегендә ут чыгуын хәбәр итте. Аның сүзләренчә, утны сүндерү эшләре дәвам итә. Ширкәт хезмәткәрләре имин урынга җибәрелгән. Беляев белдерүенчә, аккредитацияләнгән лабораторияләр белгечләре тарафыннан һаваның сыйфаты даими тикшерелә, халыкка һәм экологик хәлгә куркыныч янау теркәлмәгән. Куәт оешмаларына якын Mash Telegram каналы хәбәр итүенчә, шартлауның сәбәбе цехтагы җайланмаларның берсендә техник төзексезлек булырга мөмкин. Шартлау дулкыны нәтиҗәсендә якындагы йортларның тәрәзә пыялалары коелып төшкән. "Осторожно новости" ике зыян күрүче турында яза, ләкин бу әле рәсми расланмаган. Түбән Кама һава аланында дроннар һөҗүме куркынычы тәртибе вакытлыча кертелде, әмма берничә минуттан соң чикләүләр алынды. Рөстәм Миңнехановка килеп туган хәл турында даими рәвештә хәбәр ителеп тора, дип белдерде Татарстан рәисенең матбугат хезмәте. @azatliqradiosi