Содержимое
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 1 апрель, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸"Түбән Кама Нефтехим" ширкәтендә өч кеше үлеменә китергән шартлаудан соң шәһәрдә өч көнлек матәм игълан ителде. Хәзерге вакытта 22 кеше хастаханәдә кала. "Бизнес Онлайн" хәбәр итүенчә, аларның унысын Мәскәү шәһәре хастаханәсенә җибәргәннәр. 🔸Кырымда Ан-26 хәрби-транспорт очкычы казага очрау нәтиҗәсендә экипаждан алты кеше һәм 23 юлчы һәлак булган. Бу хакта Саклану министрлыгына сылтама белән ТАСС хәбәр итә. 🔸АКШ өч Русия корабына элек кертелгән санкцияләрне гамәлдән чыгарган. "Важные истории" язуынча, аларның берсе — Sv Nikolay корабы Алинә Кабаева гаиләсе белән бәйле һәм оккупацияләнгән Донбасстан ашлык һәм кокс ташыган. Шулай ук «Промсвязьбанк» белән бәйле булуы сәбәпле санкцияләр астына эләккән контейнер ташучы Fesco Magadan һәм Fesco Moneron-дан да чикләүләр алынган. 🔸Русиядә Apple ID-ны мобил телефон хисабыннан түләү мөмкинлеге эшләми башлаган. Түләү ясарга тырышканда «Мобиль түләү вакытлыча мөмкин түгел» дигән хәбәр чыга дип яза медиалар. 🔸Башкортстан югары мәхкәмәсе Салават шәһәренең элекке мэры Игорь Мироновка карата вазифа вәкаләтләрен арттыру турындагы эшкә карата чыгарылган хөкем карарын кырыслаткан. Узган елның октябрендә мәхкәмә аны өч елга колониягә хөкем иткән иде, аппеляция алты елга кадәр арттырган. @azatliqradiosi