TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
← Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT POST

Post #30605

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Просмотры311Количество просмотров
Опубликован1 апр.01.04.2026, 13:49
Содержимое поста

Содержимое

Бүген Шәүвәл аеның 13нче көнендә Казанда Татарстан мөфтиятенең Аксакаллар шурасы мөселман календаре нигезендә "Хәтер көне" үткәрде. Мөфтиятнең матбугат үзәге хәбәр итүенчә, 50дән артык аксакал Казан ханнары җәсәдләре җирләнгән урынга һәм Сөембикә манарасы янына Коръән укыган, Казанны алганда шәһит киткәннәр рухына багышлап дога кылганнар Шулай ук алар Казанның Иске Таш мәчетенә килгән, мәчет каршында "Татар халкы каһарманнары истәлегенә" дип язылган таш янында дога кылганнар. Мәчеттә Аксакаллар шурасының гомум җыелышы да булган, вәгазь тыңлаганнар, намаз укыганнар. Татарстан мөфтияте бу чараны алтынчы тапкыр үткәрә. Татар милли хәрәкәт вәкилләре “Хәтер көнен” 15 октябрьдә уздыра. ▪️2021 елны аксакаллар шурасы татар халкының фаҗигаи көнен көзен билгеле бер көндә түгел, Рамазан ае тәмамланганнан соң ике атна узгач, Шәүвәл аеның 13нче көнендә билгеләп үтәргә кирәк, диделәр. Мөселман календаре буенча, 959 елда Казанны нәкъ менә шул көнне яулап алганнар. @azatliqradiosi