Содержимое
Кыскача башка хәбәрләр: 🔸Уфада дрон һөҗүменнән соң "Башнефть-Новойл» ширкәтендә янгын чыккан. Бу хакта ASTRA яза. "Башнефть-Новойл» "Роснефть"кә караучы "Башнефть" ширкәтенең бер филиалы. Ширкәт мотор майлары, авиация һәм реактив ягулык, дизель ягулыгы, битум һәм башка нефть продуктлары җитештерә. Шулай ук дрон торак йортка эләкте. Анда яшәүчеләрне вакытлыча шәһәрнең Гафури урамындагы мәгариф үзәге бинасына күчергәннәр. 🔸Төнлә Русиянең дистәләрчә төбәгендә, шул исәптән Татарстанда Казан, Түбән Кама, Бөгелмә һәм Башкортстанда Уфа һава аланы ябылып торды. Очышлар кабат тоткарлана. 🔸АКШ президенты Доналд Трамп ил халкына мөрәҗәгатендә Иранга каршы чараның максатлары «нигездә үтәлде» дип белдерде һәм якын атналарда көчле һөҗүмнәр ярдәмендә Иранны "таш гасырга" кайтарырга вәгъдә итте. Президент шулай ук АКШка Һормуз бугазы «кирәк түгел» дип өстәде һәм аның аша нефть алучы илләргә юлны ачуны үзләренә кайгыртырга киңәш итте. 🔸Ким дигәндә 50 елдан соң АКШның Флорида штатындагы Кеннеди галәм үзәгеннән Айга беренче пилотлы очыш җибәрелде. Сәяхәт якынча ун көн дәвам итәчәк. 🔸47 яшендә юл казасында рэпер Артём «Fuze» Бровков һәлак булган. Бу хакта аның хатыны белдергән. Петербурда Krec төркеме булдырган Бровков Украинадагы сугышка ачыктан-ачык каршы булды, Русия хакимияте аны "ят агент" дип таныды. @azatliqradiosi