Содержимое
Төрки телләрдәге Википедияләр арасында татарча Википедия мәкаләләр саны буенча төрекнекен узып китте Татар Википедиясендә - 706 096, төрекнекендә 675 824 мәкалә, башкортныкында 63 954 мәкалә. Бу хакта төрки телләрдәге википедияләр статистикасыннан күреп була. Википедия һәркем үзе тутыра алган электрон энциклопедия. Анда бөтен теләгән кеше дә язмаларын өсти ала. Шулай итеп, Википедия барлык телләргә дә бердәй мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта ул шул телләрдә сөйләшүче яки язучы кешеләрнең чынбарлыктагы үз телләренә булган кадерен яки кулланылыш мөмкинлеген дә күрсәтә ала. Татар Википедиясендә 117 актив катнашучы бар, төрекнекендә - 5285, башкортныкында - 76. ♦️Википедиянең татар бүлеге 2003 елның 15 сентябрендә ачылды. Башта ул тулысынча латин әлифбалы булды. 2009 елның языннан башлап Татар Википедиясе актив рәвештә кирил әлифбасын куллана башлады. Һәм бер елда аңа яңадан бер меңнән артык "тере" мәкалә өстәлде. @azatliqradiosi