Содержимое
Финляндия башкаласы Һелсинкидагы татар мәхәлләсендә беренче тапкыр Казакъстаннан баш мөфти Наурызбай хаҗи Таганулы булып китте Бу хакта мәхәллә имамы Рамил Беляев үзенең Facebook битендә хәбәр итте. Аның сүзләренчә, мөфти Финляндиянең баш епископы Тапио Луома һәм татар мәхәлләсе чакыруы белән килгән. Узган ел Луома Казакъстанда узган дөньякүләм дин җитәкчеләре конгрессында катнашкан һәм шунда мөфти белән очрашкан. Нәкъ шул вакытта ул аны Финляндиягә чакырган. Мөфти бу чакыруны кабул итеп, тарихта беренче тапкыр Финляндиягә сәфәр кылган. Сәфәр чәршәмбедән якшәмбегә кадәр дәвам иткән. Аның төп максаты — Финляндиядәге мөселманнар һәм татар азчылыгы белән очрашу, шулай ук архиепископ белән аралашу булган. Баш мөфти җитәкчелегендәге делегация татар мәхәлләсе бинасына җомга көнне килгән. Алар мәхәллә белән танышкан, башкарма әгъзалар һәм дини эшләр комитеты вәкилләре белән очрашкан. Кунакларга мәхәлләнең тарихы, бинаның ничек төзелүе һәм бүген ничек кулланылуы турында сөйләгәннәр, китаплар һәм архив материаллары күрсәткәннәр. Аннары мөфти җомга намазын җитәкләгән. Бу вакыйга тарихи әһәмияткә ия, чөнки Финляндиядә Казакъстан баш мөфтиенең моңа кадәр җомга намазын укытканы булмаган. Мәхәллә вәкилләре бу чара турында татарлардан тыш башка милләт вәкилләренә дә хәбәр иткән. Җомга намазында казакълар, үзбәкләр, кыргызлар, төрекләр дә катнашкан. Вәгазь казакъ телендә сөйләнгән. Имам сүзләренчә, баш мөфти вәгазендә Финляндия хакимиятенә мөселманнарга ирекле рәвештә дин тоту мөмкинлеге биргәне өчен рәхмәт белдергән. Ул мөселманнар арасында бердәмлек һәм тынычлык кирәклеген ассызыклаган, дөньядагы низаглар шартларында үзара ярдәмләшүнең мөһимлеген искәрткән. Шул ук көнне мөфти Һелсинкидагы мөселман зиратына барып, шәһит киткәннәргә, мәрхүмнәр рухына дога кылган. Рамил хәзрәт бу сәфәрне диннәр арасындагы диалог өчен мөһим адым дип атый. Тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз. @azatliqradiosi