Содержимое
Екатеринбур митрополиты Евгений мәктәптә югары сыйныфларда җәмгыять белемен (обществознание) православ дәресләре белән алыштырырга тәкъдим итте. Бу хакта ул ОТВ җирле каналындагы "Акцент" тапшыруында белдерде. Митрополит сүзләренчә, русияләрнең 75%ка якыны үзен "православие һәм христианлык" белән бәйли, шуңа аның фикеренчә, мәктәп укучылары "христиан дине нигезләрен" белергә тиеш. ▪️Билгеле булганча, 2012 елның беренче сентябреннән Русиянең барлык төбәкләренә дүртенче сыйныфлар өчен рәсми рәвештә "Дөнья диннәре мәдәнияте һәм әхлак нигезләре" фәне кертелде. Шушы фән кысаларында укучылар тәкъдим ителгән алты юнәлештән – “Православ мәдәнияте нигезләре” (православ), “Ислам мәдәнияте нигезләре” (ислам), “Буддизм мәдәнияте нигезләре” (буддизм), “Иудаизм мәдәнияте нигезләре” (иудаизм), “Дөнья диннәре мәдәнияте нигезләре” (дөнья диннәре), “Дөньяви әхлак нигезләре” (әхлак) модульләрен сайлый ала. ▪️Татарстанда укучыларга дөнья диннәре яки әхлак нигезләрен сайлау мөмкинлеге бирелде. Бу балалар төрле диннәрне белсен өчен эшләнелде дип аңлатылган иде. ▪️Русиянең кайбер төбәкләрендә мөселман балаларына мәҗбүри рәвештә “Православ мәдәнияте нигезләре”нә кертәләр дигән мәгълүмат та булды. @azatliqradiosi