Содержимое
«Артемида II» миссиясе Ай тирәли очышны уңышлы тәмамлады Orion галәм корабы Ай артына узганда, 40 минутка элемтәне югалтып алды. Айның артына очкан вакытта астронавтлар фотосурәтләр төшергән һәм рельеф үзенчәлекләрен язып алган. Аннары NASA элемтәне торгызды, һәм астронавтларга Доналд Трамп шалтыратты. «Сез тарихка кердегез һәм бөтен Американы чын-чынлап горурландырдыгыз», — диде ул. Сәгать 04:35тә экипаж Айны күзәтү этабын тәмамлап, Җиргә кайтуга кереште. Соңгы ярты гасырдан артык вакыт эчендә бу — кешеләрнең Айга таба беренче сәфәре. Корабта дүрт астронавт: америкалы Грегори Уайсмен, Виктор Гловер, Кристина Кук һәм канадалы Джереми Хансен. Кристина Кук — Җир тирәли орбитадан читкә чыккан беренче хатын-кыз булды. Әлеге очыш вакытында экипаж Айга төшмәде, кешеләрне анда төшерү 2028 елга билгеләнгән.