TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
← Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT POST

Post #30651

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Просмотры242Количество просмотров
Опубликован8 апр.08.04.2026, 06:08
Содержимое поста

Содержимое

Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 8 апрель, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸АКШ, Израил һәм Иран ике атнага утны туктату турында килешкән. Әлеге килешү Иранның Һормуз бугазын ачуыннан соң үз көченә керәчәк. АКШ президенты Доналд Трамп шулай ук АКШның Ираннан ун пункттан торган тәкъдим алганын белдерде һәм аны «сөйләшүләр өчен нигез» дип бәяләде. Килешү турында беренчеләрдән булып Доналд Трамп үзенең Truth Social социаль челтәрендә язды. 🔸АКШ белән Иран утны туктату турында килешкәннән соң нефть бәяләре аска тәгәрәде. Brent нефтенең бер мичкәсе март азагыннан беренче тапкыр 94 долларга төште. 🔸Запорожьега Русия армиясенең һөҗүме нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булган, тагын тугыз кеше яраланган. Бу хакта өлкә хәрби хакимияте хәбәр итә. 🔸31 мартта "Түбән Кама нефтехим" ширкәтендәге шартлау һәм янгын нәтиҗәсендә барлыгы 12 кеше һәлак булды. Шәһәр җитәкчесе Радмир Беляев үзенең Телеграм-каналында һәлак булучыларның исемнәрен чыгарды. Аның әйтүенчә, эзләү эшләре тәмамланган. 🔸Уфада этләрнең кешеләргә һөҗүм итү очраклары арткан. "Башинформ" агентлыгы хәбәр итүенчә, бер атнада 14 кеше зыян күргән, шуның дүртесе - балалар. @azatliqradiosi