Содержимое
Көн язмасы: АКШ һәм Иран ике атнага утны туктатуга килеште Пакъстан арадашчылыгы белән АКШ һәм Иран ике атнага сугышны туктатып тору турында килеште. Бу адым ике якка да чигенеп, тынычлык килешүе турында сөйләшүләр алып бару өчен вакыт бирә. 7 апрель иртәсендә "әгәр килешүгә ирешелмәсә, бүген төнлә бөтен бер цивилизация һәлак булачак" дип язган Трамп, соңрак социаль челтәрдәге язмасында Тәһраннан 10 пункттан торган тәкъдим алганын һәм аны "сөйләшүләр өчен яраклы нигез" дип санавын белдерде. Ирандагы абруйлы Ислам инкыйлаб сакчылары корпусы (IRGC) белән якын торучы Tasnim агентлыгы да, ике як арасында "билгеле шартлар нигезендә" утны туктату килешүе "урнаштырылды" дип раслады. "Әгәр утны туктату сакланса, ул киләчәктәге каршылыклардан чыгу юлы булырга мөмкин. Бу мәгънәдә киеренкелек — хәтта аның куркынычы гына да — бүгенге киеренкелекне киметүгә китергән булырга мөмкин", — диде АКШ администрациясенең элекке вәкиле, Polaris National Security җитәкчесе Кэйл Браун. АКШ Сенатының тышкы мөнәсәбәтләр комитетындагы демократ сенатор Дҗинн Шахин бу вакытлыча утны туктатуны хуплавын белдерде, әмма сугыш нәтиҗәләре борчылу тудыра, дип өстәде. Ул нефть бәяләренең кискен артуын, дөнья икътисадына "гаять зур зыян" килүен һәм 13 американ хәрбинең һәлак булуын искә алды. Трамп хакимиятендәге югары дәрәҗәле вәкилләр бу килешүне "җиңү" дип атады. Әмма United Against Nuclear Iran оешмасының сәясәт мөдире Джейсон Бродский аны "тактик тәнәфес" дип бәяләде — АКШ Иранның килешүне үтәячәген тикшереп карар өчен вакыт отарга тели, диде ул. 👉Тулырак 👉монда укыгыз: