TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
← Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT POST

Post #30653

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Просмотры239Количество просмотров
Опубликован8 апр.08.04.2026, 09:59
Содержимое поста

Содержимое

Башкортстанда табиблар һәм югары уку йорты хезмәткәрләренең кискен кимүе күзәтелә Республика парламенты депутаты һәм икътисадчы Рөстәм Ахунов үз блогында “Равенство.Медиа” тикшеренүенә таянып, Башкортстандагы дәүләт һәм бюджет оешмаларында медицина хезмәткәрләре саны 32,4%ка кимүен хәбәр итте. 2024 ел башына тармакта ким дигәндә 50 мең белгеч калган. Югары белем өлкәсендә 2013 елдан 2025 елга кадәр төбәкнең дәүләт югары уку йортлары хезмәткәрләре саны 39%ка кимегән. Укытучылар һәм югары уку йорты хезмәткәрләре саны 16 627 кешедән 10 167 кешегә кадәр төшкән. Экспертлар бу күрсәткечләрне бюджет өлкәсен озак вакыт оптимизацияләү, шулай ук түбән хезмәт хакы һәм эш күплеге сәбәпле белгечләрнең шәхси эшкә яки башка төбәкләргә китүе белән аңлата. Татарстанда сәламәтлек саклау системасында табиблар белән тәэмин ителеш 71% тәшкил итә. Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы авыл җирләрендәге фельдшер-акушерлык пунктларына (ФАП) эшкә күчеп килергә әзер табибларга 1 миллион сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган ярдәм түләүне планлаштыра. Бу хакта дүшәмбе көнне сәламәтлек саклау министры урынбасары Илнур Сибгатов хәбәр итте. Аның сүзләренчә, түләүләр 2026 елның 1 гыйнварыннан башлап авыл җирендә эшли башлаган чит төбәкләрдән һәм якын чит илләрдән килгән табибларга каралган. Барлыгы 569 белгечне җәлеп итү планлаштырыла. Әлеге програм Татарстанда теркәлгән табибларга кагылмаячак. @azatliqradiosi