Содержимое
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 9 апрель, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸Украина дроны һөҗүме нәтиҗәсендә Краснодар өлкәсе кешесе һәлак булган, дип белдерә губернатор. Astra мәгълүматларына караганда, һөҗүм «Крымская» нефть кудыру станциясенә ясалган, анда янгын чыккан. 🔸Иран парламенты рәисе Мөхәммәт Багер Галибаф АКШны килешүнең өч шартын бозуда гаепләде. Алар — Лүбнәнгә һөҗүмнәр, Иранга дрон үтеп керүе һәм Тәһранның уран баету хокукын кире кагу. Аның сүзләренчә, бу хәлләр сөйләшүләрне дә, вакытлыча утны туктатуны да мәгънәсез итә. 🔸АКШ вице-президенты Джей Ди Вэнс журналистларга белдергәнчә, Лүбнән утны туктату килешүенә кермәгән. Моңа кадәр Иран, Израилнең Лүбнәндәге «Хизбулла» объектларына һөҗүмнәреннән соң, Һормуз бугазын яңадан ябуын белдергән иде. 🔸Франция президенты Эмманюэль Макрон утны туктатып тору килешүенә Лүбнәнне дә кертергә чакырды. 🔸НАТО баш секретаре Марк Рютте CNN эфирында Доналд Трамп белән очрашудан соң, аның альянстан чыгу турында әйтү-әйтмәве хакындагы сорауга туры җавап бирмәде. 🔸Хакасиядә дала янгыннары авылларга якыная, диде вице-губернатор Дмитрий Бученик. Атна ахырына кадәр төбәктә көчле җил көтелә.