Содержимое
ФСБ Читада Радио Свободаның элекке хезмәткәрен дәүләткә хыянәт эше нигезендә тоткарлау турында хәбәр итте Ирнең исеме ачыкланмый, ул кулга алынган. Махсус хезмәт белдерүендә әйтелгәнчә, тоткарланучы элек «Азат Европа/Азатлык Радиосы»ның штаттан тыш хәбәрчесе булган. Аңа Украина иминлек хезмәте (СБУ) белән хезмәттәшлек итү гаебе тагыла — имеш, ул Telegram аша төрле объектлар турында украиннарга мәгълүмат тапшырган. 1 апрельдә «Чита.ру» басмасы дәүләткә хыянәт итүдә шикләнелеп бер кешенең тоткарлануын язган иде. Басма мәгълүматларына караганда, сүз Александр А. турында бара. Ул 2014 елда «Көнбатыш сайлау» фиркасенең җирле бүлекчәсен җитәкләгән һәм төрле елларда «Каспаров.ру» белән «МБХ медиа» басмаларында эшләгән. «Сибирский Экспресс» Telegram-каналы язганча, тоткарланган кеше журналист Александр Андреев булырга мөмкин. Андреев 2010нчы елларның беренче яртысында «Радио Свобода» белән штаттан тыш хәбәрче буларак хезмәттәшлек иткән. Аерым алганда, ул «Корреспондентский час» тапшыруы өчен сюжетлар әзерләгән.