Содержимое
Уфада Жириновский исемендәге урам пәйда булырга мөмкин Уфа мэриясе икенче тапкыр уздырган сораштыруда катнашучылар шәһәрдәге урамга 2022 елның апрелендә вафат булган сәясәтче Владимир Жириновский исемен бирүне яклап чыккан. Бу хакта Mash Batash Telegram-каналы хәбәр итә. Жириновский исемен бирүне 2761 кеше хуплаган, 1901 кеше каршы булган. Элегрәк «Гражданский Союз — Уфа» сәүдәгә корылмаган оешма (НКО) вәкилләре тавыш бирү барышындагы сәер үзгәрешкә игътибар иткән иде. Аларның мәгълүматларынчв, атна дәвамында урамга исем бирүне «яклап» килүчеләр даими рәвештә 200 тавышка калышып килгән. Әмма соңгы төн эчендә хәл кискен үзгәргән: әлеге инициативага өстәмә рәвештә 800дән артык тавыш өстәлгән. Сораштыру 1 апрельгә кадәр дәвам итте. Аңа кадәр сораштыру декабрьдә узган иде. Анда катнашучыларның яртысыннан күбрәге каршы тавыш бирде. Тавыш бирүдә 1 500дән артык кеше катнашты. Урамны Жириновский исемендә атауны 749 кеше хуплады, ә 786 кеше каршы чыкты. Шуннан мэрия «Госуслуги» аша икенче сораштыру башлады. Республикада Жириновский исемен мәңгеләштерүгә каршы башкорт милли оешмалары да чыгыш ясады. 1990нчы еллар башында беренче президент сайлавы алдыннан Жириновский "татарларны һәм башкортларны Монголиягә күчерергә кирәк, шунда ачлыктан һәм сифилистан кырылсыннар" дигән иде. @azatliqradiosi