Содержимое
Милли мәгарифтә "регресс": депутатлар нәтиҗәләр сорый Берничә ел элек бертавыштан республика дәүләт теленең ихтыяри укытылуы өчен тавыш биргән Татарстан парламенты депутатлары утырышта мәгариф министр урынбасарын милли мәгариф торышы турында сорауларга күмде. Марат Әхмәтов "Күңелем дә әкренләп бу хәлгә күнеп бара" дип Салават җырын искә төшерде. Татарстанда татар теле бөтенләй өйрәнелми торган мәктәпләр дә бар. Бу хакта Татарстан Дәүләт шурасының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында республиканың мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллин әйткән. Дөресрәге, утырышта хисап тоткан Хәйруллиннан бу хакта, ягъни татарча укытылмый торган мәктәпләр булу-булмавы турында депутат, ТНВ ширкәте җитәкчесе Илшат Әминов сораган. Шуннан соң башка кайбер депутатлар да мәгариф министры урынбасарыннан мәктәпләрдә татар телендә укыту турында кызыксына башлаганнар. Татарстанда татар телендә укыту һәм тәрбия алып баручы 707 оешма, шулай ук 633 билингваль оешма исәпләнә. Әмма анда эшнең чынлыкта кайсы телдә алып барылуын тикшерү системлы рәвештә башкарылмый. Хәзер татар телен ана теле буларак Татарстанда 318 934 бала укый. 👉 Депутатлар соравына министрлык вәкиле нинди җаваплар кайтаруы турында тулырак безнең мәкаләдә укыгыз: https://smarturl.click/lAeRY