Содержимое
Сабантуйларга Татарстаннан баручы түрәләр саны арткан, ә иҗат коллективлары өлеше кимегән Татарстан хакимияте Сабантуй үткәрү стандартларын үзгәрткән. Татарларның милли бәйрәме турында яңа карар шушы көннәрдә республика хөкүмәте сайтында чыкты. 📌Бизнес Онлайн игътибар иткәнчә, үзгәрешләр исеменнән үк башлана: элек документ Татарстанда, Русия төбәкләрендә һәм чит илләрдә узучы Сабантуйларны аерса, хәзер Казан аерым бүлек итеп чыгарыла. Дәрәҗәләр бүленешендә яңа иң югары баскыч барлыкка килгән —ул «Татарстан рәисе катнашында» дип атала. 📌Рәисне озатучы кешеләр саны да сизелерлек арткан: элек түрәләр һәм башкарма хакимият вәкилләре делегациянең 5 проценты белән чикләнергә тиеш булса, хәзер бу күрсәткеч 12 процентка кадәр күтәрелгән. 📌Хезмәт күрсәтү төркеме 10 кешедән 18гә җиткерелгән. Чит илләргә барганда делегацияләр хәзер 550 кешегә кадәр (хөкүмәт әгъзаларын исәпләмичә) җыела ала, ә элек 300 белән чикләнә иде. 📌Ә менә иҗат коллективлары бераз кимегән: аларның өлеше 85 проценттан 70 процентка кадәр киметелгән. Моннан тыш, командировкалар өч көн урынына ике көн генә дәвам итәргә тиеш. 📌"Татар утары" күчмә инсталляциясе дә үзгәргән, аның мәйданы арткан. 📌Яңа карарга ярашлы, көрәштә батыр калучыга машина бюджет хисабына бары тик Татарстан рәисе катнашында узучы Сабантуйларда гына каралган. Сабантуйның беренче "стандартлары" 2021 елның елның августында кабул ителде. Әлеге кагыйдәләр Татарстанда, бигрәк тә чит төбәкләрдә һәм башка илләрдә татар халкының милли бәйрәме ничек узарга тиешлеген раслый.