TGTGInsighttelegram intelligenceLIVE / telegram public index
Назад на канале
Татарский мост/Иске бистә/Яңа бистә avatar

TGINSIGHT CHAT

Татарский мост/Иске бистә/Яңа бистә

@ststatar

Linguistics

Иске бистә, Яңа бистә @rrradif

Претплатници215Тренутни претплатници
Праћени постови261Број индексираних постова
Недавни досег6,444Збир недавних прегледа
Недавни постови

Недавни постови

Страница 13 од 22 · 261 постова

Објављено 24. јун

Танышлар прәнек фабрикасында гаражда җәйге кафе ачтылар. Ул урын, фабрика, бик сәер, чынлап әйткәндә. Минем өчен ул - биючеләр студиясе. Икенче яктан, анда әле дә ниндидер татлы камыр ризыклары пешерәләр, исе район буйлап тарала.

196 views

Објављено 23. јун

Уважаемый жительләр.

208 views

Објављено 22. јун

"Түбәтәй" янында сәпитләр өчен ремонт станциясе куйганнар.

216 views

Објављено 16. јун

Ләкин бу иске шәһәр түгел, киресенчә, шәһәр янында төзелгән бистә. Кайдан китте мондый брендология, аңламыйм.

310 views

Објављено 14. јун

Менә сиңа мә.

249 views

Објављено 13. јун

Кояшлы көндә ике бистә урамы.

266 views

Објављено 11. јун

Кабан тирәли экскурсия. Аудиогид. https://izi.travel/ru/browse/bd42a332-3fef-4350-82ef-3629c6346b2c?lang=tt Идел Кыямов сөйли, Рәдиф Кашапов язды.

3,540 views

Објављено 10. јун

Шәһәр БРИКСка әзерләнә

255 views

Објављено 5. јун

Мәрҗәни, 18, Нәзиров йортында урнашкан каһвәханә тагын исемен алыштырды. Хәзер бу "Ист", аны "Фильтр" һәм "Диван" проектларын алып барган кешеләр эшли. Үз ишегалды, пинг-понг, Берлин донеры. "Диван" монда булган иде бит (Насыйри урамыннан күчкәннән соң). Минем монда концертлар уйнаганым, Vegan day фалафелен ашаганым бар. Минемчә, аннары булган дизайнерлык "ачышлар" урынны каты үзгәрткән. Бәлки, элеккеге вайб әле кайтыр...

286 views

Објављено 2. јун

Зәйни Солтан урамы, 12. 12 нче йорт Салих Гөбәйдуллинныкы иде. Мәрҗани мәдрәсәсендә укыгач, әтисенен мануфактурасын үз өстенә алган. Аның берничә доходный йорты булган. Улы Газиз кадими "Халидия" мәдрәсәсендә укыган (элеккеге "Бәхетле" тирәсендә), каршыда урнашкан "Әл-Ислах" газетасының спонсоры иде, ​​"Шимбә" түгәрәгенә йөргән (бистәдән тыш укыган һәм эшләгән яшь татарлар берләшмәсе). 3 нче ир-ат гимназиясен тәмамлап, башта бер ел юридик факультетта укыган, ә аннары тарих һәм филология факультетына күчеп, Рабига Казаковага өйләнгән. "Ан" журналында эшли, тарих, әдәбият турында язган, прозаик та булган. Революциядән соң, борынгы дөнья, диннәр, татарлар, Россия тарихы турында китаплар бастырган, Көнчыгыш педагогика институтында укыткан. Беренче тапкыр ул кулга 1921 нче елда алынган. 1925 тә Гөбәйдуллиннар Бакуга киткәннәр, аннары - Мәскәү, Кабардино-Балкария, Казан. Тарихчы 1937 елның 13 октябрендә атылган. Фатих Әмирханның "Яшьләр" пьесасы - Газизнең фантастик тормышы.

359 views

Објављено 2. јун

Яңартылган бистәнең сөртелмәгән өстәле.

216 views

Објављено 1. јун

Зәйни Солтан урамы. 2012-2016-2024

343 views
12•••101112131415•••202122
ПретходнаСтраница 13 од 22Следећа