Недавни постови
Страница 8 од 22 · 261 постова
Објављено 18. нов
- Дизайнер, миңа логотип кирәк! - Берничә минут, хәзер булачак!
Објављено 18. нов
Әйдәгез, ишегалдын койма белән чорныйк, шлагбаумны яңартыйк, ди күршеләр. Әйдәгез, Водоканалны җавапка тартыйк, бездә шул койма аша аннары тагын ничә ел подвалдан су агачак, дип дәшәм.
Објављено 16. нов
Атаклы Париж Коммунасы урамы сулыгы.
Објављено 14. нов
Пләтән. Зират өстендәге сырхауханә, элеккеге фабрика бинасы(дыр), кайчандыр матурланырга тиеш бульвар, Әҗем.
Објављено 8. нов
Башта подвал ачкычы Дания апада иде (урыны оҗмахта булсын). Аннары миңа күчте. БРИКС алдыннан ишеккә яңа йозак куйдылар. Ләкин, ничәнче тапкыр подвал су белән тула башлагач, ачкычсыз хезмәткәре үзенчә эшләгән.
Објављено 3. нов
Үзәк автовокзалда табылган совет "фрескалары".
Објављено 28. окт
Ике теллелек буенча сораулар туа.
Објављено 25. окт
Яңа бистәдә комплекс проекты. Нәрсә монда күренә? Зур бина Иске Ташны Идел ягыннан тулысынча каплый. Элеккеге доминанталар хәтта фабрикалар арасында югалмаган, ә хәзер, ахрысы, мигмариятчеләр өчен Яңа бистә тарихы - кыйблалар түгел. Ничәнче проект, ниндидер бу урын «фишкалары» бөтенләй күренми.
Објављено 22. окт
Иске Таш мәчете тирәсен яңарту проекты.
Објављено 22. окт
Сәпиткә утырып, үзәк буенча йөрим. Ярый әле, безнең бистәгә кунаклар йөрми(дер), дип уйладым да - баксаң, Зәйни Солтан беләң Каюм Насыри тыкрыгында берничә адәм сакта тора. Караңгы кич, районда кеше дә юк диярлек, ичмасам. Мондый атмосфераны мин Брюссельда гына тоемлый алдым - зур шәһәр, статус, буш урамнар..
Објављено 16. окт
БРИКСмы, башкасымы, еллар буе Татарстан урамында торган телефоннар кибетен сүткәннәр.
Објављено 7. окт
Сулда Җиһанша Госманов берни төземәгән, уңда ике катлы йорт "Амур" номерларына әверелмәгән.