Недавни постови
Страница 6 од 22 · 261 постова
Објављено 8. апр
Мөхәммәдбәдретдин Апанаев (1867-1937). Казанның нәселле мактаулы гражданы, I гильдия сәүдәгәре була. Александров Һөнәрчелек училищесының, Казан коммерция училищесының химая шуралары әгъзасы, Ярлы мөселманнарга ярдәм җәмгыяте идарәсе рәисе. «Иттифак әл-мөслимин» партиясен оештыруда катнашкан. 1917 нче елда эмиграциягә киткән.
Објављено 7. апр
Өнме бу, төшме бу, Печән базары урамында яңгырлар юлларын ясыйлар.
Објављено 4. апр
6 апрельдә "Интеллигентная Казань" исемле экскурсия йөртәм. Каһарманнары - билгеле кешеләр: актерлардан башлап венерологларга кадәр. Шулай - Җәлил, Урманче, Лихачев, Оконишников... Маршрут - Горький, Гоголь, Щапов, Мөштәри, Бутлеров, Ульянов-Ленин урамнары. Бу юлы күбрәк музыка кушылыр (һәм, бәлкем, бу аерым музыкаль экскурсиягә әверелер, АБ). Язылу өчен @rrradif
Објављено 28. мар
Сара Садыйкова урамында соңгы агач йортларның берсе.
Објављено 26. мар
Болакта. Элеккеге икенче ирләр гимназиясенен Василий Анкирский чиркәве. Гимназия 1835 нче елда ачылган, ә монда 1838 дә күчкән. Чиркәвен 1900 да төзегәннәр (авторы - Владимир Бечко-Друзин). Хәзер гимназия бинасында Яхин исемендәге музыка мәктәбе һәм Вахитов районынын балалар иҗаты үзәге эшли.
Објављено 22. мар
Каюм Насыйри мәктәбен оештырган йорт. 1871 елда Насыйри Казан мәгариф округының татар, башкорт һәм казах мәктәпләре инспекторы Радлов тәкъдиме буенча татар шәкертләре өчен рус-татар мәктәбе ачкае. Радлов белән укыту методикасы буенча килешә алмыйча, 1876 елда мәктәпне ташлаган.
Објављено 5. мар
XIX гасыр уртасында Ибраһим Юнысов төзегән йорт. Туганы Исхак белән алар, әтиләре башлаган эшне тәмамлап, Печән базары мәчетен төзегәннәр. Ибраһим Татар Ратушасының башлыгы итеп өч тапкыр сайланган, 15 ел шәһәр думасы әгъзасы булып эшләгәг. Юнысовларнын сабын фабрикалары, шәм, күн, кәгазь заводлары булган. Казанда алар 5 таш йорт, 48 таш һәм 12 агач кибет тоткан, Казан һәм Нократ өлкәләрендә җирләре булган. Бистәдә Ибраһимны "Озын Ибрай" дип атаганнар. Маржәни, аны Ибраһим үзе Беренче мәчеткә чакырса да, аңа гел каршылык күрсәткән. Нәтижәдә Юнысов «Мәрҗәния» мәдрәсәсе яндырган. Юнысов үлгәч, җеназасын Мәрҗани үткәргән.
Објављено 2. мар
Татар имамнарынын татар теленнән русчага, ә аннары гарәпчәгә 20 секунд эчендә күчеп тору сәләте гаҗәпләндерә.
Објављено 23. феб
Апанай мәдрәсәсе.
Објављено 15. феб
Илһам Шакиров, бистә кешесе: «1959 елда бер төркем сәнгать әһелләре белән мин Тукай-Кырлай авылына колхозчылар белән очрашу кичәсенә бардым. Шул авылның гармунчысы һәм җырчысы Рәхилә апа Әһлиева миңа «Керфекләрең синең нигә кара» дигән көйне җырлап, уйнап күрсәтте. Мин, аны шундук нотага язып алып, Казанга кайткач, радиодан җырладым. Рәхилә апа көйне яздырганда, аның бер урынындагы ярымтонга басым ясап, шуны төгәл башкарырга кирәклеген әйткән иде. Һәм ул шулай башкарылды да. Ләкин шул чорда «Керфекләрең синең нигә кара» дигән җырның икенче бер төрле вариантын да башкаручы булды. Ул вариантта Рәхилә апа әйткән ярымтон төшереп калдырылып башкарыла иде. Сүз уңаеннан шуны да әйтеп китим, көйгә өстәмә аваз кергән саен, ул байый гына бара бит инде».
Објављено 6. феб
Яңа бистәдә төзеләчәк "Яңалиф" торак комплексы. Нәрсә әйтим, "Казаныш"та татарчасы - исеме, урыны һәм буфетта ашамлыклар.
Објављено 20. јан
Шәрык залы, яңа Камал театры. Бистә манзарасы.