Русиянең Украинага каршы сугышын хуплаучы Ay Yola башкорт төркеме Төркия президенты белән очрашкан
Артистларның Төркиягә бару сәбәбе – Нәүрүз бәйрәме һәм TRT AVAZ телеканалының 17 еллыгына багышланган концертта катнашу.
Ay Yola төркеме бу очрашу турында "Ул (Эрдоган – ред.) безнең иҗатыбызны югары бәяләде. Очрашуда курай моңы яңгырады, сөйләшү җылы, дустанә атмосферада булды", дип язды.
▪️Март аенда төркемнең Европа буйлап туры булмый калды. Артистлар моны аларга виза бирмәүләре белән аңлатты. Европа турына чит илдәге башкорт активистлары каршы чыккан иде.
▪️Төркия Русиянең Украинага каршы алып барган сугышы мәсьәләсендә нейтралитет сакларга тырыша. Ул ике араны җайлар өчен үз мәйданын бирә. Моннан тыш Төркия Украина белән хәрби саклану өлкәсендә хезмәттәшлек алып бара.
Бу хакта тулырак 👉безнең сайттаукыгыз.
#Башкортстан#Төркия#сугыш
@azatliqradiosi
"Тылда хезмәт итү" өчен – 1,3 миллион сум
Әлмәт кешесен ришвәт схемасы оештырган өчен тоткарлаганнар, дип яза Чаллы медиасы.
Тикшерү мәгълүматына күрә, ул Русия хәрбиләренә "гарантияләнгән" тыл хезмәте тәкъдим иткән. Моның өчен ул 1,3 миллион сум сораган. Акчалар, янәсе, хәрби вазифалы затларга ришвәт итеп бирелгән, аннары төркем катнашучылары арасында бүленгән.
Гомуми зыян 20 млн сумнан арткан. Схеманы оештыручыдан тыш тагын берничә кеше тоткарланган, алар арасында – кораллану бригадасы җитәкчесе урынбасары.
▪️Татарстан – Русиянең Украинага каршы сугышта иң күп кешене югалткан төбәкләрнең берсе. Хакимият сугышка югары түләүләр белән җәлеп итә.
▪️Азатлык радиосы Татарстаннан кимендә 8244 кеше үлемен ачыклаган. Шул исәптән, Чаллыдан – кимендә 850, Әлмәттән – кимендә 394 үлемне раслап булды.
#сугыш
@azatliqradiosi
Уфада интернет иреге өчен митинг үткәрергә теләгән студент кызга 30 мең сум штраф салганнар
Студент кыз Уфа мэриясенә 12 апрельгә интернетка чикләүләргә каршы митинг үткәрү турында гариза тапшырган. Шуннан соң уку йортына полиция һәм махсус хезмәтләр килгән, студент кызның телефонын алганнар.
Анда TikTok социаль челтәрендә, имеш, Русия армиясен "дискредитацияләүче" материал табылган, һәм аңа административ эш кузгатылган.
Тулырак 👉безнең сайтта укыгыз.
#Башкортстан
Башкортстанның Бөре районы элекке мәгариф идарәсе башлыгын тоткарладылар
Азамат Искәндәровны зур күләмдә хәрәмләшүдә гаеплиләр. Тикшерү фикеренчә, 2025 елда Искәндәров берничә мәктәп мөдирен "Общепит" дигән азык белән тәэмин итү ширкәте белән килешү төзергә мәҗбүр иткән. Контракт шул исәптән мәктәп эшләмәгән ял көннәренә дә караган диелә.
Муниципаль бюджет 1 миллион сум чамасы зыян күргән, дип хәбәр ителә.
Искәндәров 20 апрельгә кадәр өй сагында утырачак.
#Башкортстан
👧👦📚Башкортстанда башкорт телен өйрәнү өчен бердәм күрсәтмә әсбаплар әзерләп чыгарачаклар
Моның өчен Дөнья башкорт корылтае «Җанлы сүз» проектын оештырды.
"Башинформ" агентлыгы язуынча, Уфада уку әсбапларының структурасын һәм эчтәлеген яшь үзенчәлекләрен һәм ФГОС таләпләрен исәпкә алып әзерләү мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырылган.
Төп максат — башкорт телен өйрәнүче 5–7 яшьлек мәктәпкәчә белем бирү оешмалары тәрбияләнүчеләренең белем дәрәҗәсен күтәрү. Шушы юнәлештә төркемнәрдә башкорт телен нәтиҗәле үзләштерү өчен уку комплектлары системасы булдырыла.
«Дөнья башкорт корылтае командасы республиканың барлык муниципалитетларында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга туган телне өйрәнү өчен тудырылган шартларны тикшерде. Милли төркемнәрнең саны, аларның җиһазландырылышы анализланды. Дөнья башкорт корылтаеның мәгариф буенча комиссиясе 130 балалар бакчасында, җиде меңнән артык бала шөгыльләнгән 270 төркемдә булды, шулай ук ата-аналар һәм тәрбиячеләр белән очрашулар үткәрде», дип яза "Башинформ" проектны оештыручыларга сылтанып.
Проект кысаларында һәр муниципалитетта укыту семинарларында әсбапларны тәкъдим итү оештырылачак. Анда аларны балалар бакчаларында эш барышында куллану өчен аңлатмалар биреләчәк.
Шулай ук мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшкә өлкән буынны — әби-бабайларны җәлеп итү мөмкинлеге бирәчәк гаилә клублары концепциясен эшләү дә планлаштырыла. Алар рәсми булмаган мохиттә балаларны фольклор, һөнәрчелек, көнкүреш белән таныштырып, кирәкле тел мохите тудыра алачак.
🔹Башкортстан рәсмиләре башкорт теленең хәле яхшы дип күрсәтергә тырышса да, соңгы елларда, Русиянең башка милли телләренең кебек үк, башкорт теленең кулланылышы тарая бара. 2021 елда узган җанисәп нәтиҗәләренә караганда, соңгы 11 елда Русиядә башкорт телен белүчеләр 6 процентка кимегән.
🔹Җанисәп саннарына күрә, бүгенге көндә Русиядә 1,08 миллион кеше башкорт телен белә. 941 мең кеше телне көндәлек тормышта куллана диелә. 2002 елда башкорт телен белүен 1,37 миллион кеше белдергән иде.
🔹ЮНЕСКОның Дөнья телләре атласы проекты татар һәм башкорт телләренә "Potentially vulnerable", ягъни "Куркыныч янарга мөмкин" тел статусын биргән.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
2025 елның мартында Оренбур шәһәренең Үзәк район мәхкәмәсе Башкортстанның Баймак районында туып-үскән, күп балалы ата Вәлләм Моталлаповка өч ел да өч ай ирегеннән мәхрүм итү җәзасы чыгарды.
"Idel.Реалии" Моталлаповның – гади авыл кешесе һәм дүрт балигъ булмаган бала атасының – язмышы турында сөйли.
Тулырак 👉монда укыгыз.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
Башкортстанда башкорт теле көне билгеләнә
14 декабрь көне Башкортстан республикасында башкорт теле көне буларак билгеләнә. Бу Башкорстан башлыгы Радий Хәбиров 2019 елда имзалаган карар нигезендә үткәрелә торган бәйрәм.
Бу уңайдан республикада чаралар уза. Аерым алганда, "Башкорт телен саклау һәм үстерү" сәүдәгә корылмаган оешмасы Уфаның МЕГА сәүдә үзәгендә зур халык бәйрәмен оештыра. Аның кысаларында уеннар, остаханәләр планлаштырыла, балалар өчен аерым чаралар каралган. Башкорт дәүләт курчак театры артистлары "Ямаҡай бәпкә" (Шыксыз үрдәк бәбкәсе) әсәре нигезендә спектакль күрсәтә, "Hazina" музыкаль этно-төркеме чыгыш ясый.
Башкортстан рәсмиләре башкорт теленең хәле яхшы дип күрсәтергә тырышса да, соңгы елларда, Русиянең башка милли телләренең кебек үк, башкорт теленең кулланылышы тарая бара. 2021 елда узган җанисәп нәтиҗәләренә караганда, соңгы 11 елда Русиядә башкорт телен белүчеләр 6 процентка кимегән.
Җанисәп саннарына күрә, бүгенге көндә Русиядә 1,08 миллион кеше башкорт телен белә. 941 мең кеше телне көндәлек тормышта куллана диелә. 2002 елда башкорт телен белүен 1,37 миллион кеше белдергән иде.
ЮНЕСКОның Дөнья телләре атласы проекты татар һәм башкорт телләренә "Potentially vulnerable", ягъни "Куркыныч янарга мөмкин" тел статусын биргән.
▪️14 декабрь – мәгърифәтче-шагыйрь Мифтахетдин Акмулла туган көне. Дөнья башкорт корылтае 2016 елдан бирле Башкорт теле көнен уздырып килә иде. 2019 елның җәендә Уфада узган V Башкорт корылтаенда делегатлар Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбировка Башкорт теле көнен ел саен уздыруны тәкъдим итте, Хәбиров бу тәкъдимне хуплады. Шунда ук 2020 елны башкорт теле елы буларак игълан итәргә дә карар кылынды.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
Уфада Салават Юлаев һәйкәлен сүтеп бетерделәр
Бүген постаменттан һәйкәлнең соңгы элементы - ат сынының аскы өлеше алынган. Бу хакта һәйкәлне реставрацияләүне күзәтүче шура хәбәр итте.
Демонтаж эшләре кире тәртиптә башкарылды. Хәзер һәйкәлнең барлык детальләрен Уфадагы махсус цехка күчерәчәкләр һәм тиздән реставрациянең төп этабы башланачак диелә хәбәрдә.
Башкортстанның мәдәни мирасны саклау идарәсе җитәкчесе Салават Кулбахтин сүзләренчә, һәйкәлне үз урынына 2027 елның язында кайтарачаклар. Эшләрне шул елның апрелендә төгәлләргә җыеналар.
Ләкин кайбер башкорт активистлары һәйкәлнең кайтарылачагына ышанмый.
Бу хакта Азатлык Радиосы язган иде.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
Бу - Уфадагы Салават Юлаев һәйкәлендәге атның башы
Хәзер аны сүткәннәр.
Башкортстанның мәдәни мирасны саклау идарәсе җитәкчесе Салават Кулбахтин сүзләренчә, һәйкәлне үз урынына 2027 елның язында кайтарачаклар. Эшләрне шул елның апрелендә төгәлләргә җыеналар дип яза "Новости Башкирии и Уфы" Телеграм каналы.
Ләкин кайбер башкорт активистлары һәйкәлнең кайтарылачагына ышанмый.
Бу хакта Азатлык Радиосы язган иде.
Фото ufa1news
#Башкортстан
@azatliqradiosi
Русиянең Украинага баскын сугышында Татарстаннан һәм Башкортстаннан кимендә 15 151 кеше һәлак булган
Үлгән сугышчылар арасында унсигез яшьлек егетләрдән башлап 67 яшькә кадәр ирләр бар
Татарстаннан иң күп үлүчеләр, элеккечә зур шәһәрләрдән һәм көньяк-көнчыгыш районнардан.
Башкортстаннан иң күп һәлак булучылар - районнардан.
Тулырак 👉монда укыгыз.
#Башкортстан#Татарстан
@azatliqradiosi
Уфа һәм Чанчжоу университетлары техник фәннәрне өйрәнүдә уртак уку йорты булдыра. Ләкин Уфага укырга бары тик кытайлар гына киләчәк. Һәрхәлдә беренче елны.
Бу нинди нәтиҗәгә китерә ала?
Тулырак 👉безнең сайтта укыгыз.
#Башкортстан#Кытай
❗️"Мемориал" тагын биш "Баймак эше" фигурантын сәяси тоткын дип таныды
Сәяси тоткыннарга ярдәм. Мемориал" хокук яклау проекты «Баймак эше» нигезендә хөкем ителгән тагын 5 кешене сәяси тоткын дип таныды. Бу хакта оешма тараткан хәбәрдә әйтелә.
Сәяси тоткын дип танылган яңа исемнәр: Буранбай Әбүшахмин, Айрат Әхмәтов, Илнур Әюпов, Руслан Гыйззәтуллин һәм Мөнир Исәнгилдин.
Бу кешеләргә карата гаепләү карарларын Ижауның Индустриал район мәхкәмәсе 2025 елның 23 декабрендә чыгарды. Биш фигурантны да "киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу"да һәм "хакимият вәкиленең тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч тудырмый торган көч куллану"да гаепле дип таптылар.
Мәхкәмә Әбүшахмин, Әюпов, Гыйзәтуллин һәм Исәнгилдинны дүрт ел да ике айга, Әхмәтовны дүрт ел ярымга иректән мәхрүм итте.
“Җыелган халык «[2024 елның 17 гыйнварында Башкортстанның Баймак районы мәхкәмә бинасы янында] массакүләм тәртипсезлек билгеләренә туры килә торган гамәлләр кылмады, дип белдерделәр “Мемориал”да. — Куәт оешмалары хөкем карарын көткән һәм шигарьләр кычкырган кешеләргә карата нигезсез рәвештә көч кулланды. <…> Без полиция хезмәткәрләренә карата көч куллануны нәкъ менә протестчыларны куып таратырга тырышкан куәт оешмасы вәкилләре гамәлләре китереп чыгарды дип саныйбыз».
Хокук яклаучылар “аларны сак астыннан азат итүне, массакүләм тәртипсезлекләр турындагы җинаять эшен туктатуны һәм хакимият вәкиленә карата көч куллану турындагы җинаять эшләрен яңадан карауны” дип таләп итте.
▪️Idel.Реалии мәгълүматларынча, Башкортстаннан читтә үтүче мәхкәмәләр «Баймак эше» нигезенедә 68 кешене хөкем иткән.
#Башкортстан#Баймак_эше
@azatliqradiosi