TGTGInsighttelegram intelligenceLIVE / telegram public index
Back to channels
MinKin avatar

TGINSIGHT CHAT

MinKin

@minkintrip

Subscribers106Current channel subscribers
Tracked posts151Indexed post count
Recent reach1,461Sum of recent post views
Recent posts

Recent posts

Page 10 of 13 · 151 posts

Posted Nov 15

Әмирхан Еники татар теле турында, 1998 ел. Җыеп кына әйткәндә, тел мәсьәләсендә минем карашым менә нидән гыйбарәт: татар халкының кимендә яртысы үз телен (ана телен) югалтты. Сәбәбе билгеле: большевиклар партиясенең вак халыкларны, аеруча безнең татарны, әкренләп урыслаштыру сәясәте иде... Хрущёв вакытында ук Татарстан шәһәрләрендә, шулай ук күрше өлкәләрнең авылларында да татар мәктәпләре ябылып бетте диярлек... Казанда, мәсәлән, татар балаларының 93 проценты урыс мәктәпләренә күчте. Утыз ел буена без балаларыбызны ана телендә укытудан мәхрүм булып тордык. Шул вакыт эчендә урыс мәктәпләре аша узган берничә буын үз телен онытты, урыс теле генә төп тел булып калды. Без аларны хәзер манкортлар дип сүгәбез... Хәлбуки аларның бер гаебе дә юк, киресенчә, туган телдән аерылулары үзләре өчен дә, безнең өчен дә зур фаҗига ул... Бездән туган балалар ич!.. Менә шул фаҗигадән ничек чыгарга?.. Моның өчен туган телебезгә яңадан кайту кирәктер. Ә кайтыр өчен, татар балалары һәммәсе дә (100 проценты белән) бары тик ана телендә укый башларга тиеш... Бөтен дөньяда ул шулай — һәр милләт баласы иң элек үз телендә укырга-язарга өйрәнә... Безгә дә, шул максатка ирешер өчен, беренче нәүбәттә башлангыч мәктәпләрне тизрәк ачарга һәм аларның саннарын да күбәйтергә кирәк иде. Бу хакта мин «үзгәртеп кору» башлангач та язып чыккан идем. Ләкин ни сәбәптер, баштарак моңа юньләп игътибар итүче дә булмады... Ә соңрак инде «нигә башлангыч мәктәп кенә»? «Юк, безгә татар гимназияләре, татар университетлары да кирәк», - дип, бик ялкынланып китүчеләр дә булды... Әмма адәм баласы укуын университеттан башламый, мәктәпнең беренче сыйныфыннан башлый. Сүз бит яшь буынны манкорт булудан саклап калу турында бара! Шуннан соң 10-15 ел вакыт үтеп китте, ә безнең туган телебез язмышы турында һаман баш ватудан, бәхәсләшүдән узга- ныбыз юк... Дөрес, ана телен укытуда шактый ук уңышларга ирештек бугай... «Туган телендә белем алучы татар балаларының саны 20 проценттан 47 процентка кадәр артты» дип яза әнә «Мәгърифәт» газетасы. Әмма татар балаларының һәммәс дә ана телендә укыта башлауга ирешкәнебез юк шикелле Бигрәк тә Казанның үзендә. Бу мәсәләдә мин һаман иске карашымда торам… Мәгәр кайбер яңа тәкъдимнәрдә өстисе килә. 1. Балаларны ана телендә укыта башлау безнең Татарстанда махсус закон нигезендә мәҗбүри булырга тиеш. Кабатлап әйтәм: сүз укыту башлау турында гына бара. Ягъни бала үз телендә камил укый-яза белгәнчегә кадәр... Моның өчен дүртьеллык башлангыч мәктәпне тәмамлау җитәчәк. Шуннан соң баланың теләсә нинди телдә укуын дәвам иттерергә хакы булырга тиеш. 2. Татар балаларын урыс мәктәпләренең башлангыч сыйныфларына кабул итми торырга... Иң элек ул татар мәктәбенә барырга тиеш. Аннары урыс телен татар мәктәбендәдә өйрәнәчәкләр. Ләкин беренче класстан ук түгел, яшь балага берме-икеме ел фәкать уз телен генә укыту кирәк. 3. Татар мәктәбе үзенә аерым булырга тиеш... Балаларны чорнаган мөхитнең татарча булуы кирәктер, мөгаен. Өч-дүрт урам саен бер башлангыч мәктәп булсын иде... Аңа зур биналар кирәкми, әнә Казанны уратып алган меңнәрчә ике-өч катлы коттеджлар да ярый торгандыр, минемчә... Бу изге эшкә хөкүмәт акча табырга тиеш. Минем бу такьдимнеремда яналык юк диярлек. Татарнын белемга юлы ана теленнон башланган. Узебездәге мәктәп-мәдрәсәләрдән соң, әгәр теләсә, югары белемне чит илләрга барып алган. (Истанбулга, Бейрутка, Кабирога, хатта Сорбоннага.) Эмма инде туган телен бервакытта да онытмаган. Бу җәһәттән олы шәхеслеребезнең белем юлы безгә бик матур урнәк!.. Сонгы сузем. Татарнын урысча белмича калу куркынычы юк. Ул аны белергә мәҗбүр, хәтта уку йортларында 10-15 ел буена «зубрить» итмаса дә… Тормыш үзе бик шәп өйрәтә… Ә үз телебез зур куркыныч кичерә… Аны саклап калу өчен кыю, тәвәккәл чаралар кирәк. Урысларны татарча укытып азаплану исә бәрәкәтсез бер эш, минемче... 70 еллык ачы тежрибәбез шуны ачык курсәтә... Ят телне өйрәнү өчен ихтыяҗ туарга тиеш, ләкин урыслар өчен бездә андый ихтыяҗы туганы юк... Татар һәм урыс теллере дәүләт теле булы саналгач, без шул ике тел белән әйбәт кене яшәргә тиешбез... Әмма татар теленен ролен көчәйтү бик кирәк.

137 views

Posted Nov 11

Дуслар! Сезне яңа сәхифәбездә сәламлибез! Монда без «Үз телем» татар проектлары гранты ярдәмендә әзерләнә торган «Нәҗип» график новелласына бәйле эшчәнлегебезне яктыртып барачакбыз: идея тарихы, авторлар, геройлар, кызыклы фактар h.б. Безнең белән булыгыз. Яңа татар китабын бергә тудырыйк! — Друзья! Приветствуем вас! Здесь будем рассказывать о том как мы работаем над графической историей «Нәҗип» по рассказу Фатиха Амирхана: о предыстории, идее, авторах, героях, об интересных фактах. Книга готовится к изданию при поддержке гранта «Үз телем». Присоединяйтесь! 🖊 тыз —— быз

97 views

Posted Nov 9

109 views

Posted Nov 9

138 views

Posted Nov 9

“Пустота”. Съемка мизгелләре🩵

104 views

Posted Nov 8

107 views

Posted Nov 8

Җәмәгать, "Пустота" киносын теликта күрсәтәчәкләр! Мондый сюжет белән ул ничек эләккән микән хәзергә твга...

110 views

Posted Nov 5

133 views

Posted Nov 5

Kareninashow 🩵 5 ел.

121 views

Posted Nov 3

Еники. Застольный период бетте. Аякка чыга башлыйбыз. Иң яраткан процессларның берсе, чөнки артистлар текстка рух кертә башлый. Һәм икенче пластка керә башлыйсың, катарсис китерәторган урыннарга...

130 views

Posted Oct 28

Иртәнге өч яшьлек Илдан белән диалог: - Әйдә, улым, урынны җыябыз. - Минем эшем күп бит. - Нәрсә эшлисең бар? - Минем күп, күп уйныйсы бар бит. - Әәә, алай икән. - Әйе, күп-күп уйныйсы. Хитрый татарин ☺️

145 views

Posted Oct 27

Комикска референслар таблицасы. Аларны эзләү иң кызык процессларның берсе булды! 👨‍💻

130 views
12•••8910111213