TGINSIGHT CHAT
MinKin
@minkintrip
Recent posts
Page 11 of 13 · 151 posts
Posted Oct 27
Дуслар! Бүгеннән башлап без сезне татар телен өйрәнүгә һәм татар мәдәниятен үстерүгә багышланган «Үз телем» бәйгесе җиңүчеләренең проектлары белән таныштыра башлыйбыз. Конкурста грант откан Гүзәл Гарипова Фатих Әмирханның «Нәҗип» хикәясенә нигезләнгән график новелланы нәшер итү өчен әзерли. Видеода сценарий нигезендә китап өчен эшләнгән эскизларны һәм аларны кәгазьгә күчерү процессын күрә алабыз.
Posted Oct 27
Кыш көне татар телендә комикс чыга, Алла бирсә! Язганда, сценарист профессиясе тагын бер яңа яктан ачылды. Видеода @guzelbanu могҗиза туу процессын күрсәтә. ❤️
Posted Oct 26
Бүген Илданны садикка илткәч, әнигә кердем. Чәй эчергә әзерләгәндә кинәт балачак флешбэклары килде. Урамда болытлы, кар яткан, укырга икенче сменага барасы. Мин торам, ашыйм, музыка тыңлыйм, кино карыйм, һәм мәктәпкә китәм. Сезнеңдә шулайдыр, яшисең гади тормышың белән, үзеңнең проблемаларың белән, ә аннары кинәт шулай уйга батасың. Моңсу... Монда яраткан кинодан “In the Mood for Love” цитаталары туры килә. "Ул бу үткән елларны пычрак тәрәзә пыяласына караган кебек искә төшерә: нәрсәдер күренә, әмма аңлаешсыз." "Үткәнне уйда күрергә мөмкин, ләкин тиеп аңа булмый".
Posted Oct 18
Яңа театраль сезон башланганга 2 генә ай, ә без инде өченче премьерага әзерләнә башладык😱😍 Әмирхан Еники әсәрен сәхнәгә режиссёр Егор Чернышов куячак, инсценировка авторы - Булат Минкин. #кариев36сезон В театре Кариева приступили к читке материала по произведению татарского классика Амирхана Еники. Премьера спектакля состоится в декабре этого года. Режиссер постановки – Егор Чернышов. Автор инсценировки – Булат Минкин.
Hashtags
Posted Oct 18
Минем өчен бик мөһим һәм җаваплы эшне башлап җибәрдек🙏
Posted Oct 16
Иртән, Казан шәһәренең балалар мәйданчыгында өч аяклы эт тапканнар. Нигә? Чөнки бала аның аягын кискән. Нигә? Чөнки аңа әйткәннәр моны эшләргә. Нигә? Алар уйнадылар һәм ул җиңелде. Нигә? Чөнки уенның кагыйдәләре шундый һәм җиңелүче үтәргә тиеш. Нигә? Әгәр үтәмәсәң, козел отпущения буласың. Нигә? Чөнки җәмгыятьнең шундый кагыйдәләре. Нигә? Чөнки кешеләр хайваннар. Нигә? Чөнки кешеләр инстинктлар белән генә яшиләр. Нигә? Чөнки Ходай безне шулай тудырган. Нигә? Мин каян белим, үзеннән сора. Нигә? Хайваннардан сорап булмый. Нигә? Чөнки хайваннар сөйләшми. Нигә? Чөнки Ходай аларны шулай тудырган. Нигә? Кешеләр тыныч кына аякларын кисеп ташлый алсын өчен. Менә нигә.
Posted Oct 16
Драматургия белән бәйле лабораторияләрдә катнашканда, төрле кызыклы биремнәр үтәсең һәм күпчелек вакытта әйбәт өзекләр килеп чыга. Мәсәлән, менә бу текст шулай туды. Бирем “Нигә?” дип атала. Драм тренер бирә менә бу беренче җөмләне һәм син 15 тапкыр "Нигә?" дигән сорауга җавап бирергә тиеш. Шулай 15 тапкыр яңа килеп чыккан җөмләгә сорау бирәсең.
Posted Oct 12
Венгер киносы “Туринская лошадь” реж. Белла Тарр, Агнеш Храницки. Бу кинода диалоглар юк диярлек, ләкин менә бу монолог җиде минут бара. Сүзләре...
Posted Oct 11
Ачлык темасы җибәрми... Кыска метр. Җәй көне төшерәбез, Алла бирсә🙏
Posted Oct 11
Хәзер бәлеш кискәндә Мерсиндагы флешбэклар уйга килә! @polniy_elzas бәлешләре🩵
Posted Oct 8
Кичә Каренина булды. Быел аңа биш ел була. Айга йә бер, йә ике тапкыр уйныйм. Иң авыры һәрвакыт спектакльга кереп китү һәм яңа хисләр белән уйнау. Ничек артистлар бер ролне 10, 15, 20 ел уйныйлар микән? Шаккатам, ничек шулай озак уйнап була микән берүк әйберне? Ләкин, кичә бер серен таба башладым. Аны әйткән булалар менә һәрвакыт яңа хисләр белән уйнарга кирәк. Әйтү җиңел ул, уйнап кара, ул энергияны алыргада кирәк бит әле каяндыр. Тем более хәзерге вакытта, стабильность булмаган вакытта, көчләрең икенче әйбергә китә... Так вот, партнерлардан һәм тамашачылардан күп тора. Алар сиңа эмоция бирә икән, син үзең шул хисләр белән заряжатся итәсең һәм ул сиңа канатлар бирә. Ролең совсем икенче яктан ачыла башлый, син көтмәгән яктан. Кичәгә артистларга һәм тамашачыларга зур рәхмәт. Кичә энергияләр белән алыштык, могҗиза булды.💙 Кем әле күрмәде Каренинаны, килегез, бу must see! Ноябрьдә уйныйячакмын, Алла бирсә, как раз спектакльның биш еллыгана.🙏
Posted Oct 7
Критик Павел Рудневтан алдым. две категории людей недоступны моему пониманию: люди, которым нравится повелевать, и люди, которым нравится подчиняться очевидно, я лишен какого-то органа позволяющего получать наслаждение от власти и подчинения точно так же как кастраты с детства недоумевают над тайной секса я недоумеваю над тайной власти разумеется, как любой человек время от времени я выступаю в роли то начальника, то подчиненного, но получаю от этого не больше удовольствия чем фаллоимитатор от своей работы Поэт, Илья Кормильцев. 1995