TGTGInsighttelegram intelligenceLIVE / telegram public index
Back to channels
MinKin avatar

TGINSIGHT CHAT

MinKin

@minkintrip

Subscribers106Current channel subscribers
Tracked posts151Indexed post count
Recent reach2,061Sum of recent post views
Recent posts

Recent posts

Page 8 of 13 · 151 posts

Posted May 14

Кадерле дуслар! 18 май көнне сезне Татар китабы йортына "Нәҗип" белән якыннанрак танышырга чакырабыз. Әлеге чарада сез Булат Минкинның комикс сценарийларын әзерләү буенча остаханәсендә катнаша алачаксыз. Шулай ук китап иллюстрациялары буенча әзерләнгән күргәзмә белән танышырсыз. Кичә барышында сезне Татар китабы йорты буенча мавыктыргыч экскурсия дә көтә. Катнашалар: Гүзәл Гарипова - рәссам, иллюстратор Булат Минкин - сценарий авторы, драматург, режиссёр Динә Гатина-Шәфыйкова - тарихи консультант, Ш.Мәрҗани ис. тарих институтының фәнни хезмәткәре Керү бушлай, теркәлү кирәк https://tatbookhouse.timepad.ru/event/2881710/

147 views

Posted May 11

Известный нейролингвист Татьяна Черниговская: «Отмена обязательного татарского в школах – это трагедия!» https://www.business-gazeta.ru/article/632585

143 views

Posted May 7

Кадерле китап сөюче дусларыбыз, татар әдәбиятына битараф булмаганнар, проектның башыннан ук безнең белән бергә булып, эшебезне хуплап торучылар - барчагыз белән дә зур шатлыгыбызны уртаклашабыз. Бүген 7 май көнне "Нәҗип"нең беренче басмасын кулыбызга алдык. Без чиксез шатбыз: китап матур, якты, җанлы, хәрәкәтчән килеп чыкты. Балалар өчен генә түгел өлкәннәр өчен дә менә дигән шәп бүләк булырдай! Якын арада китапларны сату нокталарына урнаштырып, адресларын язачакбыз. (Сез дә өлгер булырсыз дип ышанабыз, китапның тиражы - 500 данә) 🙏 Әлегә сезгә дә, үзебезгә дә рәхмәтләребезне белдерәбез. Татар китабы дөньясы тагын бер китапка байыды❤️ ——— Тыз-быз

155 views

Posted Apr 7

"Бездән соңгы буын кемчә сөйләр? Яңгырармы анда безнең көйләр? Кабатланачакмы шушы кичтә Без ант эчкән татлы бу тәгъбирләр? Безнең дәвам шулай яначакмы? Арып-талып уйга калачакмы?" Ләкин бу фәлсәфи сораулар... Минем бер хыял бар, туганнарымнан интервью алып, 6-12 сәгатьлек документаль кино ясарга... Прямо менә бертуктаусыз барырлык кино. Килдең кинотеатрга һәм карыйсың просто интервьюларны. Моңа ошаган бар бер кино “Human” дигән, реж Ян-Артюс-Бертран.

171 views

Posted Apr 7

Ниһаять, бу спектакльны карадым… Сүз юк, йөрәккә үтеп керде... Тагын шулук фикергә килдем-һәрбер кешенең тормышы уникаль... Һәм шуны саклап киләсе килә, ләкин бу чыңга ашырлык әйбер түгел. Менә шул кызганыч... Җыясы иде әти-әниләребезнең, әби-бабаларыбызның тормыш мизгелләрен һәм саклап калырга иде... Узган елны гына бер апабыз үзенең бабасы турында сөйләде, ничек ул 1917 елгы революция выкытында Питерда Зимнийны яулау процессында катнашты. Бу бит уникаль тарих… Һәм ул югалып бара… Аның турында кем тагын белер? Без, балары һәм бетте… Мөдәррис Әгъләмовның "Китә алмыйм" шигыре искә төшә.

144 views

Posted Feb 16

Тише, тише, дети... Мама, это демоны? Это Дикий Гон? Привидения, вырвавшиеся из ада? Мама, мама! Тише, тише, дети! Это не демоны, не дьяволы. Хуже. Это люди. Анджей Сапковский. Башня Ласточки

189 views

Posted Feb 8

Тормышның могҗизасын күрергә өйрәтә торган кино... Япония һәм Көньяк Корея киноларына күптәннән гашыйк. Must see🩵

216 views

Posted Feb 6

Без киенәбез һәм урамга чыгабыз. Подъездда кычкыралар, безнең йортка зыян күргән кешеләрне урнаштырдылар. Аларда паника, бездә дә паника башлана. Бөтен шәһәр на ушах. Бу төнне без анда йокламадык. Икенче көнне иртән генә кердек. Кояшлы көн иде, матур... Нинди контраст. Табигатькә моңсу түгел, ә без янабыз... Аннары берничә көннән соң кабат зинзилә булды, ләкин кечкенә. Аннары барысы да басыла башлады... Тагын бер кызыклы факт. Без бу әйберне хатын белән кайвакыт «о, нинди шәп, кызыклы маҗары кебек кабул иткән идек, движуха, приключения башланган шикелле. Кинога эләккән сыман булды бу… Вот аңгыра мозг а… Рәхмәт, бүтән мондый маҗара кирәкми... Бу постны язганда кире шунда эләккән сыман булды... Коточкыч һәм фаҗигале әйбер... Кайвакыт, хәзер дә бу вакыт-вакыт булып ала, бигрәк тә лифтта барганда, җир тетрәү башланган кебек тоела...

188 views

Posted Feb 6

Бер ел элек Төркиядә җир тетрәү булган иде. Без ул вакытта Мерсин шәһәрендә идек. Эпицентр бездән 250 км ераклыкта иде. Иртәнге сәгать 4тә улым уяна һәм йоклый алмый. Мин залда йоклый идем, ул минем янга килде, минем белән ятты, әмма берничә минуттан соң кабат әнисе янына, спальняга китте. Вакыт 4.17, мин караватның селкенүен сизәм. Мин башта Илдан караватны этә что ли дим, борылып карыйм, беркем дә юк. Аннары шкафка, киштәләргә карыйм, алар тегендә-монда йөриләр. Хатын спальнядан кычкыра. Мин алар янына керәм. «Җир тетрәү? Әйе. Нәрсә эшләргә? Белмим» Мин «хәзер, мөгаен, узар» дим, караватка утырам. Уза. Без ятабыз, телегада чатлар укый башлыйм. 30 секундтан кабат башлана, без нәрсә эшләргә белмибез, ятабыз караватка, ләкин озакка сузылмый, зинзилә тиз үтә. Чатларда чыгарга кирәк дип язалар. Без әйберләрне җыябыз һәм урамга чыгып китәбез. Бала бернәрсә дә аңламый, аның өчен бу ниндидер маҗара кебек. Без чыгып дусларыбызны эзлибез һәм бер катлы бинада төрекләр белән 2 сәгать утырабыз. Аннары без өйгә керәбез. Минекеләр йоклый, мин йокламыйм, что бы если что аларны уятырга һәм тиз генә урамга чыгарга. Балконга чыгам. Тән әле дә калтырый. Тегендә-монда йөри. Аннары мин дә иртәнге тугызларда йокыга китәм. Торгач, кибеткә бардык, иртәнге аш ашадык, әбитләр булды инде ул. 13.24 кабат тетрәүләр башланды. Бу юлы телефон хәбәр бирде, андроидларның шундый функциясе бар икән. Йорт тегендә-монда йөри. Тагын урамга чыгабыз. Дуслар белән очрашабыз һәм кафеда чәй эчергә утырабыз😊. У татар в любой непонятной ситуации - пей чай! Кстати, кафе янында төрек бабайлары, бернәрсә дә булмаган кебек, өстәл уеннары уйныйлар иде. Бездә паника, ә алар уйнап утыралар. Ярар, чәй эчтек, ашадык. Аннары шәһәрдә движуха башланды. Машиналар тыз-быз йөри, төрекләр шәһәр читендәге йортларына китә башладылар. SMSкылар килә башлады, сәгать 5тә кабатланачак дип. Без биш минутка өйгә керәбез һәм тагын чыгабыз. Сәгать биштә тусим кабат татарлар һәм төрекләр белән, бер катлы китапханәдә. Без җылынабыз һәм чәй эчәбез. 21.00 без өйгә керәбез. Әни яза, борчыла. Йоклама ди миңа. Минекеләр йоклый, мин йокламый, җир тетрәүләрне күзәтеп торучы приложениясен күзәтеп барам, һәм йокламас өчен телефонда теннис уйныйм. Ләкин 3.00 тирәсендә йоклап китәм. Шулай итеп, алдагы көннәрне без урамда үткәрәбез, квартирга кич белән генә керәбез һәм кергәч флешбэклар башлана, кабат җир тетрәү кебек тоела... Бу хис тагын бер ай дәвам итте, көн саен җир тетрәү кебек тоела иде, хәтта урамда булганда да. Көн саен хәбәрләрне карыйбыз, бөтен шәһәр гөҗ килә. Мерсинга зыян күрүчеләрне китерә башладылар. Без прямо диңгез янындак яшәдек. Анда палаткылар барлыкка килә башлады, аларда җимерелгән шәһәрләрдән килгән кешеләр яши башлады. Безнең хатын белән бер уй «зыян күргән кешеләргә ничек булышырга». Ләкин без чит илдә һәм әле бала белән булганга күрә, моны ничек эшләргә икәнен күз алдына да китерә алмадык. Кинәт тетрәүләр кабатланса, бу вакытта аерым булырга теләмәдек. Как говорится «умирать так вместе». Сүз уңаеннан, анда инде «әгәр йорт җимерелсә, шунда ук үлү яхшырак, аннан соң газапларда җимерекләр астында үлмәү яхшырак» дигән фикерләр килә башлады… Гомүмән, монда үлем белән диалог бик күп булды… Ярдәм турында әйткәндә, без дә кечкенә өлеш керттек. Татар диаспорасы белән акча җыйдык һәм зыян күрүчеләр өчен кирәкле әйберләр сатып алдык. Ике атна эчендә шулай шау-шу булды, аннары ул әкренләп басыла башлады. Әмма вакыт-вакыт вброслар булды, «җимерелгән шәһәрләрдән җинаятьчеләр качкан, һәм хәзер алар безнең шәһәргә килеп, кешеләрне талыйчаклар» дип. Без икебез дә хатыным белән на взводе, нәрсә эшләргә белмәдек, күп талаштык. Ике атна шулай үтте, йокы дигән әйбер вообще бетте. Ләкин әкренләп басыла башлады, һәм нәкъ шул вакытта тагын бер тетрәү булды. 20.00 тирәсе иде. Улымны душтан җуындырып чыгардым, хатын аны сөртә башлады, әнием шалтыратты, алар видео аша сөйләшә башладылар. Мин душ керәм. Башта көчле удар булды, аннары җир тетрәү башланды. Мин ваннадан шәрәтәй чыгып йөгерәм, хатыным Илдан белән идәндә карават янында яталар, әни боларның барысын телефоннан күзәтә. Ярый, бетә.

167 views

Posted Jan 21

Премьера белән безне❤️ Озын гомерле спектакль булсын!

171 views

Posted Dec 27

Рекомендасьон! Һәрбер кешенең эчке тормышы бар. Аны бөтен кеше күрми. Драматургия дәресләрендә безгә әйтәләр иде, что без һәрвакыт төрле кризислар аша үтәбез. Бер кризис бетә, икенчесе башлана. Һәм бу үлгәнче шулай. Бу кино да төрле кешеләр, төрле яштәге бер-берсенең, башта күрмәсәләр дә, эчке дөньясын күрә башлыйлар һәм бу аларга булыша шул кризисларны үтәргә, кешенең, озакка булмаса да, килеп чыккан бушлыгын яба. Бер баналь фикергә киләсең, ләкин ул мөһим әйбер, Чехов әйтмешли “Человеку нужен человек”. Бер беребезнең эчке дөньясын күберәк күрсәк иде…

204 views

Posted Dec 24

❗️Дуслар, игътибар ❗️ Татар теле Duolingo платформасында! Duolingo кушымтасында көндәлек рәвештә 25 млн артык кеше төрле телләр өйрәнә, гомум укучылар саны 500 миллион! Инглиз телен 100 миллион, Гавайи телен 800 мең, Суахили телен 600 мең, Навахо телен 300 мең кеше өйрәнә. Татар телен дә бу рәткә өстәп, аны дөньяга җиткерик! Онлайн тавыш бирүдә катнашып, бу мәгълүматны таратыйк! Рәхмәт! https://www.change.org/p/tatar-language-in-duolingo

166 views
12•••678910•••1213