TGINSIGHT CHAT
MinKin
@minkintrip
Recent posts
Page 13 of 13 · 151 posts
Posted Sep 25
Бу пролог булды. Хәзер күчәбез рубрикага "People are strange". Сәер кешеләр белән очрашу рубрикасы. Бик яратам сәер кешеләрне. Күптән түгел автобуста бер бабай бер апага әйтә: "Спасибо нельзя говорить. Вы тем самым призываете дьявола. Нужно говорить благодарю. Вы дарите благо людям". Аннан берничә минуттан перекрестился, әллә 10 тапкыр һәм чыгып китте автобустан. Нинди нәтиҗә? Үзем өчен. Мондый кеше турында сразу күберәк беләсе килә. Һәм мин мәсәлән бу кешегә нигезләнеп сценарийга, йә пьесыга берәр кызыклы персонаж кертә алам. Кстати, Дэвид Линчның киноларында бик күп сәер персонажлар очрый.
Posted Sep 25
Мин драматург буларак кеше сөйләгәннәрен тыңларга яратам, төрле җирләрдә. Тормышта үзем дә аз сөйлим, күберәк тыңлыйм. Кайвакыт таныш түгел кешегә берничә наводящий сораулар бирәсеңдә, алар сиңа бөтен гөмереңне сөйләп бирәләр. Шулай пьесыларда килеп чыккалый, мәсәлән "Базариада" пьесасы шулай туды, таксист миңа 40 минут эчендә үзенең тормышында булган почти әзер сценарий сөйләп бирде. Һәм мин шундый фикергә килдем, кызык булмаган кеше юк, хәрбер кеше ул уникаль тарих, галәм. Гомүмән, кеше гөмерендә булган вакыйгаларны саклап каласы килә...
Posted Sep 24
Шуңа күрә, минемчә, татар гаиләләрендә уникаль мөмкинлек бар, күп төрле дөнья йөртәтергән бала үстерү. Әлегә менә шулар. Бу татар теле темасы дәвамлы булыр. Монда күп язасы әйбер бар әле. PS. Монда хаталар бардыр, заранее гафу.
Posted Sep 24
⁃ Урыс телен балаларга өйрәтергә кирәкми, алар үзләре аны өйрәнәләр, алар болайда бөтен җирдә аны ишетәләр. Без үзебез дә заманча контентны урыс теле аша алабыз. ⁃ Тел - ул үзе бер дөнья, күберәк телләр беләсең икән, эчке дөньяң бай була. ⁃ Баш мие өчен бу бик файдалы. ⁃ Мин үзем тел мәсәләсе буенча идеаль түгел, кайчандыр шулай ук әйтә идем "да зачем нужен этот татарский". Һәм һәрвакыт урыс телендә генә сөйләшә идем (моның турында отдельный пост булыр, телгә кайту посты) ⁃ Татар теле бай төрки дөньясы белән бәйли. Казахстанда һәм Төркиядә булганда телне белү миңа бик булышты. Ул менә шундый үзенчәлекле щит булып торды. Сиңа кеше икенчеләй карый башлый һәм бүтәнчә аралаша башлый. Һәм син икенче илдә булганда үзеңә карата төрле плюшкалар ала аласың. ⁃ Балалар алар нәсел дәвамчысы, алар үзләре түгел, алар үз нәселеннән гомер буе көч ала алалар. Тел үз нәселе белән берләштерә, бербөтен шәхес булырга ярдәм итә. Мин үзем моны күптән түгел генә сизә башладым, ул миңа чыннанда көч бирә. Бу чашкан дөньяда терәк булып тора.
Posted Sep 24
Мин үзем бик тыныч кеше. Ләкин ике әйбер минем сразу бөтен җеннәремне чыгара - ул политика һәм татар теле. Бу темаларга сөйләшкәндә мин еш агрессив дәрәҗәгә күчәм. Политика турында хәзер язарга ярамый, ләкин тел мәсәләсе турында әлегә язып була. Без хатын белән еш шундый сораулар ишетәбез "А вы почему говорите с ребенком на татарском? Ә сез нигә татар телен өйрәтәсез балагызга? А че он у вас как бабушки говорит, "исән сау" только они так говорят. Ул ничек аннары социумда булыр? Ә ул сезнең вообще по-русски не знает что ли?" Ә кайберәүләр өйрәтә башлыйлар "Ну, надо уж как-то что бы и русский знал тоже". Һәм иң кызыгы, моны мин күберәк татар кешеләреннән ишетәм 🤔. Так вот, бу сорауларга минем шундый җаваплар:
Posted Sep 23
Барыгызгада сәлам! Мин Булат - театр һәм кино режиссеры, драматург һәм сценарист. Телеграм каналымны ачып карарга булдым. Монда кино, театр, драматургия, режиссура, сценарийлар язу турында һәм гомүмән үземнең тормыш күзәтүләре турында язачакмын. Язмаларым күпчелек татар телендә булачак. Һәм бу беренче постны татар теленә багышлыйм.
Posted Sep 19
Channel created