TGINSIGHT CHAT
Мәктүпләр / مكتوبلر
@mektupler
LinguisticsМоны ник яздың дип кылма мәлямәт, Ки калсын без фәкыйрьдән бер галәмәт.
Соңғы хабарлар
7/49 бет · 586 хабар
Жарияланды 4 сәу.
Татар китабы йортында «ЛАКУНА» лекторийлар циклы башланып китәчәк Соңгы елларда әдәби-мәдәни мохиттәге бик күп тармаклар һәм өлкәләрдә «бушлыклар», «ак таплар», ягъни чорлар, буыннар, мәдәни концептлар, контекстлар арасында бәйләнешләрнең өзелүе, мәгънәләрнең юылуы, хәтта ки югалуы күзәтелә. Татар китабы йорты һәм шагыйрь, драматург, тәрҗемәче, әдәбият белгече (филология фәннәре кандидаты) Луиза Янсуар татар классикасы һәм заман әдәбияты турында лекторийлар курсы башлый. «Бу курс бергәләп үзебезнең кальбебезне һәм хәтеребезне барлау булсын», — ди лектор. Лакуналар теориясе мәдәниятләр арасындагы аермаларны һәм «ак таплар»ны, «бушлык»ларны өйрәнә. Без дә курс барышында әдәбиятны үз хәтеребездә пәйда булган «ак таплар», «бушлыклар» ноктасыннан күзәтербез. Һәм түбәндәге сорауларга җавап эзләп, ә бәлки табып та карарбыз: 🎱Чор һәм идеология язучы аңы аша ничек чагыла? 🎱Әдәбиятның кичәгесе бүгенгегә һәм аның киләчәгенә ничек йогынты ясый? 🎱Классиканы нәрсә классика итә? 🎱Язучы биографиясе аның иҗатын ни дәрәҗәдә билгели? 🎱Нәрсә ул «үзебезнеке» һәм «безнеке түгел»? Курс ел дәвамында узачак. Лекцияләр әдәбият белеме фәнендә кабул ителгән катгый эзлеклелекне күздә тотмый, киресенчә, төрле чорларга, шәхесләргә, вакыйгаларга «сикереп», әдәби җирлекләрне фокуска алып, фрагментлардан Бер Бөтенне җыя. Юбилейлар һәм юбилярларга да аерым игътибар белән ихтирам булачак. Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан, фронт һәм репрессияләрне кичкән, ХХ йөз фаҗигаләрен үз язмышы аша уздырган әдипләребезне дә барларбыз. Без бүгенге киң катлам аудитория белән интеллектуаль һәм элитар форматта, әмма бик җылы, өйдәгечә, милли-гади җирлектә сөйләшергә телибез. Бу – әбиләребез кайчандыр бөтен нәселгә кичләрен Йосыф кыйссасын көйләгән «вайб»ка кайту омтылышы да. Асылда, дәверләр уза, ә чын асыл үзгәрми. Ел азагына кадәр күздә тотылган лекция темаларының кайберләре: ✔️Гыйффәт туташ: ирек хакы һәм бәһасе; ✔️Әхмәт Исхак һәм татар совет әдәбиятында тәрҗемә мәктәбе; ✔️Татар әдәбиятында фантастика һәм фэнтези жанрлары; ✔️Дарья (Дәрҗия) Аппакова: совет балалар әдәбияты һәм мәгариф-агарту миссиясенең хикмәтләре; ✔️Лена Шагыйрьҗан: шагыйрьнең шигъри сарайлары; ✔️Шагыйрьләр һәм композиторлар: ХХ йөзнең бөек җырлары тарихына сәяхәт; ✔️Сәгадәт Чагатай: Исхакый кызы булуы җиңелме? ✔️«Әллә элмәк, әллә мәрҗән – татар дигән бу муенса?»: Розалина Шаһиева дөньяларына сәяхәт; ✔️Гариф Ахунов: чор рупоры яки «Хуҗалар кем?»; ✔️«Бизмән йолдызлыгы»: бер язучы һәм редактор тарихы һ.б. Беренче очрашуыбыз 1 апрель көнне 90 яшьлек юбилее булган һәм татар дөньясында вафатыннан соң әллә ни искә алынмаган, әмма иҗаты белән бик зур эз калдырган шәхес – Роберт Әхмәтҗанов турында. 🎱🎱🎱🎱🎱🎱🎱🎱🎱 «Авылым – Арышым! Син – минем Парижым…» (Роберт Әхмәтҗановның микро һәм макро дөньялары) Аның шигъриятендә Моне буяулары Бах музыкасына тоташа. Сары Сарбай авыл тыкрыкларыннан машиналар тыз-быз йөргән магистраль юлга чыга да, йолдызларга сикереп менеп китә. Ә авылы Арыш – яңгыр баскычлары аша – Нотр-Дам булып әверелә… Роберт Әхмәтҗан поэзиясендәге микро дөньялар белән макро дөньялар аша без дөнья культурасына да тоташабыз, ХХ йөз шигъриятендәге үз милли барышыбызны да бөтенләй яңача ваемлыйбыз. Кайда: Татар китабы йорты, Казан, Островский урамы, 15 Кайчан: 10 апрель, 18:30 1 сәгать 20 минут Билетлар👇https://kamala.tatmuseum.ru/#event/2402372 ИГЪТИБАР! «ЛАКУНА» теләге булган һәркемнән темалар кабул итәргә һәм алар буенча сөйләшү – дискуссияләр уздырырга да әзер. Рәхим итегез! #лакуна #әдәбилекторий #робертәхмәтҗанов #татаркитабыйорты
Жарияланды 1 сәу.
Публикуем доклад Бориса Валерьевича Орехова «Социальное измерение башкирского стихосложения» в рамках кросскультурного семинара! Что это? Кросскультурный семинар — это открытая междисциплинарная платформа, где состоявшиеся специалисты и молодые ученые обсуждают то, как тексты, практики, идентичности и смыслы трансформируются при пересечении культурных границ. Мы говорим о языках и понятиях, социальных институтах, пограничных и «гибридных» культурных ситуациях, о том, как в зонах культурного контакта возникают новые формы жизни и мышления. Цель семинара — не только представить фрагменты разнообразной палитры таких взаимодействий и их возможных механизмов, но и увидеть разнообразие исследовательских языков для их описания, возможности и пределы взаимодействия между исследовательскими подходами. История Семинар был создан в 2020 году в рамках исследовательского проекта Факультета гуманитарных наук ВШЭ «Кросскультурные взаимодействия: мусульмане в России» под руководством доцента ИКВИА ВШЭ, академического руководителя магистерской программы «Мусульманские миры в России (история и культура)» Ольги Юрьевны Бессмертной, он не входит в учебную программу, но студентов всегда зовут послушать и, при желании, выступить с докладом.
Жарияланды 29 нау.
Җир вә күкләрдә мәләкләр Аглашырлар даимә: Китте бездин рәхмәт ае, Вәйля-вахәсрәтә! Әлвидагу, әлвидагъ, Шәһре рәхмәт, әлвидагъ! Йә рамазан, әлвидагу, Йә рамазан, әлвидагъ!
Жарияланды 26 нау.
Җәминең шигъри юллары Сәгъдигә җавап буларак язылган булса кирәк: اگر شبها همه شب قدر بودى شب قدر بى قدر بودى Кадер кичәсе икән әгәр һәр кичә, Кадер кичәсе булыр кадерсез кичә. — Сәгъди Монда шулай ук «кадер» сүзе телдән телгә төрле мәгънәләр ала. Лафзый һәм мәгънәви аермаларга карамастан, Җәми дә, Сәгъди дә Кадер кичәсенең кадерен ассызыклый.
Жарияланды 26 нау.
Кадер киче турында болай әйткәннәр: ای خواجه چه جویی ز شب قدر نشانی هر شب شب قدر است اگر قدر بدانی Кадер кичен эзлисең, галәмәтләр күренсә, Һәр кич Кадер кичәсе, әгәр кадере беленсә. — Нуретдин Габдрахман Җәми Җәми шигъри юлларында сүз уйната. Гарәпчә «Ләйләтел-Кадер» гыйбарәсе «Кодрәт киче» дигәнне аңлата. Ләкин фарсы һәм татар телендә «кадер» сүзенең башка магънәсе дә бар – кыйммәт, тиешле бәя. Шулай итеп, соңгы юлны төрлечә укып була: ¹ әгәр галәмәтләр күренсә, димәк, Кадер киче була ала; ² һәр төннең кадерен белеп, Кадер кич кебек үткәрергә була.
Жарияланды 26 нау.
Бүген яхшы бер семинарда катнашырга туры килде (видеоязмасын тиздән җибәрермен). Анда башкорт шигъриятенә җитди анализ ясарга тырыштылар. Гаруз һәм силлабик системалар турында да сөйләделәр. Престиж мәсьәләсе куелды, ягъни кайсы очракларда гарузга мөрҗәгать иткәннәр, ә кайчан силлабик системада иҗат итүне өстен күргәннәр, һәм, гомумән, ике система кисешкәндә, аларны ничек итеп «аера» торган булганнар кебек сорауларга җавап эзләдек. Тукайны да, Мәҗит Гафурины да искә алдылар, әлбәттә. Ә миңа, престиж дигәннән, «Туган тел» шигыре гомумән башка ягыннан ачылды. Фотода сез В. Казыйханның сатирик шигырен укый аласыз (чыганак – @tatargrammar). Ул шигырьнең «теле» бүген безгә бик сәер яңгырый – гадәттә язма текстларда («литературада») тел стандартларыннан нык тайпылмыйча, аларны үтәргә тырышалар. Ләкин шигырь ул кагыйдәләрне боза. Шуңа кызык, яңача яңыгырый. Тукайның оригиналь «Туган тел»е дә үз контекстында – шундый конвенцияләрне бозучы, сәер бер шигырь булырга мөмкин (гаруз сакланса да). Чөнки ул «урам теле»ндә язылган, аның темасы голәмалар арасында таралган жанрларга бәйләнмәгән, ул башка «престиж»ны – Просвещение-inspired миллият телен – куып тотарга тырыша. Башка шундый конвенцияләрне «бозучы», ләкин бүгенге көн күзлегеннән «классик-классик» буларак кабул ителгән шигырьләр бар микән?
Жарияланды 21 нау.
Знаете ли вы поэтессу Умм Камал? Очень изящно - с феминитивами, но очень, очень печально :)
Жарияланды 11 нау.
“Мусмиры” магистратурасына багышланган телеграм-канал активрак эшли башлады: 👉🏻 Сез дә язылыгыз: 💬@muslimworlds_hse 💙https://vk.com/muslimworlds 15 апрельгә кадәр программага “Раннее приглашение” аша кереп була. Соңгы курста укысагыз, яисә диплом инде кулыгызда булса, үз гаризагызны җибәрә аласыз!
Жарияланды 11 нау.
Вводим новую постоянную рубрику — знакомство с выпускниками программы. Мы спросили их о том, как они попали на программу, что они изучали и что советуют прочесть. Знакомьтесь, наш первый выпускник — Артур Камалтдинов!
Жарияланды 8 нау.
Әйдәгез “гүзәл затлар” турында бер-ике сүз әйтеп алыйк әле. Классикларга мөрәҗәгать итик – каршыгызда Дж. Батлерның мәшһүр “Gender Trouble” хезмәте. Гендер эзләнүләренең нигез ташы. Куркыныч яңгырый, шулаймы? Шулай да, моңарчы каналыбызда чыккан китаплар безне әкрен-әкренләп шушы темага илтте, инде менә килеп терәлдек, дисәк тә була. Беренчедән, “җенес” белән “гендер” төшенчәләрен искә алыйк. Бүген кайсыберәүләр “җенес”не биологик, табигый нәрсә, ә “гендер”ны мәдәни, иҗтимагый төшенчә буларак шәрехли. Ләкин бу бик үк дөрес булмас. Чөнки шушы табигать/иҗтимагыять оппозициясе – дискурсив алым. Бу төшенчәләрнең мәгънәсен кешеләр уйлап бетерә. Һәм ул төшенчәләр әйләнә-тирә дөньяны күзаллавыбызны шәкелләндерә. Батлер уйлавынча, “җенес” тә, “гендер” да – дискурсив конструктлар. Икесе дә хакыйкатьне, “чын нәрсәләрне” тасвирлауга дәгъва кыла, ләкин ул “чынбарлык” кешенең фикерләү нәтиҗәсе, ягъни аның уй-күзаллаулары төзелешенә буйсынган булып чыга. Конструктлар дигәннән, Батлер “гендер”ны “чынбарлык”ка каршы куеп, аны иллюзиягә тиңләми. Моның урынына ул дискурс кысаларында бинар оппозицияләр ничек төзелгәнен, гендерның кайсыбер конфигурацияләре ничек итеп “чын” буларак кабул ителә башлавын, “табигый” һәм “табигый булмаган” арасындагы аерма ничек ясалганын тикшерә. Шулай итеп, гендер/җенес – кешеләр арасындагы аермалар белән идарә итү юлы. Хәтерлисезме, Советлар Союзы турында сөйләгәндә, без перформативлык төшенчәсен телгә алган идек. Перформативлык – ул гамәлне (гадәттә уйсыз-нисез) кабатлап тору. Советлар Союзының ахыргы елларында партсобранияләр, яки, мәсәлән, Ленин бабайга сылтамалар шушындый перформатив гамәлләргә әверелгән. Гендер – шундый ук перформатив гамәлләргә нигезләнгән дискурсив конструкт. Аны көннән-көн яңартып, кабатлап, перформанс кылып торырга кирәк. Башкача әйтсәк, гендер кеше үз тәне белән ниләр (һәм "ни сәбәпле") эшләвенә бәйле. Дискурс кысаларында кайбер гамәлләр “табигый”, кайсыберләре “гайре табигый” буларак билгеләнә, ул билгеләнүләр безнең тормышыбызны да алга алып бара. Һәм менә бер сорау: субъект шушы дискурслардан, аңа тагылган күзаллаулардан азат ителә, яисә аларны үзгәртә аламы? Коллыкны бетерү хәрәкәте, суфражистлар, хатын-кыз хокукларын алга сөрүчеләр, хәтта исламофобиягә каршы көрәшүчеләр бу сорауга уңай җавап бирә. Шуңа күрә без көн саен “гаделлек”, “тигезлек”, “азатлык” төшенчәләре нәрсә аңлатканын яңадан ачыклап торырга мәҗбүр. #academia@mektupler
Hashtags
Жарияланды 28 ақп.
۱۴۴۶ سنه شهر رمضان قوتلی اولسن! Мәрхаба, йә мәрхаба, шәһре рәхмәт, мәрхаба! Рамазан күп торса, бер ай торгай, Ниятеңез ошбу айда кабул булгай, Яхшы-яман кылмышың бу дөньяда, Ахирәткә барганда хәзер торгай, Мөхәммәд өммәтенә, йә шәһре Рамазан
Жарияланды 27 ақп.
Открыт предзаказ на книгу Павла Шаблея и Паоло Сартори «Дело Мансурова. Империя и суфизм в казахской степи» В мае 1854 года российские имперские власти арестовали ишана Мухаммада Шарифа Мансурова по подозрению в заговорщических замыслах. Длившееся около девяти лет следствие породило информационную панику и слухи о возможных массовых беспорядках в Казахской степи на религиозной почве и привлекло публичное внимание, в том числе и со стороны правящих кругов. Почему фигура суфия Мансурова так интересовала колониальную администрацию и чем он представлял опасность? Какими знаниями о суфизме в Казахской степи в конце XVIII — первой половине XIX века обладали правительственные чиновники? Отличалось ли их восприятие этого исламского религиозного течения определенной объективностью или же опиралось на стереотипы и фантазии ориенталистского характера? В поисках ответов на эти вопросы Павел Шаблей и Паоло Сартори обращаются к истории возникновения и контексту этого драматического дела. Анализируя его документальную основу и выводы привлеченных к следствию экспертов, авторы книги показывают, как дело Мансурова очерчивало изъяны российской колониальной системы управления и демонстрировало отсутствие последовательности у имперской политики по отношению к исламу и суфизму. Оформить предзаказ на книгу со скидкой 25% можно на nlobooks.ru.