TGTGInsighttelegram intelligenceLIVE / telegram public index
← Linuxgram 🐧

TGINSIGHT SIMILAR POSTS

Sib kontenut simili

Kanal tas-sors @linuxgram · Post #17841 · Fra 19

📰 AI Helped Uncover A "50-80x Improvement" For Linux's IO_uring Linux block maintainer and IO_uring lead developer Jens Axboe recently was debugging some slowdowns in the AHCI/SCSI code with IO_uring usage. When turning to Claude AI to help in sorting through the issue, patches were devised that can deliver up to a "literally yield a 50-80x improvement on the io_uring side for idle systems." The code is on its way to the Linux kernel... 🔗 Source: https://www.phoronix.com/news/AI-50-80x-IO-uring #linux#kernel

Riżultati

31 postijiet simili nstabu

Tfittxija: #academia

当前筛选 #academia清除筛选
Мәктүпләр / مكتوبلر

@mektupler · Post #1220 · 08/03/2025 18:26

Әйдәгез “гүзәл затлар” турында бер-ике сүз әйтеп алыйк әле. Классикларга мөрәҗәгать итик – каршыгызда Дж. Батлерның мәшһүр “Gender Trouble” хезмәте. Гендер эзләнүләренең нигез ташы. Куркыныч яңгырый, шулаймы? Шулай да, моңарчы каналыбызда чыккан китаплар безне әкрен-әкренләп шушы темага илтте, инде менә килеп терәлдек, дисәк тә була. Беренчедән, “җенес” белән “гендер” төшенчәләрен искә алыйк. Бүген кайсыберәүләр “җенес”не биологик, табигый нәрсә, ә “гендер”ны мәдәни, иҗтимагый төшенчә буларак шәрехли. Ләкин бу бик үк дөрес булмас. Чөнки шушы табигать/иҗтимагыять оппозициясе – дискурсив алым. Бу төшенчәләрнең мәгънәсен кешеләр уйлап бетерә. Һәм ул төшенчәләр әйләнә-тирә дөньяны күзаллавыбызны шәкелләндерә. Батлер уйлавынча, “җенес” тә, “гендер” да – дискурсив конструктлар. Икесе дә хакыйкатьне, “чын нәрсәләрне” тасвирлауга дәгъва кыла, ләкин ул “чынбарлык” кешенең фикерләү нәтиҗәсе, ягъни аның уй-күзаллаулары төзелешенә буйсынган булып чыга. Конструктлар дигәннән, Батлер “гендер”ны “чынбарлык”ка каршы куеп, аны иллюзиягә тиңләми. Моның урынына ул дискурс кысаларында бинар оппозицияләр ничек төзелгәнен, гендерның кайсыбер конфигурацияләре ничек итеп “чын” буларак кабул ителә башлавын, “табигый” һәм “табигый булмаган” арасындагы аерма ничек ясалганын тикшерә. Шулай итеп, гендер/җенес – кешеләр арасындагы аермалар белән идарә итү юлы. Хәтерлисезме, Советлар Союзы турында сөйләгәндә, без перформативлык төшенчәсен телгә алган идек. Перформативлык – ул гамәлне (гадәттә уйсыз-нисез) кабатлап тору. Советлар Союзының ахыргы елларында партсобранияләр, яки, мәсәлән, Ленин бабайга сылтамалар шушындый перформатив гамәлләргә әверелгән. Гендер – шундый ук перформатив гамәлләргә нигезләнгән дискурсив конструкт. Аны көннән-көн яңартып, кабатлап, перформанс кылып торырга кирәк. Башкача әйтсәк, гендер кеше үз тәне белән ниләр (һәм "ни сәбәпле") эшләвенә бәйле. Дискурс кысаларында кайбер гамәлләр “табигый”, кайсыберләре “гайре табигый” буларак билгеләнә, ул билгеләнүләр безнең тормышыбызны да алга алып бара. Һәм менә бер сорау: субъект шушы дискурслардан, аңа тагылган күзаллаулардан азат ителә, яисә аларны үзгәртә аламы? Коллыкны бетерү хәрәкәте, суфражистлар, хатын-кыз хокукларын алга сөрүчеләр, хәтта исламофобиягә каршы көрәшүчеләр бу сорауга уңай җавап бирә. Шуңа күрә без көн саен “гаделлек”, “тигезлек”, “азатлык” төшенчәләре нәрсә аңлатканын яңадан ачыклап торырга мәҗбүр. #academia@mektupler

Hashtags

Мәктүпләр / مكتوبلر

@mektupler · Post #1206 · 04/02/2025 00:53

https://t.me/centerofislamicstudies/373 Д. Россның "Tatar Empire" хезмәте татарларның Рус патшалыгына каршы торган яңа бәйсез империя тудыруы турында түгел, әлбәттә (бу тәкъдирдә Татарстан фәннәр академиясе шәрехләре дөреслеккә туры килми), ә татарларның магистраль империя проектына параллель торган, рус патшалыгына каршы бармаган, ләкин аны күрмәмешкә салышкан империячел омтылышлары турында. Ул омтылышлар Мәчкәрә авылындагы ("шәһәрчеләргә" сәлам!) мәдрәсәгә турыдан-туры, яисә читләтеп барып тоташкан акторлар мисалында анализлана. "Мәчкәрә челтәре" – тикшеренүче төшенчәсе, ул "челтәр" әгъзалары бу атаманы кулланмаган. Мәчкәрә мәдрәсәсен шушылай үзәккә куеп карау – яңалык, аның уңышлы яклары да, уңышсызлыклары да бар. Әйтик, гадәттә XIX гасыр ахыры контекстында гына каралган татар гаиләләре тарихын автор укучы/укытучы чылбырлары ярдәмендә иртәрәк чорлардан ук күзәтеп килә, без җәдитчеләр дип белгән шәхесләрнең гаиләләре дә, инде яшерәсе түгел, үзләре дә суфый-шәехләр нәселеннән булганы ачыклана. Һәрхәлдә, ул чылбырларны Мәчкәрә мәдрәсәсенә генә тоташтырмыйча да төзеп булыр иде, ди безгә М. Кемпер. Шулай да китап чыккач, төп тәнкыйть сүзләре башка фикергә карата әйтелде. Д. Росс татарлар тарихын патшалык сәясәтеннән читләштереп карый (мәсәлән, ул Р. Крузның фикерләрен гомумән исәпкә алмый кебек). Патшалык фон буларак кына бирелә, ә төп сүз татарларның (дөресрәге, "Мәчкәрә челтәренең") үзләренә генә хас булган динамика турында бара. Бу карашны кайбер галимнәр, шулар арасыннан Дж. Мейер да, "ориенталистик" дип билгели. Чыннан да, бөтенләй аерым торган, параллель дөньяны гына табуга юнәлгән метод бу. Ул һәртөрле империя йогынтысын күрми, "татар империясенең" ("Мәчкәрә челтәре" әгъзаларының "империячел" проектлары) никадәр дәрҗәдә патшалык сәясәтен тәшкил иткәнен бәяли алмыйча кала. Мондый метод телеологик милли тарих, яисә цивилизатор империя нарративларын фаш итә ала (менә, карагыз, тарих гомумән без уйлаганча булмаган икән!), ләкин ул шушындый изге ниятләре белән нәкъ менә империя тудырган һәм актив рәвештә шәкелләндергән бик күп күренешләргә, йогынтыларга, кисешүләргә тиешле игътибар бирмичә кала. #academia@mektupler

Hashtags

Мәктүпләр / مكتوبلر

@mektupler · Post #1202 · 31/12/2024 14:07

Әгәр дә ел сүзен сайларга кирәк булса, нинди сүзне сайлар идем икән? «Мәктүпләр» каналында 2024 нче милади елның сүзе – МИКРОТАРИХ булсын. Микротарих хакимият билгеләгән шартларда кешенең үз-үзен тотышын аңларга, аңлатырга тырыша. Микротарих кешене сайлау ясарга сәләтле, тарихта үзенең йогынтысын сизгән актор буларак күрә. Әлеге юнәлеш башка интеллектуаль традициягә – кешене «халык массасы», зур төркемнәрнең (милләт/өммәт/дәүләт) бер көчсез бөртеге, аларның пассив объекты буларак билгеләүгә каршы тора. Микротарих – ул метод та, оптика да. Бер кешенең тормышы, хәтта берәр кечкенә генә вакыйга – казус – аша кеше яшәгән җәмгыять турында бик күпне ачыклап була. Әлбәттә, мондый оптикада олы, күләмле, гомумиләштерүчән нарративларга таянып булмый, шуңа тарих челпәрәмә килеп меңләгән кыйпылчыкларга таркала. Милләт, өммәт, дәүләт тарихы бүтән бербөтен хикәяне тәшкил итми, алар арасындагы киеренкелек (бәлкем кемгәдер «кисешүләр» сүзе күбрәк ошар) яңа, продуктив тарихи күзаллауларны булдыра. Ул күзаллауларда гади кеше мөстәкыйль карарлар кабул итә ала торган акторга әйләнә. Андый акторның максатларын зур нарративлар аша гына, «милләт өчен», «дин өчен», «ватан өчен» дип кенә аңлатып булмый. Һәрберебез төрле контекстларда яши, безне берләштерерлек әйберләр күп тә, күп тә түгел сыман. Ничек кенә булса да, киләсе елда үзебезнең тетрәндерерлек вакыйгаларның мәхбүсе түгеллегебезне, ихтыяр көче сахибе булуыбызны тагын да яхшырак аңларга тырышыйк. #academia@mektupler

Hashtags

Мәктүпләр / مكتوبلر

@mektupler · Post #1148 · 03/10/2024 21:18

Милли интеллигенциядән һаман да «схоластик муллалар» дигән сүзтезмәне ишетергә туры килә. Кемнәр соң алар? Шушы, һичшиксез, пейоратив төшенчәдән баш тартып, Дж. Пикетт ул муллаларны Polymaths of Islam дип атый. Алар бик күп төрле гыйлем ияләре булган – һәм ул гыйлемнәр без күнеккәнчә «дини» белән «дөньяви»га бүленмәгән. XIX–ХХ гасыр башында ислам дөньясында иң зур гыйлем мәркәзләре булып хәлифәлек пайтәхете Истанбул һәм... Бохара-и Шәриф саналган (кайбер хисаплар буенча Бохарада мәдрәсәләр саны Истанбулга караганда да күбрәк булган). Яңадан-яңа традицияләр ясалып торуы белән миллилекнең чагыштырмача яңа концепт булуында һичбер шөбһә юк. Без мәңге, яисә «традицион» дип уйлаган бик күп нәрсәләр күптән түгел генә – соңгы ике йөз елда гына – шундыйга әверелә. Бүген күп кенә фән тармаклары «секуляр» мәдәниятне диннән аерып күрсәтә. Нәтиҗәдә фарсы/төрки шигъриятен «сәнгать» өлкәсенә кертеп, аңа «схоластик дин»не тәшкил иткән гарәп текстларының өстәмәсенә кебек карыйлар. Тик ул чордагы галимнәр өчен андый каршылык гомумән булмаган. Безнең ул өлкәләрне аерырга тырышу, Бохара мәдрәсәләрендә схоластиканы гына күрү модернистик фикер йөртүгә бәйле. Фикерләребезгә юнәлеш биреп торган шушы модерн категорияләреннән китеп буламы? Әгәр фарсы (Persianate) мәдәнияте «Иранның милли мәдәнияте»нә тәңгәл килмәсә, нәрсә була соң ул? Ни өчен һәрбер укымышлы кешегә гарәп, фарсы, төрки телләрне белү мөһим булып торган? Бу сорауларга җавап бирер өчен, «бик яхшы мәгълүм» әйберләргә без берни дә белмәгәндәй карарга тиешбез. Persianate (фарсы) даирәсе – нинди дә булса этнос, милләт, хәтта бер телгә дә тоташып калмый. Ул Иран императорлыгының калдыгы да, «уйдырма җәмгыять» (imagined community) тә булмаган. Фарсыча һәм төркичә язылган хезмәтләрдә ислам, гарәп текстларындагы кебек үк, бик әһәмиятле урынны биләп торган. Моны хатасыз тасвирлар өчен, Бохарада яшәгән галимнәрнең телендә, аларның төшенчәләрен кабул итеп сөйләшергә кирәк. Шулай итеп, Бохара тарихын татар/үзбәк/таҗик/гарәп/фарсының дини мирасына кертеп карар урынга, безгә белем җитештерүнең үзенчәлекләрен өйрәнергә кирәк. Бәлкем, бу китапны укыганнан соң «схоластик муллалар» дип азрак сөйләрбез. #academia@mektupler

Hashtags

Мәктүпләр / مكتوبلر

@mektupler · Post #1134 · 31/08/2024 20:54

Кемдер әйтмешли, «Мин хатын-кыз җаны теләгән нәрсәне эшләргә тиеш дип саныйм. Иң мөһиме – ул тәмле генә булсын!» (Гендер эзләнүләренә дә килеп җиттек.) Дж. Уоллак Скоттның «Sex and Secularism» хезмәте җенесләр тигезлеге белән секуляризм арасындагы бәйләнешкә (дөресрәге, аның юклыгына) багышланган. «Секуляризм җенесләр тигезлеге өчен көрәшә дип әйтү – зур ялгышу», – ди безгә автор. Әлеге ялгыш күзаллауның тамырлары бик еракка ук җәелеп китми – ул күптән түгел генә, коммунистик дошман юкка чыккач, көнбатышта яңа дошман барлыкка китерелеп, исламофобик фикерләр таралуы белән генә «ап-ачык хакыйкать» статусын ала. Ә тарихка баксаң, киресенчә, хатын-кызлар белән ирләр тигезлеге секуляризмны җимерә алырдай фактор буларак кабул ителгән. Секуляризм хәрәкәте диннең институциональ контроленнән чыгу өчен көрәшә, ә хатын-кызлар, секуляристлар фикеренчә, күбрәк чиркәүне яклый торган булганнар. Бу фикер шушындыйрак секуляр мантыйкка нигезләнә: кешенең тормышы ике өлештән – шәхси һәм иҗтимагый тормыштан тора; шәхси өлешкә дин, гаилә (шул исәптән хатын-кыз), йорт керә, ә иҗтимагый тормыш икътисади һәм сәяси гамәлләрдә, шул исәптән демократик көрәштә хасил була. Әгәр дә шушы ике өлеш буталса, секуляризм принцибы үтәлмәгән була. Димәк, шәхси тормышның өлеше булган хатын-кызлар сәясәттә катнашса, секуляризм is wasted, шуңа күрә Европа илләрендә хатын-кызлар озак кына тавыш бирә алмаган. Шул ук мантыйкка нигезләнеп, Франция дини атрибутларны йорт даирәсе белән чикли, иҗтимагый тормышта, Олимпия уеннарында хиҗаб киюне хупламый. Секуляризм XIX гасырдан ук, империяләр заманыннан ук җенесләр тигезсезлеген көчәйтеп кенә торган (by the way, милләт концепциясе дә бу тигезсезлекне теркәп куюга зур өлеш кертә – шәхси һәм иҗтимагый тормыш бүленеше милләтчелек теориясенең төп постулатларыннан берсе). Салкын сугыш тәмамланып, яңа «ислам куркынычы» барлыкка ки(тере)лгәч, секуляризм белән җенесләр тигезлеге идеяләре берләшеп, «һәрвакытта шулай булган» дип игълан ителеп, ислам дөньясына каршы куела башлый. Җенси теләк кешеләрнең аерылгысыз сыйфаты итеп күрелә, ул теләкне үтәү мөмкинлеге, free choise аның никадәр азат булуына ишарәт итә. Ләкин бу күзаллаулар да җенесләр тигезлегенә алып бармый: әлеге цивилизацион модельдә хатын-кызларның иреге (free choise) җенси теләкне канәгатьләндерү, шул исәптән нәрсә кия алуына кайтып кала – капланмыйча киенә алса, күбрәк «азат» була имеш – ә бу, асылда, хатын-кызга карата кулланылган ирләр мантыйгы. Шушы модель җенесләр тигезлегенең башка концепцияләрен күрә алмый булып чыга. Ә секуляризм белән җенесләр тигезлеге һәрвакыт кулга кул тотынып килә дигән алдашулар җиңел генә көнбатыш өстенлеген акларга ярдәм итә. #academia@mektupler

Hashtags

Мәктүпләр / مكتوبلر

@mektupler · Post #1083 · 01/07/2024 16:14

#academia@mektupler «For Prophet and Tsar» хезмәтендә Р. Круз «цивилизацияләр бәрелеше» теориясен кире кагып, Россия империясендә мөселманнар белән идарә итү тарихын өйрәнә. Киң территориягә ия булып, төрле дин тоткан халыкларны үз эченә алган империя диннәр бүленешен саклап, озак еллар төзек торган. Әйтик, кайбер хисаплар буенча, бервакыт Россиядә хәтта Госманлы хәлифәлегенә караганда да күбрәк мөселман яшәгән. Р. Круз тарихчыларны тәнкыйди фикерләүдән тайпылдыра торган «веротерпимость» сүзе урынына «конфессиональ дәүләт» төшенчәсен тәкъдим итә. Андый дәүләт диннәр арасындагы төрлелекне тәэмин итеп, подданныйларын тәрбия кылырга, аларда канунга карата хөрмәт тудырырга тырыша. М. Долбилов бу тәртипне polizeistaat / well-ordered police state'ның бер төре дип атый. Империя үзенә диннәрне яклаучы һәм шул ук вакытта аларны чикли ала торган күзәтүче ролен ала. Диннәрне аерым күзәнәкләр итеп күреп, һәр күзәнәктә чиркәү сыман иерархия структураларын булдырырга керешә. Шулай итеп без белгән диния нәзарәтләре, ягъни мөфтиятләр барлыкка килә. Тик менә бер баш бәласе: теләсә кем белем эстәп, дин галиме булып, яисә факиһ, яисә мөфти (фәтвалар бирүче) дәрәҗәсенә җитә алган дин белән ничек идарә итеп була соң? Мөфтиятләр барлыкка килгәч, мөселманнар аларга ышанып гамәл кылырга ашыкмый: яңа ислам «авторитетлары» патша полициясе көченә терәлеп тора, ә «ортодоксияне» дәүләт һәм мөфти вазифасында торган шәхесләр билгели булып чыга. Алар бергә имамлык лицензияләрен тарата («указной муллаларны» искә төшерик), мәчетләр төзелү / сүтелүгә рөхсәт бирә һәм, гомумән, исламны дәүләткә каршы кулланмасыннар дип күзәтү алып бара. Яңа авторитетларга каршы торучылар бер үк вакытта империянең «диннәрне яклау» сәясәтенә каршы торучылар дип игълан ителә. Шуңа да мөселманнар арасында мөфтияткә тугрылык урыннан урынга, чордан чорга, мөфтидән мөфтигә аерылып торган.

Hashtags

Мәктүпләр / مكتوبلر

@mektupler · Post #1052 · 31/05/2024 12:10

«Это было навсегда, пока не кончилось». А. Юрчакның шушы күркәм гыйбарәсе Советлар Союзындагы тормышны тасвирлый. #academia@mektupler — Ни өчен, – дип сорау куя ул, – Беркайчан да таркалмас тоелган, көннән көн ныгая барган кебек күренгән система кинәт таркалды? Һәм таркалгач, ни өчен барысы да моны тиз аңлап, «мин моны сизгән идем» хисе белән яши башлады? Моны баштан ук сизәргә нәрсә комачаулады? Соңгы сораудан башлыйк. Совет идеологиясе үзгәртеп кору чорына кадәр (һәм аннан соң да бераз) идеологик штамплар белән яшәде. Маркс-ленин-коммунизм цитаталарын кешеләр уйламыйча, гадәт буенча гына куллана барды. Сайлауларда, җыелышларда да бөтенесе гадәт буенча гына «риза» дип тавыш бирә торды. Әлбәттә, хуплап тавыш бирүчеләр риза булмаска да мөмкин булгандыр, ә күпчелеккә ул җыелышларның бер кирәге дә булмагандыр, идеология дә бик тонык рәвештә генә «хөкем сөргәндер». Ул чорда иптәшләрдән мәгънәви катнашу түгел, ә перформатив, ягъни гамәли катнашу таләп ителә торган булган. Идеологияне аңлыйсыңмы, аңламыйсыңмы – барыбер цитаталар китер, никадәр күбрәк һәм катып калганрак клишелар куллансаң, шулкадәр яхшырак. Комсомол җыелышларында сүз нәрсә турында барганын беләсеңме, юкмы, үзгәртергә телисеңме, юкмы – катнаш, тавыш бир дә һәм үз эшләрең буенча китеп бар. Беркем дә идеологик штампларның никадәр дөрес кулланылганын тикшереп тормый – билгеле шәхесләрнең сүзләрен кабатлау һичшиксез дөрес була. Беркем дә синең чын фикереңне белергә теләми – ритуалда катнаш та, бәхил бул. А. Юрчак моны авторитет дискурсында перформатив күчеш дип атый. Ул Сталин чорыннан соң урын ала һәм көннән көн көчәя бара икән. Шуңа күрә ул стабильлек иллюзиясен барлыкка китерә: әгәр көн саен сез тугрылыгыгызны белдереп торасыз икән, димәк, бар да яхшы имеш. Ләкин шул ук катып калган клишелар идеологияне үзгәртүгә, аны җимерүгә юл ача. Һәркем ул клишеларны кулланып, яңа мәгънәләр тудыра бара. Ул да булса стилягалар, рок-н-ролчылар, хипстерлар, милләтчеләр һ.б. Әгәр алар гамәли яктан идеологиягә тугрылыкны белдереп торса (тавыш биреп, отчетларын клишеларга туры китереп), мәгънә ягыннан алар теләсә кайсы юнәлешне сайлый алган. Шулай итеп, система әкренләп таркала барган чакта беркем дә аның таркалуын сизмәгән, хәтта киресенчә, ул көч җыйган булып күренгән икән. Укып карагыз. Теория генә түгел, совет кешесенең тормышыннан бик кызыклы мисаллар да китерелә!

Hashtags

Мәктүпләр / مكتوبلر

@mektupler · Post #1017 · 07/04/2024 22:11

Бик авырткан урынга кагылдык бит. Димәк, актуаль мәсьәлә. «Милли тарих урынына бернәрсә дә тәкъдим итмисез» диючеләргә #academia@mektupler теглы постларга игътибар итәргә чакырам. Бу пост та шул ук тег белән килә. Әлеге китап турында инде берничә тапкыр язып чыккан идем. М. Кемпер хезмәтендә милләткаһарманнары / мәгърифәтчеләре / хадимнәре парадигмасыннан читләшеп, танылган шәхесләрнең әсәрләрен когерент ислам дискурсы аша анализлый. Тикшеренү ягыннан бу отышлырак ракурс, чөнки Идел-Урал тарихын гомум мөселман контекстына куеп карау бик күп «тонык» урыннарга төс кертә. Ә милли ракурс еш кына ул тонык урыннарны тураклап, краеведениегә әйләндереп, «милләт» белән «хакимият» көрәше итеп сурәтли. Мөселманнар Идел-Урал тарихын шактый вакыт Болгар тарихына бәйли торган булган (халыкта иң популяр булган әсәрләрнең берсе – Хисаметдин әл-Мөслиминең бик бәхәсле «Тәварихы Болгария» хезмәте. Анда Болгар иленә ислам динен сәхабәләр алып килгән дип әйтелә). Баштарак Идел-Урал тарихы, башлыча, Болгар иленең локаль суфыйчылык традициясеннән аерылгысыз рәвештә карала. Альтернатив карашны беренчеләрдән булып Шиһабетдин әл-Мәрҗани тәкъдим итә. Ул Болгар тарихын гомумислам контекстына куя, ислам дөньясындагы башка чыганакларны җәлеп итеп, Ибне Фазлан сәяхәтнамәсенә чыга һәм ислам кабул итүнең башка вариантын бирә, тарихта «Болгар → Алтын Урда → Казан» сызыгын сыза (!) һәм әүвәлгеләрдән булып «башкортлар»ны [ямьсез сүзләр белән каплап] халык буларак аера. Әл-Болгари җәмәгате «бүленә» башлый. Мәрҗанигә хәзер һәйкәл тора. Юк, мин Мәрҗани хәзрәтләрен, рәхимәһуллаһ, сүкмим. Аның фикерләренә милләт тарихында зур әһәмият бирелүен ассызыклыйм. Шулай да аның милләт концепциясе гомумислам контекстына куела – моңа да күз йомарга ярамый. Инде Мөслими дә, Мәрҗани дә хәлифәлек башкаласы Багдадны яулап алган «татарларны» ата-бабалары дип әйтми. Шуннан ни? Ислам / милләт дискурсы кешеләрнең үзбилгеләнүендә ничек чагыла? (Күргәнебезчә, алар чагыла.) Моннан без мөселман субъективлыгы төшенчәсенә чыгабыз. Что же нам делать с мусульманской субъективностью?

Hashtags

Мәктүпләр / مكتوبلر

@mektupler · Post #982 · 26/03/2024 00:26

Инде #academia@mektupler тегы белән килгән барлык әдәбиятны әзме-күпме үзләштереп, илебез мөселманнары тарихындагы төп сораулар нидән гыйбарәт икәнен аңлаганнан соң, без алдакчылар турында сөйләшә алабыз. Фәнни телдә әйткәндә, трикстеризм. Әдәбиятта трикстер – барлык персонажларны алдап, үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртып йөрүче антагогист белән протагонист арасында урын алган герой. Начар да түгел, яхшы да. О.Ю. Бессмертная мәкаләсендә Мөхәммәд бәк Хаджетлаше турында яза. Китерелгән исем аның беренче исеме түгел икән (һәм соңгысы да түгел). Башта ул үзен элеккеге төрек ватандашы, черкас Георгий Әхмәтов буларак күрсәтә. Аннары Казый бәк Әхмәтуков исеме белән черкас җирләре турында хикәяләр яза, хакимият тарафлы язучы була. Аннары Мөхәммәт Айшин дип үзен эсер дип күрсәтә. Һәм, ниһаять, Мөхәммәт бәк Хаджетлаше-Скагуаше исеме белән шөһрәт казана. Тик ул черкас та булмаган, мөселман гаиләсендә дә тумаган. Аның чын исеме – Герш-Бер Этингер. Яһүди гаиләсендә туып, 16 яшендә чукынып православиене кабул итә. Төрле сәбәпләр аркасында «выкрест» булудан баш тарта һәм үзен чын мөселман итеп күрсәтә башлый (аңлыйсыздыр, бөтен ялганлауларын истә тотып, без хәтта аның үзенең дә мөселман булуына ышанганын төгәл әйтә алмыйбыз). Ялган документлар ясап, Париждан Петербургка төрле кешеләрдән (әлбәттә, аларын да ул үзе уйлап чыгарган) төрле «киңәшләр» язып, гәзит чыгара башлый. 1912 нче елда мөселман дөньясында гауга куба – «В мире мусульманства» гәзитен хакимияткә эшләүче провокатор чыгаруы «ачыклана», авторның мөсемлан булуы, ниһаять, шик астына куела. Әлбәттә, ул империя яклы провокатор да булмый, тик ике як та – мөсемланнар да, империя дә – аның мөселман булуына чын күңелдән ышанып, гәзитенә төрле ярдәм күрсәткән була. Ничек мөмкин булган бу хәл?.. Ни өчен без бу алдакчыларга әһәмият бирергә тиеш соң? Бу очрак, һичшиксез, сәер һәм уникаль булуы белән безгә көндәлек тормыштагы гадәтләрне лупа аша күрсәтә. Безнең трикстер, яһүдилектән баш тартып чукынган килеш тә, никтер үзен хокуклары «таррак» булган мөселман итеп күрсәтүне сайлаган. Күрәсең, бу позиция аңа киңрәк форсатлар ачкан. Икенчедән, ул бар якны да үзенең мөселманлыгына ышандыра алган. Моны аңлатыр өчен, без тагын бер концептка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр – self-orientalisation (үзеңне ориентлаштыру). Ориентализм чәчәк аткан заманда мөселманнар нинди булырга тиеш соравына империя дә, мөселманнар да (бигрәк тә «прогрессивист» дип йөртелгәннәре) бер үк җавап биреп, бер образга таянган. Шуңа алдауга мохтаҗлык туган – мөселманнар да, империя дә бер-берсе белән аралашканда, мөселманнарның ориенталистик образына нигезләнеп мөгамәлә корган булып чыга. «Хакыйкать режимнары» белән уйнаучы Хаджетлашены ничек кенә бәяләсәк тә, без аның эшчәнлеге аша сугыш алдындагы империядә хакыйкать бик тонык нәрсә булып, хәйләгә күп форсатлар ача торган әйбер булуын яхшы күрәбез.

Hashtags

Мәктүпләр / مكتوبلر

@mektupler · Post #976 · 20/03/2024 23:04

Җәдитләр турында күп яздылар һәм язалар. Тик җәдитләр турында язылган әдәбиятның күпчелеге – чүп-чар. Ни өчен, дисезме? Чөнки еш кына җәдитләр турында язучылар шуларның телендә үк яза. Тәрәккый (прогресс), мәгърифәт, мөсавәт (тигезлек), гадәләт (гаделлек)... Әйтерсең, тарихта моннан башка тема юк. (Бу теманың актуальлеге җәдитләрне милләт аталары дип күрүгә дә бәйле дип әйтми булдыра алмыйбыз.) Җәдитләр ниндирәк карашта торган соң? Алар телендә сөйләсәк, шушындыйрак хикәя килеп чыга: янәсе, мөселманнар артта калган, һәм алар прогресс юлына басып кына кыргыйлыктан цивилизациягә чыга ала. Тарихи хезмәт чүп-чар булмасын өчен, тарихчы үзенең каһарманнары белән кушылып бетмичә, тикшеренү эшендә алардан бераз гына булса да дистанция алып сөйләргә тиеш. Шуңа күрә без тарихта прогресс барлыгын сорау итеп куеп, җәдитләрне шул сорауга «бар» дип җавап бирә торган, тик алардан башка бу сорауга төрлечә җавап бирә торган бик күп акторлар булганын истә тотып, тәнкыйди карашны саклап калырга тиешбез. Ә. Халиднең «The Politics of Muslim Cultural Reform» әсәре – нәкъ шундыйлардан. Җәдитләр буенча саллы классика. Заманында бик «прорывной» булган хезмәт. Башлыча Урта Азиядәге җәдитчелеккә багышланган, тик татарлар турында да бик күпне бәян иткән* хезмәт җәдитчелек хәрәкәтен мөселман дөньясының Госманлы дәүләтеннән башлап Индия кебек төрле почмакларына үтеп кергән модернга җавап буларак күрсәтә. Колониаль иерархияләр, белем ясалуы һәм таралышы һәм, әлбәттә, ысулы җәдит – болар барысы да аналитик рәвештә, җәдитләр турында җәдитчә сөйләүдән читләшеп, уйланырлык һәм уйлатырлык сорауларга төрелеп тәкъдим ителә. Әлбәттә, һәр классик хезмәтнең үз тәнкыйтьчесе табыла. Ходаның рәхмәте, бу юлы да табылды... Тик моның турында башка бер төнне сөйләшербез: وهنا أدرك شهرزاد الصباح فسكنت عن الكلام المباح *Әйтик, еш кына Урта Азиягә җәдитчелек татарлар аша үтеп кергән, дип сөйлиләр. Ә империя түрәләре исә Урта Азиядәге татарларны ислам шартларын катгыян үтәргә өндәүчеләр дип күргән... #academia@mektupler

Hashtags

Мәктүпләр / مكتوبلر

@mektupler · Post #962 · 08/03/2024 03:23

Һәм без янәдән Дж. Мейерга кайтабыз. Моннан алдарак без аның бер мәкаләсен ислам дискурсы турында сөйләшкәндә искә алган идек. Хәзер исә без «Turks across Empires: Marketing Muslim Identity in the Russian-Ottoman Borderlands» дигән хезмәтенә тукталдык. Китап Рус һәм Госманлы империясе арасында яшәгән, шушы ике империя арасында торудан файдаланган шәхесләр һәм аларның үз идентификацияләре төзүе турында. Әйтергә кирәк, бу адәмнең хезмәтләре белән мин инде күптән таныш. Ф. Кәриминең мәктүпләрен тәрҗемә иткәндә, @abustanov'тан файдалы әдәбият киңәш итүен сораган идем. Россия мөселманнары турында язылган беренче чит ил китабы булып чыкты ул минем өчен. Тарихка шулай чума башладым. Ике ел элек мине аеруча «Letters from Istanbul» дигән бүлекчә кызыксындырган иде, канал аксакаллары моның сәбәбен аңлыйдыр. Бу юлы исә без башка сорауларга тукталдык. Әйтергә кирәк, бу тема шундый авыр барды ки, аңа хәтта өстәмә семинарлар багышладык. (Ярый, яшермим, @fieldworkpain белән беренчесен калдырырга туры килгән иде). «Үзаң»ны сату(marketing identity) мөмкинме? Атау (naming) сәясәте тормышка ничек ашырыла? «Трансимпериячел» активистлар нинди булган? Менә бер мисал. Сембердә туып, Казанда Мөхәммәдия мәдрәсәсендә укытып, Россия мөселманнарының партиясенең җитәкчелегендә торган Йосыф абзый Акчура бүген Төркиядә бөек сәясәтчеләрдән санала икәнен беләсездер. Фикерләре өчен аны башта экстремист дип йөрткәннәр (юкка гына түгел, шулай дип йөртүләре бик тә гадел), тик әкренләп аның «экстремист» фикерләре бөтен җәмгыятькә таралган. Дж. Мейер язуынча, Йосыф абзый, чын маркетолог кебек, целевая аудиториясенә карап, үзенең карашларын төрлечә яңгырата белгән. Россиядә «пантюркистъ» һәм «панисламистъ» сүзләре экстремист мәгънәсендә йөргәндә, солтан вә Госманлы түрәләренә ул чын пантюркист күңеленнән яза. Ә тора бара абзый Думада торган партия вәкиле була... Менә шул ул – маркетинг. Монда исә яңа сорау туа: империяләр арасында яшәгән шәхесләр шыр алдакчы булып чыгамыни? Бу сорауга җавапны без киләсе постларда биреп карарбыз. #academia@mektupler

Hashtags

Мәктүпләр / مكتوبلر

@mektupler · Post #959 · 04/03/2024 20:55

Укуның өченче модуле ахырына юнәлеп килә. Инде озак вакыт ниләр укыганыбыз турында язмый тордым. Моны төзәтәбез. Ислам дискурсы турында сөйләшкәннән соң без империя арадашчыларына күчтек. Ян Кэмпбеллның «Knowledge and the Ends of Empire: Kazak Intermediaries & Russian Rule on the Steppe, 1731–1917» дигән хезмәте турында фикер алыштык. (Хезмәтнең атамасында ук ике мәгънәлек бар: «end» сүзе «кырый», «азак», «оч» дип тә, шулай ук «максат» дип тә тәрҗемә ителә ала). Кемнәр алар – арадашчылар? Бер яктан империя түрәләре торса, икенче яктагылар кем була? Империя белән арадашчыларны коллаборационист дип атап буламы? Китапта төрле шәхесләр, шул исәптән Ибрай Алтынсарин эшчәнлеге мисалында империя белән аралашу механизмнары анализлана. Ибрай Алтынсарин – Казакъстан тарихында мәшһүр зат, милли әдәбиятка нигез салучыларның берсе, педагог, фольклорист. Тик... Алтынсарин татар тарихында шайтан урынына күрелгән Н.И. Ильминский белән яхшы мөнәсәбәттә торган. Бүген Алтынсарин фигурасына казакъ милли тарихында бик зур әһәмият бирелә. Бик күп михнәт чиккән халык өчен гел борчылып торучы, А. Бисенова әйтүенчә, иртә саен: «утром мажу бутерброд — сразу мысль: а как народ?» — дип көенеп торган каһарман буларак күрсәтелә ул. Һобсбаум төшәнчәләрен кулланып, И. Алтынсарин империя белән аралашкан вакытта «казакъ» милләтен «ача» дисәк төгәлрәк булыр. Империя белән арадашчыларны коллаборационист дип атау – хата. Чөнки бу ике яклы аралашу түгел, ә ике якның барлыкка килүенә илтә торган аралашу үрнәге, дигән нәтиҗә ясый Ян Кэмбелл (гадиләштереп әйткәндә). М. Ходарковский «Groom and Govern: Nineteenth-Century Native Interlocutors on Russian Colonial Frontiers» дигән мәкаләсендә шулай ук арадашчылар турында сөйли. Тик аңарда ул шәхесләр агентлыктан мәхрүм ителә. Чыгышлары белән җирле халыклардан булып империя институтларында хезмәт куйган шәхесләр мисалында ул империянең кичектергесез басымын күрсәтергә тели. Үз халкы белән империя арасында калган шәхес шушы сәясәтне тормышка ашыруда бер корал буларак кына күрсәтелә. #academia@mektupler

Hashtags

PreċedentiPaġna 1 minn 3Li jmiss