TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
К списку каналов
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT CHAT

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

@azatliqradiosi

Политика

Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай. Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.

Подписчики2,430Текущее число подписчиков
Постов1,008Проиндексировано постов
Охват4,943Просмотры последних постов
Последние посты

Последние посты

Стр. 25 из 84 · 1,008 постов

Опубликован 22 февр.

21 февраль Халыкара туган тел көне буларак билгеләнә. Бу мөһим көн ЮНЕСКО тарафыннан үткәрелә. Ул дөньяда туган телләрнең әһәмиятен һәм саклау кирәклеген хәтерләтү өчен кертелгән. Соңгы елларда Русиядә милли телләр хәле бигрәк тә мөшкел булып күренә. Рәсми…

398 views

Опубликован 22 февр.

Русиянең Украинага каршы баскын сугыш башлавына тиздән дүрт ел 21 февральдә Парижда украиннар оешмасы уздырган йөрештә Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев тә катнашты. Ул Республика мәйданыннан Бастилия мәйданына кадәр узган йөрештә Татарстан байрагын һәм "Украина иреге = Татарстан иреге" дигән шигарь күтәреп барды. Sota язуынча, чарада якынча 3 мең кеше катнашкан. Алар арасында украиннардан тыш башка милләт вәкилләре дә күп булган. ▪️24 февраль көнне Русия президенты Украина территориясендә "махсус хәрби операция" (Русия хакимиятләре сугышны шулай дип атый - ред.) башлануын игълан итте, Русия гаскәре Украинага һөҗүм итте. Бүген сугышның 1460нчы көне. Сугышта бүгенге көндә Башкортстаннан кимендә - 9103 кеше, Татарстаннан - 7866 кеше һәлак булды. 📷Фәрит Зәкиев (сулда). @azatliqradiosi

583 views

Опубликован 21 февр.

Татарстан күгендә бүген 11 дрон бәреп төшерелгән Бу хакта Русия саклану министрлыгына сылтанып ТАСС хәбәр итә. Соңгы тапкыр Татарстанга мондый көчле һөҗүм узган елның 12 августында ясалган иде. Ул вакытта барлыгы 9 дрон бәреп төшерелде. Бүгенгесе Русиянең Украинага каршы башлаган баскын сугышы чорында Татарстан күгендә берьюлы иң күп санда дрон бәреп төшерелгән очрак. ▪️Татарстанга беренче дрон һөҗүме 2024 елның 2 апрелендә ясалды: ул вакытта дроннар Алабуга белән Түбән Камадагы сәнәгать оешмаларына очып килде, шулай ук, Алабугадагы тулай-торакка һөҗүм итте. Ул вакытта 14 кеше яраланган иде. ▪️"Алабуга" махсус икътисад зонасында дроннар җыю ширкәте урнашкан. ▪️Элек Украина хәрби белгече Олег Жданов әгәр украин ягы җимереклекләр җитәрлек булмады дип тапса, "Алабуга" икътисади зонасына һөҗүмнәр дәвам итәчәк, дип белдерде. @azatliqradiosi

431 views

Опубликован 21 февр.

21 февраль - Халыкара туган тел көне уңаеннан сезнең игътибарга дөньяда юкка чыгу куркынычы янаган телләр турында аңлатма тәкъдим итәбез. Әлеге видеоны 2019 елны ясаган идек. Тагын бер искә төшереп китәбез. @azatliqradiosi

413 views

Опубликован 21 февр.

Таңсылу Аслаева республикада әйләнә-тирә мохитне саклау белән бәйле күп кенә каршылык чараларында катнашты. Тулырак 👉монда укыгыз. @azatliqradiosi

399 views

Опубликован 21 февр.

❗️Дроннар һөҗүме янавы сәбәпле Казанда планлаштырылган урам чаралары, шул исәптән май чабу бәйрәме узмаячак. Бу хакта Казан башкарма комитетының мәдәният идарәсе матбугат хезмәтенә сылтанып Бизнес Онлайн язды . Хәзерге вакытта Черек күл янындагы паркка кешеләрне…

404 views

Опубликован 21 февр.

❗️Дроннар һөҗүме янавы сәбәпле Казанда планлаштырылган урам чаралары, шул исәптән май чабу бәйрәме узмаячак. Бу хакта Казан башкарма комитетының мәдәният идарәсе матбугат хезмәтенә сылтанып Бизнес Онлайн язды . Хәзерге вакытта Черек күл янындагы паркка кешеләрне кертмиләр, шугалак шулай ук вакытлыча эшләми. Казанда дроннар һөҗүме куркынычы сәбәпле, бүген мәктәп укучылары укытучылар белән бергә махсус яшеренү урыннарына төшкән. Бу хакта шәһәрнең мәгариф идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте. Казаннан тыш, дроннар һөҗүме куркынычы Әлмәт, Алабуга һәм Түбән Камада да игълан ителде. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы саклану урынына яшеренергә, тәрәзәләр янына килмәскә чакыра. Татарстанның барлык һава аланнары ябылды. Шул сәбәпле 50дән артык очыш тоткарлана. Әлмәт районында дроннарның сәнәгать корылмаларына һөҗүм итү омтылышы булган дип хәбәр итте район башлыгы Гүзәл Хәбетдинова. Хәбетдинова халыкны урамда йөрүне мөмкин кадәр киметергә һәм тәрәзәләрдән ерак торырга чакырды. «Куркыныч көчәйгән очракта яшеренү урыннарына бару кирәклеге турында кисәтү игълан ителәчәк», — дип өстәде ул. Дроннар һөҗүме куркынычы тәртибе бу атнада Казанда дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе һәм җомга көнне дә берничә сәгать гамәлдә булды. @azatliqradiosi

374 views

Опубликован 21 февр.

21 февраль Халыкара туган тел көне буларак билгеләнә. Бу мөһим көн ЮНЕСКО тарафыннан үткәрелә. Ул дөньяда туган телләрнең әһәмиятен һәм саклау кирәклеген хәтерләтү өчен кертелгән. Соңгы елларда Русиядә милли телләр хәле бигрәк тә мөшкел булып күренә. Рәсми…

395 views

Опубликован 21 февр.

21 февраль Халыкара туган тел көне буларак билгеләнә. Бу мөһим көн ЮНЕСКО тарафыннан үткәрелә. Ул дөньяда туган телләрнең әһәмиятен һәм саклау кирәклеген хәтерләтү өчен кертелгән. Соңгы елларда Русиядә милли телләр хәле бигрәк тә мөшкел булып күренә. Рәсми…

388 views

Опубликован 21 февр.

21 февраль Халыкара туган тел көне буларак билгеләнә. Бу мөһим көн ЮНЕСКО тарафыннан үткәрелә. Ул дөньяда туган телләрнең әһәмиятен һәм саклау кирәклеген хәтерләтү өчен кертелгән. Соңгы елларда Русиядә милли телләр хәле бигрәк тә мөшкел булып күренә. Рәсми җанисәп саннарына караганда, милли телләрдә сөйләшүчеләр саны зур тизлек белән кими бара. Тел активистлары телләрнең мәгариф системыннан кысрыклап чыгарылуына зарлана, бу коточкыч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин дип кисәтә. Русия Украинага каршы алып барган сугыш шартларында тел өлкәсендә активлыкның да хәзер куркыныч булуын, сәясәткә нык бәйле итеп кабул ителүен дә әйтә белгечләр. Бу шартларда милли телләрнең хәле ничек? Азатлык берничә тел активисты белән сөйләште. Без алардан туган тел язмышына тәэсир иткән һәм уңай, һәм тискәре күренешләрне барларга сорадык. 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз. @azatliqradiosi

367 views

Опубликован 20 февр.

Русия юстиция министрлыгы 2022 елның июлендә YouTube-та дөнья күргән «Татар һәм башкорт халкына һәм барлык төрки халыкларга мөрәҗәгать. Берләшергә вакыт. Идел-Урал» дип аталган видеороликны «экстремистик материаллар» исемлегенә керткән. Бу хакта министрлык…

407 views

Опубликован 20 февр.

Русия юстиция министрлыгы “ят агентлар” исемлеген яңартты: ➡️сәясәт белгече Александр Кынев; ➡️журналист Владимир Севриновский; ➡️журналист Аурен Хабичев; ➡️сәясәтче, Калуга өлкәсеннән элекке оппозицион мэр Алексей Черемушкин; ➡️«European Youth Forum». @azatliqradiosi

384 views
12•••5•••10•••15•••20•••2324252627•••30•••35•••40•••45•••50•••55•••60•••65•••70•••75•••80•••8384