TGINSIGHT CHAT
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
@azatliqradiosi
ПолитикаТатарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай. Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Последние посты
Стр. 30 из 84 · 1,008 постов
Опубликован 12 февр.
Опубликован 12 февр.
Русия хакимиятләре WhatsApp-ны тулысынча томалый башлаган Meta корпорациясенә караган WhatsApp мессенджеры вәкилләре Русия хакимиятләренең илдә мессенджерга керү мөмкинлеген тулысынча томаларга омтылуы турында белдерде. Бу хәбәр 12 февральгә каршы төндә WhatsAppның рәсми аккаунтында чыкты. Моңа кадәр "На связи" проекты Русиядә популяр булган берничә сайтны тикшереп, аларның 13енең, шул исәптән WhatsAppның да, "суверен Рунет" турындагы канун кысаларында төзелгән Милли домен исемнәре системыннан (НСДИ) мәгълүматлары бетерелүен хәбәр иткән иде. Алар арасында Азатлык Радиосы ширкәтенә караган сайтлар да бар. WhatsApp вәкилләре һәм кулланучылар элемтәдә кала алсын өчен мөмкин булганның барысын да эшләүләрен белдерә. Соңгы көннәрдә Роскомнадзор Telegram эшен әкренәйтүне көчәйтте. Бу платформада эшләүче, шул исәптән сугыш яклы блогерлар арасында да тискәре реакция тудырды. Хакимиятләр Telegram һәм башка мессенджерлар Русия кануннарын үтәргә тиеш дип белдерә. Ширәкт вәкилләре исә, WhatsApp очрагындагы кебек үк, Русия хакимиятләре кулланучыларны дәүләт мессенджерына күчәргә мәҗбүр итү максатын куя дип саный. 👉Тулырак монда укыгыз: https://smarturl.click/XDZaW Сездә WhatsApp эшлиме?
Опубликован 12 февр.
"Кремль һәлак булучыларның чын санын яшерү өчен бар көчен куя" АКШның Стратегик һәм халыкара тикшеренүләр үзәге (CSIS) чыгарган мәгълүматка караганда, 2022 елның февраленнән Русиянең якынча 1,2 миллион хәрбие һәлак булган, яраланган яисә хәбәрсез югалган. Аларның якынча 325 меңе – үлгәннәр, ди үзәк. "Идел.Реалии" журналисты Рамазан Алпаут бу уңайдан CSIS үзәгенең Саклану һәм иминлек департаменты башлыгы Сет Г. Джонс белән сөйләште. — Минемчә, төп мәсьәлә шунда: кайбер оешмалар бары тик рәсми рәвештә расланган үлем очракларын гына исәпкә ала. Алар Русиядәге зиратлардагы мәгълүматларга яки хастаханәләрдә расланган исемнәргә таяна. Әмма хәрби өлкәдә эшләгән, бәяләмәләр белән шөгыльләнгән кешеләр өчен аңлашылганча, дәүләт оешмалары тарафыннан бу саннарны яшерергә тырышуының күп сәбәпләре бар, — ди ул. Башкортстан белән Татарстаннан үлемнәр санының башка төбәкләрдән пропорциональ рәвештә күбрәк булуын Джонс сәяси сәбәпләр белән аңлата. — Күрәсең, Кремль сәяси яктан Мәскәү, Петербур кебек мөһим шәһәрләрдән кешеләрне югалтуга караганда, әлеге төбәкләрдән булган кешеләрне "кулланыла торган ресурс" итеп карарга күбрәк әзер. Мәскәү һәм Петербур кебек шәһәрләрдә үлгән яки яраланган русияләр саны әллә ни зур түгел. Минемчә, бу – сәяси яктан бик сизгер мәсьәлә, — ди ул. Әңгәмне урыс телендә 👉монда укырга мөмкин. Азатлык Радиосында аның кайбер фикерләре 👉монда.
Опубликован 12 февр.
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 12 февраль, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸Татарстанда пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы инде 5 сәгать дәвам итә. 🔸Чиләбе өлкәсе губернаторы урынбасары Андрей Фалейчик тоткарланган. Ул ришвәт алуда шикләнелә. 🔸Украина Волгоград өлкәсендә сугыш кирәк-яраклары саклау арсеналына һөҗүм ясаган. Хакимият вәкилләре зыян күрүче кешеләр юк дип белдерде. 🔸WhatsApp матбугат хезмәте мессенджерның Русиядә томалануына карата белдерү белән чыкты. Алар хакимият гамәлләрен русияләрне «дәүләт контролендәге, күзләүдән якланмаган кушымтага» күчерү омтылышы белән бәйлиләр һәм кулланучылар элемтәдә калсын өчен «мөмкин булганның барысын да эшлибез», диделәр. 🔸Казакъстан президенты яңа Конституция турында референдумны 15 мартка билгеләде. Төп үзгәрешләр арасында — бер пулатлы парламентка күчү һәм Конституциянең халыкара килешүләрдән өстенлеген тану бар. 🔸Русия думасы депутатлар төркеменең Telegram томалану сәбәпләре турында дигиталь үсеш министрлыгына сорау юллау тәкъдимен кире какты. Инициативаны 77 депутат яклады, 102се каршы тавыш бирде.
Опубликован 11 февр.
👆Украинадагы сугышка татар токымлы атлар җибәрелде Барлыгы сигез ат фетнәчел Донецки «халык республикасына» киткән. Аларны Арча, Лениногорски фермерлары һәм Казан ипподромыннан алганнар. Элегрәк Башкортстан да сугыштагы хәрбиләре өчен атлар җибәргән иде. Дүрт ат «Башкортостан» полкына тапшырылды. Атлар белән Русия басып алган җирләрдә патруль итәләр һәм азык-төлек ташыйлар. Сугышта югалтуларны санаучы журналистлар 2025 елда бронетехниканың әкренләп кими баруы күрә. ▪️Башкортстан һәм Татарстан Украинага каршы сугышны хуплау һәм аңа ярдәм итүдә иң алдынгы төбәкләр. Шулай ук иң күп югалтулар да шушы ике республикадан. @azatliqradiosi
Опубликован 11 февр.
🕌Пермьдә халык каршы чыкканнан соң, Югары Курья микрорайонында мәчет төзелешенә бирелгән рөхсәт кире кагылган 29 гыйнварда Пермьнең мөлкәт министрлыгы мәчет төзелешенә бирелгән рөхсәтне гамәлдән чыгарган. Рөхсәт җирле ФСБ идарәсенең министрлыкка мөрәҗәгать итүеннән соң гамәлдән чыгарылган дип яза "7x7 Горизонтальная Россия" телеграм каналы. Мөрәҗәгатьтә ни язылганы билгеле түгел. Түрәләр сүзләренчә, активистлар аны мәхкәмә аша гына ала алачак. ▪️Төзелешкә халык каршы чыкты. Бер ел элек алар гыйбадәтханә салыначак җирлектә кар бабайлар әвәли һәм аларга "никаб образы"нда кара пакет һәм тукыма кидерә. Соңрак кар бабайларына төрле шигарләр язылган язулар тоттыралар. Гомумән җирле халык 2024 елның маеннан ук мәчеткә каршы чыга башлады. Алар гыйбадәтханә төзелгәч микрорайон мигрантлар белән тулачак, җинаять артачак дип белдерде. Азатлык Радиосы бу хакта видео да ясаган иде. @azatliqradiosi
Опубликован 11 февр.
⚡️Анапада атыш нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булган Кайбер мәгълүмат чаралары атыш Индустриаль техникумда булган дип хәбәр итә, икенчеләре уку йрты янында дип яза. Краснодар төбәге җитәкчесе Вениамин Кондратьев белдерүенчә, бер кеше –сакчы һәлак булган. Тагын өч кеше яраланган. Ут ачучы тоткарланган. Ул 2008 елгы үсмер. ЧП-Анапа телеграм-каналы үсмерне тоткарлау видеосын чыгарды. Шул ук вакытта әлеге телеграм-канал һөҗүм итүчеләр икәү булган дип яза, әмма бу мәгълүмат расланмаган. Baza мәгълүматынча, үсмер ау мылтыгыннан аткан. ▪️ Соңгы атналарда Русиянең төрле төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан һәм Башкортстан уку йортларында берничә һөҗүм очрагы теркәлде. Күпчелек очракта һөҗүм итүчеләр – шул ук уку йортларында белем алучы укучылар яки студентлар. @azatliqradiosi
Опубликован 11 февр.
❗️Азатлык хисабы: Сугышта Башкортстаннан үлгән хәрбиләр саны 9 меңнән артты Сугышта үлгән хәрбиләр исемлеген Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан туплый. Хакимият сугышта үлүчеләр санын әйтми. Чын саннар күпкә зуррак булырга мөмкин. Русия буйлап үлгән хәрбиләр…
Опубликован 11 февр.
Дрон калдыклары төшү сәбәпле, Казан янындагы йортлар һәм балалар бакчасы эвакуацияләнгән Бүген Татарстанга һөҗүм иткән пилотсыз очкычларның берсе Залесный бистәсе өстендә бәреп төшерелгән. Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте хәбәр итүенчә, Аксаков урамындагы берничә йорттан кешеләр, шулай ук 147нче балалар бакчасыннан балалар эвакуацияләнгән. Махсус хезмәтләр куркыныч юклыгын раслаганнан соң, кешеләр өйләренә кире кайта алачак. Рәсмиләр хәбәренчә, бүген Татарстан күгендә өч дрон бәреп төшерелгән. «Корбаннар да, җимереклекләр дә юк. Барлык ширкәтләр дә үз тәртибендә эшли», — дип белдерде Казан Кирмәне сүзчесе Лилия Галимова. Татарстан күгендә соңгы тапкыр дроннар гыйнварда бәреп төшерелгән иде.
Опубликован 11 февр.
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 11 февраль, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸Татарстан күгендә ике пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән дип хәбәр итә рәсмиләр. Росавиация Казан һәм Түбән Кама күгендә очышларны вакытлыча тыйды. Татарстан башкаласында дрон һөҗүме куркынычы ике тапкыр игълан ителде. 🔸Харков өлкәсенең Богодухов шәһәрендә Русия һөҗүме нәтиҗәсендә дүрт кеше, шул исәптән өч кечкенә бала һәлак булган. Өлкә хакимияте башлыгы Олег Синегубов хәбәренчә, дрон шәхси торак йортка төшкән, шундагы өч бала һәм 34 яшьлек ир һәлак булган. Тагын 74 яшьлек хатын-кыз һәм 35 яшьлек йөкле хатын-кыз җәрәхәтләнгән. 🔸Волгоградта төнлә «Лукойл» нефть эшкәртү заводына һөҗүм ясалган, дип хәбәр итә Astra шаһитлар төшергән видеоларга таянып. Ширкәттә янгын чыккан. Губернатор Андрей Бочаров шәһәрнең көньягындагы заводта янгын булуын раслады, ләкин исемен атамады. 🔸Канададагы Британ Колумбиясе провинциясендә атыш нәтиҗәсендә кимендә 10 кеше һәлак булган. Алты кешенең мәете Тамблер-Ридж мәктәбендә табылган, берсе хастаханәгә барганда үлгән, ә тагын ике мәет шәхси йортта ачыкланган, дип хәбәр итә AFP. Атучы үз-үзенә кул салган. CBC мәгълүматына караганда, полиция әлегә җинаятьнең мотивын атый алмый. 🔸Рамзан Кадыров юл казасына юлыкка улы Адам белән видео чыгарды. Видеода Чечня башлыгы өстәл артында ярдәмчесе Висмурад Алиев белән сөйләшә, аннары бүлмәгә Адам Кадыров керә. Адам Кадыров кортежы казага эләгүе турында 16 гыйнварда хәбәр ителде. Шуннан соң ул күренми торды.
Уфа һәм Чанчжоу университетлары техник фәннәрне өйрәнүдә уртак уку йорты булдыра. Ләкин Уфага укырга бары тик кытайлар гына киләчәк. Һәрхәлдә беренче елны. Бу нинди нәтиҗәгә китерә ала? Тулырак 👉безнең сайтта укыгыз. #Башкортстан#Кытай
Hashtags
Опубликован 10 февр.
Роскомнадзор Telegram эшен чикләүне раслады Оешмада әйтүләренчә, "берничә мессенджер, шул исәптән Telegram да", "Русия кануннарын һаман да үтәми", шуңа күрә эзлекле рәвештә чикләүләр кертү дәвам итәчәк. Бу "Русия кануннарын үтәүгә ирешү һәм кешеләрне яклауны тәэмин итү" максатыннан эшләнә. Русия кулланучылары инде икенче көн рәттән Telegram мессенджеры эшендә проблемнарга зарлана. Моны Downdetector һәм "Сбой.рф" хезмәтләре күрсәтә. Ике сервис мәгълүматларына караганда, күпләп шикаятьләр 8 февраль иртәсендә килә башлаган. Былтыр августтан Роскомнадзор Telegram һәм WhatsApp-та шалтыратуларны да томалый башлады. Интернет өлкәсендә бәйсез белгечләр моны Русиянең Мах мессенджерын алга сөрү белән бәйле дигән иде. Тулырак 👉монда укыгыз. Сездә Телеграм эшлиме?