TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
К списку каналов
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT CHAT

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

@azatliqradiosi

Политика

Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай. Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.

Подписчики2,430Текущее число подписчиков
Постов1,008Проиндексировано постов
Охват5,612Просмотры последних постов
Последние посты

Последние посты

Стр. 70 из 84 · 1,008 постов

Опубликован 16 нояб.

🔥Азатлык Радиосы күзлегеннән – атнаның төп хәбәрләре Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз. @azatliqradiosi

443 views

Опубликован 16 нояб.

Татарстан иҗатчылары Кытайда татарларның гарәп имласын югалту фаҗигасен күрсәткән "Әлиф" спектакле Кытайның Сычуан вилаяте Сичан шәһәрендә узган театр сәнгате фестивалендә күрсәтелгән. Ел саен оештырылучы форум быел 7-16 ноябрьдә җиденче тапкыр узган. Фестивальдә Кытай, Испания, АКШ, Грузия, Италия, Бразилия, Франция һәм Русия театрлары 100дән артык тамаша күрсәткән. "Әлиф" фестивальдә ике тапкыр чыгыш ясаган. "Без монда коллективыбызга карата бик ихтирамлы мөнәсәбәт күрдек. Берничә тәрҗемәче булды, хәтта кытай теленнән урыс теленә тәрҗемә итүче театр юнәлешен дә белгән җирле белгеч тә бар иде. Бу безнең өчен бик мөһим, чөнки хезмәткәрләр белән дә турыдан-туры аралашу мөмкинлеге булды", дип сөйләгән "Әлиф"нең режиссеры Туфан Имаметдинов "Бизнес Онлайн"га. ▪️"Әлиф" татарның гасырлар дәвамында кулланылган гарәп имласын югалтуы турында. Татарның язмасы латин имласына күчүе, аны да юкка чыгарып кириллга күчү зур мәдәни мирасның юкка чыгуы, буыннар чылбыры өзелүе, телнең юкка чыгуына китереп, терелүе турында сөйли. ▪️"Әлиф"нең премьерасы 2017 елда булды. Ул беренче тапкыр Казанның уку театры сәхнәсендә күрсәтелде. Казанның бер генә театры да бу тамашаны үз сәхнәсендә күрсәтергә ризалашмады. ▪️Шул ук елны татарстанда татар теленә каты басым башланды. Мәктәпләрдә прокуратура тикшеренүләре оештырылды, татар теле бары тик гариза белән генә укытылырга тиеш, прокуратура Татарстан канунны боза диде. Татарстан җәмәгатьчелеге көрәш алып барган вакытта "Әлиф" тамашасының тәэсире дә көчәйде. ▪️"Әлиф" 2018 елда "Алтын битлек" премиясенә лаек булды. Нурбәк Батулла бүләкне алырга чыкканда татарча гына чыгыш ясады, "Бу бүләкне татар халкына багышлыйм", диде. Моңарчы "Алтын битлек" премиясенә Татарстаның бер генә театры да, иҗат берләшмәсе дә лаек булмаган иде. ▪️Узган ел "Әлиф" Төркиянең Конья шәһәрендә уза торган фестивальдә катнашты. ▪️Спектакльнең идея авторы һәм режиссеры – Туфан Имаметдинов. Төп рольне биюче Нурбәк Батулла башкара. "Әлиф"не журналистлар һәм тәнкыйтьчеләр моңарчы күрелмәгән, гаять үзенчәлекле спектакль дип бәяләгән иде. @azatliqradiosi

460 views

Опубликован 16 нояб.

❗️ Казан һәм Уфаның һава аланнары эшләми тора Төнлә Казан һава аланында вакытлыча чикләүләр кертелде. Росавиация хәбәр итүенчә, очкычлар кабул ителми һәм җибәрелми. Аңа кадәр Татарстанда дроннар һөҗүме куркынычы тәртибе кертелгән иде. Уфада да төнлә шундый…

476 views

Опубликован 16 нояб.

❗️ Казан һәм Уфаның һава аланнары эшләми тора Төнлә Казан һава аланында вакытлыча чикләүләр кертелде. Росавиация хәбәр итүенчә, очкычлар кабул ителми һәм җибәрелми. Аңа кадәр Татарстанда дроннар һөҗүме куркынычы тәртибе кертелгән иде. Уфада да төнлә шундый тәртип гамәлгә керде. "Однажды в Башкирии" Телеграм каналы язуынча, кешеләргә тәрәзәләр янына бармаска, ачык урыннарда басып тормаска кушылган. Уфа һава аланы шулай ук очкычларны кабул итми һәм җибәрми. Кайбер кулланучылар мобил интернетның начар эшләвенә зарлана дип яза телеграм-канал. ▪️Төнлә Волгоград өлкәсендә дроннар торак йортларга бәрелде. Өлкә губернаторы Андрей Бочаров хәбәр итүенчә, өч кеше яраланган. Волгоградта нефть эшкәртү ширкәте эшли. Элек ширкәткә инде берничә һөҗүм ясалды. Соңгы һөҗүм 6 ноябрьдә булган иде. Би-би-си язуынча, Бочарев әйткән йортлар ширкәттән 30 чакрым ераклыкта урнашкан. @azatliqradiosi

491 views

Опубликован 15 нояб.

Бүген балаларга Редьярд Киплингның "Маугли" әсәрен тыңлатырга тәкъдим итәбез. Аны татарчага Разил Вәлиев тәрҗемә иткән. Әйдә!Oline проекты аны бераз гадиләштергән. ➡Текст һәм аудио

480 views

Опубликован 15 нояб.

Хакимият Русия халыклары телләре көне дип аталган яңа бәйрәм булдырды. Русия президенты Владимир Путин карары белән, ул ел саен 8 сентябрьдә билгеләнәчәк. Бу карар Русия Мәгариф министрлыгының милли телләрне укыту сәгатьләрен кыскарту һәм, гомумән, милли телләргә өзлексез басым вакытында кабул ителде. Моның хакта тулы язманы 👉Азатлык сайтында укыгыз.

515 views

Опубликован 15 нояб.

Быел "Татарча диктант" чарасында 30 якын чит ил ил катнаша. 14 ноябрьдә дөньяның төрле почмакларында татарлар "Татарча диктант" яза башлады. Быел унынчы тапкыр уздырыла һәм чарада 70 якын Россия төбәге һәм 30 якын чит ил катнаша. Дөнья татар яшьләре берлеге җитәкчесе Райнур Хәсәнов белдерүенчә, быел беренче тапкыр Катарның Доха шәһәрендә дә татарлар диктант яза. Кичә Казанда татарча диктантны төрле белем бирү оешмаларында, китапханәләрдә яздылар. Шуларның берсе Казан Федераль университетының узды. Монда Филология институты студентлары һәм галимнәре, җәмәгать эшлеклеләре һәм актив яшьләр җыелган иде. Катнашучылар Каюм Насыйриның «Кабуснамә» хикәясеннән өзек язды. Ул татар телен югары дәрәҗәдә белүчеләр өчен әзерләнгән. Текстны галим, профессор, танылган диктор Фоат Галимуллин укыды. Җиңелрәк текстлар да бар. Аларны монда тыңлап язарга мөмкин. Диктантта язылган текстлар тикшерү өчен КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына җибәрелә. 1 ай узганнан соң, нәтиҗәләрне https://diktant.tatar/ сайтында карап булачак.

493 views

Опубликован 14 нояб.

Бүген Чаллы шәһәр мәхкәмәсе Актаныш районы башлыгы урынбасары Илшат Габделхәевны10 гыйнварга кадәр сак астына алу карары чыгарды. Габделхәевны 12 ноябрьдә тоткарланды. Ул вазифа вәкаләтләрен арттыруда һәм ришвәт алуда шикләнелә. Бизнес Онлайн язуынча, Габделхәев Киров авыл җирлеге башлыгы Илназ Мәгъдановка басым ясаган булырга мөмкин. Имеш, Габделхәев үткән ел аннан авыл биләмәсендәге җир кишәрлеген фермерлык хуҗалыгы хуҗасы Армен Бакоян файдасына тапшыруны сораган. Бакоян быел мартта кулга алынды. Куәт оешмалары мәгълүматынча, 2024 елның көзендә Бакоян, Радик Шәрифуллин һәм Рамзик Давришев исемле кешеләр саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләр аша акча эшләгән: алар тормыш авырлыгына тарыган, хәрби хезмәткә яраклы ирләрне эзләшкән. Андый намзәтләрне эшкәртеп, сугышта катнашу өчен контракт төзергә күндергәннәр. Тикшерү комитеты фаразлавынча, кайберләрен хәтта көчләп диярлек хәрби комиссариатка алып барганнар, «хәрби хезмәткә этәргәннәр». Моннан тыш, алар контракт төзүчеләрнең банк хисапларын алып, Русия саклану министрлыгы һәм Татарстан хөкүмәтенең бер тапкыр бирелүче түләүләрне дә үзләштергән. Тикшерү шуны да ачыклаган: аларны, имеш, яралану яки һәлак булу очрагында гаиләләргә тиешле түләүләр дә кызыксындырган. Тикшерү барышында ачыкланганча, яңа контрактчыларның «кичекмәстән никах теркәү» эшен Илшат Габделхәев җайлап торган — егетләрне нәкъ Актаныш районы ЗАГСында өйләндергәннәр. Тикшерүчеләр фикеренчә, шул ярдәмен өчен район хакимияте башлыгы урынбасары 1,4 миллион сум күләмендә ришвәт алган булырга мөмкин.

497 views

Опубликован 14 нояб.

Русия юстиция министрлыгы яңа "ят агентларны" игълан итте: 🔸журналист Кирилл Кривошеев; 🔸журналист Елена Костюченко; 🔸"Русия икътисад мәктәбе"нең элекке ректоры Рубен Ениколопов; 🔸"Форпост" оешмасы.

454 views

Опубликован 14 нояб.

Кем ул Данияр Абдрахманов һәм ни өчен Азат Бадрановны хакимияттән читләштерделәр Октябрь ахырында Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров республикадагы эчке сәясәт өчен җаваплы җитәкчелекне кискен үзгәртте. Үзенең күпьеллык фикердәше, "дустым" дип атап, еллар буе үргә күтәреп килгән кешесе Азат Бадрановны Башкортстан башлыгы администрациясендә эчке сәясәт өчен җаваплы беренче җитәкче урынбасары вазифасыннан азат итте. Аның урынына киң җәмәгатьчелеккә әллә ни билгеле булмаган галим, Башкорт дәүләт хезмәт һәм идарә академиясенең элеккеге ректоры Данияр Абдрахманов килергә җыена. Бүген без Азат Бадрановның сәяси биографиясен искә алабыз, белгечләр белән аның китү сәбәпләрен анализлыйбыз. Төбәктә эчке сәясәттә үзгәрешләр булырмы? Мәкаләне тулысынча 👉монда укыгыз.

472 views

Опубликован 14 нояб.

Татарстан шәһәрләрендә 2026 елдан җәмәгать транспорты бәясе күтәрелә Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәттә 2026 елның 1 гыйнварыннан юл йөрү бәясе 46 сумга кадәр артачак. Ә айлык билет алган очракта бер тапкыр юл бәясe 36 сум булачак. Бу хакта Татарстанның тарифлар дәүләт комитеты телеграм-каналында хәбәр ителде. Барлык ташламалар да элеккечә тулы күләмдә саклана. Мөслим, Нурлат, Лениногорски, Зәй һәм Актанышта бер билет бәясе 33 сум итеп билгеләнгән. Зәй һәм Түбән Кама районнарында шәһәр яны транспортында бер километр өчен тариф — 3,68 сум. Республиканың калган районнарында исә 2025 елгы тарифлар үзгәрешсез кала. Казанның юлчылар ташучы ширкәтләре юл бәясен 49 сумга күтәрүне, шулай ук ташламалы пассажирлар өчен бюджеттан бирелүче компенсацияне 33 сумнан 49 сумга кадәр арттыруны сораган иде. Казан, Әлмәт һәм Түбән Камада юл бәяләре соңгы тапкыр бер ел элек — 2025 ел башында күтәрелде. Быел Казанда юл бәясе 43 сум, ә Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәттә — 40 сум. Тулырак 👉монда укыгыз.

429 views

Опубликован 14 нояб.

Сукыр активист Оксана Осадчая Кырымдагы сәяси тоткыннарны яклап ялгызы пикетка чыкты Күрмәүчеләр хокукларын яклаучы Оксана Осадчая кырымлы Александр Сизиков һәм Ленур Халиловны яклап ялгыз пикет уздырды. «Бүген мин Кырымнан булган ике сәяси тоткынны якларга чыктым. Саша Сизиков – минем кебек үк күрми. Мин аның өчен мөмкин кадәр ешрак чыгарга тырышам, чөнки аңа безнең ярдәм, хатлар һәм ирек бик кирәк. Күрмәүче кешенең төрмәдә булырга тиеш түгел, бигрәк тә ул гаепле булмаганда», дигән Оксана. Бу хакта RusNews яза. Ул шулай ук Халиловны да искә алды: «Аның дүртенче стадиядә яман шеш, метастазлары бар. Башта аны авыруы аркасында иреккә чыгарганнар иде, соңыннан кабат төрмәгә утырттылар. Аның хәле дә Сашаныкына бик охшаган. Мин алар өчен бик борчылам. Алар иректә булсын өчен мөмкин булганның барысын да эшлисе килә». “Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә 18 елга хөкем ителгән кырымтатар сәяси тоткыны Ленур Хәлилов быел август аенда иреккә чыкты. Аны колониядән авыруы сәбәпле азат иттеләр, чөнки төрмәдә утырганда яман шеш ачыкланды. Моннан тыш аның икенче дәрәҗәдәге кан басымы авыруы, хроник С-һепатиты, бөерендә ташлар һәм бавырында кечкенә кисталар барлыгы әйтелде. Әмма 8 ноябрьдә аны кабат тоткарладылар. Тома сукыр мөселман Александр Сизиков Акмәчет Тикшерү изоляторында утыра. Ул да быел май аенда авыру сәбәпле азат ителгән иде, ләкин соңрак Красноярски төбәк мәхкәмәсе Сизиковны кабат төрмәгә ябу карарын чыгарды.

402 views
12•••5•••10•••15•••20•••25•••30•••35•••40•••45•••50•••55•••60•••65•••6869707172•••75•••80•••8384