TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
К списку каналов
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT CHAT

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

@azatliqradiosi

Политика

Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай. Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.

Подписчики2,430Текущее число подписчиков
Постов1,008Проиндексировано постов
Охват5,714Просмотры последних постов
Последние посты

Последние посты

Стр. 83 из 84 · 1,008 постов

Опубликован 18 окт.

Себертатарлар турында ниләр беләсез? "Төбәлмә" нәрсә ул? Себер ханлыгының иң күренекле ханбикәсе кем? Әйдә.Online проекты бу хакта кызыклы квиз әзерләде. Ничә сорауга җавап бирә алырсыз икән? ➡️https://www.azatliq.org/a/33554260.html (тес VPN белән эшли)

499 views

Опубликован 18 окт.

❗️Стәрлетамакта "Авангард" ширкәтендәге шартлаудан соң өч кеше җимерекләр астыннан чыгарылган һәм хастаханәгә китерелгән. Аларның берсе авыр хәлдә, икенчесе уртача хәлдә, өченчесе җиңел тән җәрәхәтләре алган дип белдерде Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгы.…

513 views

Опубликован 17 окт.

Уфада 65нче яшендә җәмәгать эшлеклесе, җырчы, Башкорт яшьләре берлегенең беренче җитәкчесе, эшкуар Ринат Баимов вафат. Бу хәбәрне аның улы раслаган, үлем сәбәпләре әлегә билгеле түгел. Ринат Баимов 1961 елның 16 маенда Чиләбе өлкәсе Магнитогорски шәһәрендә туган. Уфа дәүләт сәнгать институтында вокал буенча белем алган. Аның “Башкортостан” җыры киң танылу алды. 1990нчы елларда Баимов Башкорт яшьләре берлеген җитәкләде (СБМ). 1991–1992 елларда “Башкортостан” киностудиясенең беренче мөдире булды, 2011–2013 елларда Уфадагы “Торатау” Конгресс-холлын җитәкли. Дәүләт матбугат чаралары соңгы еллардагы эшчәнлеге турында телгә алмый, аны бары тик “җәмәгать эшлеклесе, җырчы һәм милли хәрәкәт лидеры” дип кенә атый. Әмма Баимовның соңгы еллардагы төп шөгыле Украинадагы сугышта катнашу өчен ирекле батальоннар туплау, мобилизациягә ярдәм итү белән бәйле иде. Ул Баймак вакыйгасында катнашучыларга каршы чыгыш ясады һәм аларны яклау хәрәкәтенә каршы булды. 2024 елның җәендә аның хуҗалыгында койманы яндырдылар. Янгын видеосын таратучылар моны Баймак вакыйгаларыннан соң башкортларга каршы репрессияләрне хуплау өчен башкарылды дип белдерде. 30 сентябрьдә халык артисты Олег Хановүлеменнән соң Баимов Вконтактедагы үзенең сәхифәсендә “Кайгырма. Тиздән очрашырбыз. Хөрмәт итәм сине һәм дуслыгыбыз белән горурланам. Дустым”, дип язган булган. Ринат Баимов белән хушлашу 19 октябрь, якшәмбе көнне, иртәнге 11дә “Торатау” Конгресс-һоллында узачак.

513 views

Опубликован 17 окт.

❗️Стәрлетамакта "Авангард" ширкәтендәге шартлаудан соң өч кеше җимерекләр астыннан чыгарылган һәм хастаханәгә китерелгән. Аларның берсе авыр хәлдә, икенчесе уртача хәлдә, өченчесе җиңел тән җәрәхәтләре алган дип белдерде Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгы. Шартлау урынында биш ашыгыч ярдәм бригадасы эшли. Җимерекләр астыннан тагын ике кешенең тавышы ишетелә. Уфадан Стәрлетамакка табиблар һәм психотерапевтлар чыккан. Алар санитар авиация белән килеп җитәргә тиеш.

482 views

Опубликован 17 окт.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров заводтагы шартлауда яраланучылар барлыгын белдерде. "Стәрлетамактагы “Авангард” ширкәтенең бер цехында шартлау булган. Фаҗиганең сәбәпләре тикшерелә. Цех бинасына җитди зыян килгән. Хезмәткәрләр эвакуацияләнгән. Кызганычка каршы, зыян күрүчеләр бар — аларга кирәкле ярдәм күрсәтелә", диде ул. Вакыйга урынында ашыгыч хезмәтләр һәм хокук саклау оешмалары вәкилләре эшли. Дрон һөҗүме булу-булмау турында хәбәрләр юк.

476 views

Опубликован 17 окт.

⚡️Стәрлетамакта "Авангард" ширкәтенең бер цехында шартлау, яралылар турында хәбәр ителә. Бу хакта ширкәт мөдире Дмитрий Логинов сүзләренә сылтанып, Mash телеграм каналы язды. Әлеге ширкәт сугыш кирәк-яраклары һәм шартлаткыч матдәләр җитештерү белән шөгыльләнә. 2024 елның февралендә “Авангард”ны Европа берлегенең санкцияләр исемлегенә керттеләр.

477 views

Опубликован 17 окт.

Азатлык хисабы: бу көннәрдә Башкортстаннан сугышта үлгән 150дән артык кеше исемен ачыклап булды Сугышта үлгән хәрбиләр исемлеген Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан туплый. Хакимият сугышта үлүчеләр санын әйтми. Чын саннар күпкә зуррак булырга мөмкин. Русия буйлап үлгән хәрбиләр саны белән Башкортстан – беренче, Татарстан икенче урында бара. ▪️Барлык исемнәрне Азатлык Радиосы хисабында табып була. Анда безгә үлүчеләр турында мәгълүмат та җибәреп була. #сугышта_үлүчеләр @azatliqradiosi

456 views

Опубликован 17 окт.

❗️Ижаудагы мәхкәмә "Баймак эше"ндә гаепләнүче дүрт кешене 4,5әр ел колониягә хөкем итте. Ижауның Индустриаль район мәхкәмәсе Данис Әхмәтов, Ильяс Байчурин, Дима Бүләкбаев һәм Раят Дәүләтбаевка Җинаять кодексының 212 маддәсе, 2 өлеше (киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу) һәм Җинаять кодексының 318 маддәсе нигезендә (хакимият вәкиленә көч куллану) гаепләү белдерде. Бу хакта ОВД-Инфо яза. Хөкемдар Венера Шамшурина аларның дүртесен дә 4,5 елга гомум тәртипле колониягә хөкем итте. Мәхкәмә Әхмәтовны 2024 елның 17 гыйнварында Баймак район мәхкәмәсе бинасы каршында "Грига" тәхәллүсле Росгвардия хезмәткәренә, Байчуринны Росгвардия хезмәткәре Соболь, Бүләкбаевны "Байгоз" тәхәллүсле Росгвардия хезмәткәре , Дәүләбаевны республика Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәре Сафуановка көч куллануда гаепле дип тапты. Гаепләүнең күпчелек дәлилләре яшерен шаһитләрнең күрсәтмәләренә нигезләнүе турында Азатлык Радиосы инде язган иде. ▪️"Баймак эше" нигезендә инде 58 кешегә хөкем карары чыгарылды. @azatliqradiosi

448 views

Опубликован 17 окт.

Башкортстанның Баймак районы авылларында Украина сугышында катнашучыларның йортларына махсус элмә такта куялар. Юлдаш радиосы Telegram каналы язуынча, йортларга "Махсус хәрби операциядә катнашкан яугирнең йорты" дигән язуны беркетәләр. Бу язу хәзерге вакытта сугышта булучылар һәм сугышта һәлак булганнар өйләренә куела диелә. Баймак Украина сугышында иң күп ир-егетен югалткан районнарның берсе. Безнең исәпләүләргә күрә ким дигәндә сугышта 222 кеше үлгән. ▪️Баймак районы алтында утыруына карамастан, халык түбән хезмәт хакы алып яши. Ят хуҗалар табигый байлыкларны эшкәртеп ала һәм табигатькә зыян китерә, бу халыкның саулыгына, аларның төп кереме — терлеккә китереп суга һәм җәмгыятьтә киеренкелек тудыра. Халык туган балалар арасында аллергияле һәм төрле авыруларга бирешүчеләр сабыйлар күбәюенә зарлана. Шул ук вакытта бу турыда сөйләүче тикшеренүләр юк. Бу хакта Азатлык Радиосы язган иде. 👉Монда кереп укыгыз. @azatliqradiosi

437 views

Опубликован 17 окт.

Көн язмасы: "20 яшьлек кызлардан террорчы ясыйлар" Кырымда "Хизб-ут-Тәхрир" эше нигезендә дүрт хатын-кыз кулга алынды Русия аннексияләгән Кырымда 15 октябрьдә "Хизб-ут-Тәхрир" эше нигезендә тоткарланган Эсма Ниметулаева, Насиба Саидова, Эльвиза Алиева һәм Фавзия Османова сак астына алынды. Тоткарланучылар кемнәр? Гади хатын-кызлар, яшьләр. Эсма Неметуллаева — Бакчасарайда яшәүче кондитер, балигъ булмаган биш кызының әнисе. Ул — 2023 елда "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә кулга алынган сәяси тоткын Ремзи Неметуллаевның хатыны. Эсманың әнисе белән бер йортта яшиләр. Эльвиза Алиева — Бакчасарай районы Топчыкой авылыннан. Акмәчеттә икмәк пешерү комбинатында кассир булып эшләгән, хәзер Кырым федераль университетында "Менеджмент" белгечлегегә 4нче курста укый. Насиба Саидова — Кырымда танылган имам кызы, педагогика көллиятенең соңгы курсында укый, Бакчасарай районы Залонкой авылындагы балалар бакчасында ясле төркемендә тәрбияче булып эшли. Фавзия Османова — Акъяр янында Мамашай авылында яши, кибеттә эшли. Эсмә Неметуллаевадан кала, калган өч кызга әле 22 яшь тә тулмаган. Сәяси тоткын Ремзи Ниметулаевның әтисе һәм Эсмә Ниметулаеваның каенатасы Синавер Ниметулаев сүзләренчә, аларга тентүчеләр төнге өчтә килгән. — Төнге өчтә минем оныкларым янына кораллы ирләрдән торган тулы отряд килде, алар белән битлек кигән хатын-кызлар да бар иде. Өйдә 4 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге балалар яши — барысын да куркыттылар. Бу нинди оятсызлык?! Канун буенча килсеннәр иде, кәгазьләрен күрсәтсеннәр, чакыру кәгазе китерсеннәр — ни өчен болай маска-шоу ясарга кирәк?! Көн буена балаларны тынычландырырга тырыштык. Без бу куәт оешмаларының кыланышын ачыктан-ачык гаеплибез, протест белдерәбез, - дигән ул "Кырым теләктәшлегенә". Әтиләрен тоткарлаганда ук балалар куркып калган булган. Тулырак 👉монда укыгыз. @azatliqradiosi

428 views

Опубликован 17 окт.

Хәерле җомга иртәләре белән, хөрмәтле укучыларыбыз! 17 октябрь иртәсенә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸Җомгага каршы төндә Татарстанның дүрт шәһәрендә дрон һөҗүме куркынычы тәртибе кертелде. Түбән Кама, Чаллы, Әлмәт һәм Алабугада әлеге тәртип бер сәгать дәвам итте. Шулай ук төнлә Казан, Түбән Кама, һәм Башкортстанның Уфа, моннан тыш Сарытау, Самар, Түбән Новгород, Сочи һәм башка кайбер шәһәрдәге һава аланнары вакытлыча ябылып торды. 🔸Доналд Трамп белән Владимир Путин ике атна эчендә Будапештта очрашырга мөмкиннәр. Бу хакта Ак Йортта журналистлар белән очрашуда АКШ президенты әйтте. Алдагы көнне Трамп белән Путин телефоннан сөйләште. Трамп сөйләшүне "нәтиҗәле" дип белдерде. АКШ президенты сүзләренчә, хәзергә ул Русиягә каршы яңа санкцияләр кертмәячәк, әмма киләчәктә бу мөмкин. 🔸Бүген Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Шурасына еллык юллама белән чыгыш ясаячак. Чыгыш Сәйдәшев исемедәге концертлар залы бинасында узачак. Шул сәбәпле бинага якын кайбер юллар машиналар хәрәкәте өчен ябык булачак. 🔸Франциядә Gulagu.Net проектын булдыручы Владимир Осечкинга һөҗүм әзерләүчеләр тоткарланган дип хәбәр итә француз массакүләм мәгълүмат чаралары. Моны Осечкин үзе дә раслады. Le Figaro газеты Террорга каршы прокуратурага сылтанып язуынча, һөҗүмне соңгы минутта булдырмый калганнар. 🔸Башкортстанга 2025 елның тугыз аенда 140 мең мигрант килгән. Аларның күпчелеге Үзбәкстан, Таҗикстан, Казакъстан, Азәрбайҗаннан, шулай ук Һиндстан, Кытай, Төркия һәм Мисырдан. Республика хөкүмәтендә хәбәр итүләренчә, мигрантларның 62% эш өчен килгән. Үзбәкстаннан килүчеләрнең 70%, Таҗикстаннан - 20% һәм Азәрбайҗаннан - 5% - эшче мигрантлар. @azatliqradiosi

477 views

Опубликован 16 окт.

Татарстаннан сайланган дума депутаты Айрат Фәррахов акчаны янга калдыру йөзеннән даруларны берәмләп сатарга тәкъдим итә Русия депутатлары 2025 елда гади кешенең хәтта анальгин кабына да акчасы юк, дип уйлый, ахры. Дума депутаты, Татарстанның элекке сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов фикеренчә, даруларны берәмләп сату русияләрнең акчаларын янга калдырырга ярдәм итәчәк. “Русия кануннары нигезендә без бюджетны мөмкин кадәр нәтиҗәле файдаланырга тиешбез. Әмма бу гади кешеләр акчасына да карый: әгәр кешегә баш авыртуыннан бер генә таблетка кирәк икән — ни өчен бөтен төргәген алырга?” — дигән Фәррахов. Ул даруларны төргәкләп сатудан баш тартуны «канун чыгару дәрәҗәсендә фикер алышырга кирәкле мөһим юнәлеш» дип атады. Ике ел элек, президент Владимир Путин илдәге фәкыйрьлек турында сөйләгәндә русияләргә үзләренә "үрмәләргә" кушкан иде.

508 views
12•••5•••10•••15•••20•••25•••30•••35•••40•••45•••50•••55•••60•••65•••70•••75•••8081828384