TGINSIGHT CHAT
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
@azatliqradiosi
ПолитикаТатарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай. Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Последние посты
Стр. 20 из 84 · 1,008 постов
Опубликован 3 мар.
«Нижнекамскшина» ширкәтенең чиста кереме 150 тапкырга кимегән Татарстанның Түбән Камадагы «Нижнекамскшина» ширкәтенең 2025 елның гыйнвар–декабрь айларындагы саф кереме 3,7 млн сум тәшкил иткән — бу 2024 елның шул ук чоры белән чагыштырганда (555 млн сум) 147 тапкырга кимрәк. Бу хакта ширкәт хисабында әйиелә. Ярты ел нәтиҗәләре буенча да ширкәтнең чиста кереме 31 процентка кимеп, 210,8 млн сум булган иде. Ул чакта ширкәт моны чимал һәм материаллар, энергия ресурслары һәм хезмәт чыгымнары бәясе арту белән аңлатты. «Нижнекамскшина» KAMA TYRES ширкәтләр төркеменә керә. Завод Kama һәм Viatti маркалы автомобиль шиннары чыгара. Бүген KAMA TYRESның Русиядәге өлеше 35 процент тәшкил итә. Быел ширкәт 12,6 млн данә шина сатуны планлаштыра. KAMA TYRES шин комплексына «Татшина», «Нижнекамскнефтешин», йөк автомобильләре шиннары заводы, «Кама» фәнни-техник үзәге кебек зур ширкәтләр керә.
Опубликован 3 мар.
Берклидагы Калифорния университеты Русиядә «теләнмәгән оешма» дип танылды. Берклидагы Калифорния университеты дөньядагы иң яхшы дәүләт университетларының берсе санала һәм глобаль рейтингларда иң яхшы 20леккә керә. Кимендә 117 Нобель премиясе лауреаты Калифорния университеты белән бәйле. Моңа кадәр Русиядә «теләнмәгән»ләр исемлегенә Йель университеты, Джордж Вашингтон университеты да кертелгән иде.
Опубликован 3 мар.
Якутия парламенты якындагы утырышында саха халкы хокуклары бозылуы турында сөйләгән депутат Александр Ивановны мандатыннан мәхрүм итү мәсьәләсен караячак. Карар 25–26 мартта кабул ителер дип планлаштырыла, дип хәбәр иткән ТАССка парламентның матбугат хезмәте. Моның сәбәбе — узган атнада Ивановның «ят агентлар» реестрына кертелүе. Моңа кадәр ике көн алдан депутатлар күпчелек тавыш белән Иванов чыгышларын Русия кануннарын бозу-бозмау ягыннан тикшерүне таләп иткән ачык шикаятьне хуплаган иде. Ивановка карата эзәрлекләүләр аның Казакъстанга сәфәре вакытында яңгыраган сүзләреннән соң башланды. Анда сәясәтче казакъ халкының «ирекле ихтыяры» барлыгы, ә саха халкында андый мөмкинлек юклыгы турында сөйләгән, чөнки аларга үз телен һәм тарихын өйрәнү, шулай ук ата-бабалар җирләре белән идарә итү тыела, дигән. Кайткач, Иванов тикшерүләр белән янауга карамастан, бу сүзләреннән баш тартмады.
Опубликован 3 мар.
Русия мәктәпләрендә 9нчы сыйныфта тарихтан мәҗбүри имтихан кертелә 2027–2028 уку елыннан тугызынчы сыйныф укучылары тарихтан телдән имтихан тапшырачак, дип хәбәр итте Русия мәгариф министры Сергей Кравцов. Аның сүзләренчә, телдән имтихан гыйнвар–апрель айларында дәүләт йомгаклау аттестациясенә кертү шарты буларак уздырылачак. Владимир Путин дәүләт башлыгы буларак бишенче мөддәтен башлап җибәргәннән соң икенче көнне үк тарихи мәгариф өлкәсендә дәүләт сәясәте нигезләре турында фәрман имзалады. Русия мәктәпләрендә яңа тарих дәреслекләре кертелде, аларның авторлары арасында Русия президенты киңәшчесе һәм Русиянең сөйләшүләр төркеме башлыгы Владимир Мединский да бар. Дәреслекләрдә Украинадагы сугыш турында бүлек тә урын алган. Материал "дәүләтчел караш"тан чыгып бәян ителә, авторлар, кагыйдә буларак, Русия һәм Совет хакимиятләренең сәясәтен аклый, шул ук вакытта Көнбатыш илләрен тәнкыйтьли. Фактлар авторлар позициясенә туры килерлек итеп сайлап алына һәм аңлатыла. Тулырак монда укыгыз: 👉https://smarturl.click/dw4Ml
Опубликован 3 мар.
Украина президенты Владимир Зеленский украин мөселман сугышчылары, Мәҗлес җитәкчеләре һәм дин әһелләре катнашында узган ифтарда катнашты. Дәүләт башлыгы Украина сакчыларына дәүләт бүләкләре тапшырды, дип хәбәр итә президент Офисы матбугат хезмәте. «Без барлык җирләребезне дә искә алабыз... Кырымыбызны да. Һәм без Русиягә Украинага караган бернәрсәне дә бүләк итмәячәкбез — бу безнең принципиаль позициябез», — дигән Зеленский. Шулай ук президент кырымтатар халкы һәм мөселман җәмәгатьчелеге Рамазанны инде унөченче тапкыр Русия агрессиясе шартларында каршы алуын билгеләп үткән. «Киләсе елда Рамазан тыныч шартларда узсын иде дип бик телибез», — дигән ул. Кырымтатар халкы лидеры Мустафа Джемилев оккупациядә калган төп халык вәкилләренең күпчелеге Украинага тугрылыклы булып калуын әйткән. Дәүләт дәрәҗәсендә ифтар үткәрү традициясе 2023 елда Украина президенты тарафыннан башланды һәм шуннан бирле рәсми форматта уздырыла.
Опубликован 3 мар.
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 3 март, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸Туристларның өчтән бере март аена Якын Көнчыгышка планлаштырылган сәфәрләренә бармаска карар иткән, дип яза «Известия». Туроператорлар өч вариант тәкъдим итә — даталарны күчерү, юнәлешне алыштыру яки акчаны тулысынча кире кайтару. 🔸Белгород өлкәсенең Грайворон районы Головчино авылында пилотсыз очкыч шартлау аркасында бер ир һәлак булган, дип хәбәр итте төбәк губернаторы Вячеслав Гладков. 🔸Узган тәүлектә Русия һөҗүмнәре аркасында Херсон өлкәсендә дүрт кеше яраланган, дип белдерә хакимият вәкилләре. 🔸Израил Тәһран һәм Бәйрутка таба яңа ракетлар җибәрде. 🔸Согуд Гарәбстаны башкаласы Әр-Риядтагы АКШ илчелегендә шартлаудан соң янгын чыккан. 🔸2026 елның 1 июненнән Финляндия биометрик булмаган чит ил паспортлары белән Русия ватандашларының илгә керүен тыячак. 18 яшькәчә кешеләргә, Финляндиядә яшәү рөхсәте булганнар, шулай ук «аерым сәбәпләр» белән керүне сораучылар өчен искәрмәләр каралачак.
Опубликован 2 мар.
Гарәп Әмирлекләрендә Татарстаннан 3 меңгә кадәр турист калган. Элекке депутат Албина Насыйрова мәктәбе дистантка күчкән Төрле бәяләмәләргә күрә, Якын Көнчыгыштагы бәрелешләр аркасында 3 меңгә кадәр турист калган булырга мөмкин. Бүген кич Дубай һава аланы әкренләп эшли башлады. Онлайн тактада Казан, Екатеринбур, Новосибирскига очышлар күренә. Дубайда Татрстанның элекке депутаты Албина Насыйрованың “Бала сити” мәктәбе дә эшли. Ул, илдәге башка мәктәпләр кебек, өйдән торып укуга күчкән. Башкортстаннан Якын Көнчыгышта күпме турист булуы әйтелми. Республика башлыгы Радий Хәбиров Гарәп Әмирлекләреннән 25 башкортстанлы ярдәм сорап мөрәҗәгать итте дип белдерде.
Опубликован 2 мар.
Аббас Галләмов: Мәскәү көчле булганда гына Хәбиров аңа тугрылыгын күрсәтә. Путинның элекке спичрайтеры, “ят агент” дип танылган сәясәт белгече Аббас Галләмов федераль үзәкнең көче беткәндә төбәк элиталары риторикаларын бик тиз үзгәртәчәк дип саный. Бу хакта ул “Idel.Реалии"да "Наизнанку" тапшырунда сөйли. Әңгәмәдән бер өзек: — Советлар Берлеге җимерелүен алганда, моны еш кына җирле элиталар карары дип аңлаталар. Мәсәлән, сезнең туган Башкортстан башлыгы Радий Хәбировның үз-үзен тотышына караганда, аның республиканы Русиядән аеру турында сөйли алуына әллә ни ышанып булмый кебек. — Әй, сез ялгышасыз! Бик җиңел! Аны берничә дистә ел яхшы белгән кешегә ышаныгыз. Гомумән, бер мизгелдә! — Әмма ул Мәскәүгә тугрылыгын күрсәтергә бик тырыша бит. — Мәскәү көчле чакта ул аңа тугрылыгын күрсәтергә тырыша. Бу Хәбиров кына шундый дигән сүз түгел. Анда башкалар юк — барысы да тулысынча конъюнктурага карап эш итә. Бу тоталитар системда принциплы кешеләр исән кала алмый: алар йә сына һәм принципсызга әйләнә, йә систем тарафыннан юк ителә — иң яхшы очракта илдән куыла. Бер мәлдә Ниязовны да, Назарбаевны да һәм башкаларны да күз алдына китерү кыен иде... Әйтик, 1984–1985 елларда аларның 1989–1990 елларда, 1991 елда ниләр эшләячәген фаразлап булмый иде. Әмма бит алар моны безнең күз алдында эшләде! Хәзер дә нәкъ шулай булачак. Ышандырып әйтә алам: Хәбиров элек таянган көчләрнең какшавын, ә чын көчнең халыкта икәнен тойса, ул шунда ук Мәскәүгә карата бер кочак дәгъва чыгарачак. Һәм шул ук дәрәҗәдә ышандырырлык итеп: «Менә ниһаять, без лаек булган ирек килде. Әйе, изү көчле чакта безгә исән калу, яраклашу мәҗбүри иде, әмма без моны милләт рухын, милләт мәдәниятен, милләт икътисадын саклап калу өчен эшләдек. Хәзер без алардан аерылачакбыз һәм яңарыш башланачак», — дип сөйләячәк. Бу бер мизгелдә үк булырга мөмкин. Мәкаләне Idel.Реалиида 👉укый аласыз. Интервьюны тулысынча 👉 YouTube-та карап була.
Опубликован 2 мар.
Чит илдәге татар балалары өчен оештырылган Татар аланы быел Канадада узачак Татар аланы быел Канадада, Квебек җирендә, Истмонд шәһәрендә 6-16 июльдә узачак. Аның оештыручылары — Канадада яшәүче татар активисты, "Alima Academy" татар онлайн мәктәбенә нигез…
Опубликован 2 мар.
Һанна Нотте: Ирандагы хәлләр Русиянең Украинага карата позициясен тагын да кырыслатачак АКШ һәм Израилнең Иранга һөҗүмнәре, шулай ук аятулла Али Хаменеиның үлеме Украинадагы сугыш кырында хәлләрне әллә ни үзгәртмәс кебек. Әмма бу хәл Русия президенты Владимир Путинның дүрт ел элек үзе башлап җибәргән киңкүләм сугышта "ничек кенә булса да өстен чыгарга кирәк" дигән фикерен тагын ныгытырга мөмкин. Бу хакта Русия-Иран мөнәсәбәтләре белгече Һанна Нотте Азат Европа/Азатлык Радиосына (RFE/RL) сөйләде. Менә кайбер фикерләре: 💬 "Минем бәяләвемчә, хәзерге этапта Русиянең Украинадагы сугыш алып бару мөмкинлеге Иран ярдәменә әллә ни бәйле түгел. Чөнки "Шахед" дроннарын җитештерү Русиядә үзләштерелде. Бу, әлбәттә, соңгы елларда Русия белән Иран арасында хәрби-техник хезмәттәшлек булмады дигән сүз түгел. Кайбер яңа дрон модельләрен ясауда уртак эш барды дип уйлыйм. Әмма, гомумән алганда, камилләштерелгән "Шахед"ларны күпләп җитештерү хәзер инде Иран ярдәменә бәйле түгел. Шуңа күрә Иран тирәсендәге вакыйгалар Русиянең Украинага каршы сугышына сизелерлек тәэсир итәр дип уйламыйм". 💬 "Русиядән экспертларның, элита вәкилләренең фикерләреннән чыгып, шуны әйтергә була: Русиядә бу хәлдән файда булыр дигән өмет бар. Әлеге файда АКШның Якын Көнчыгышка күбрәк тартылачагы, анда "батып" калачагы белән бәйле. Бу очракта Русия Украина мәсьәләсендә үзенә кулайрак килешүгә ирешә алыр дип өметләнәләр". 💬 "Русия ягыннан икеле риторика дәвам итәр дип уйлыйм: Русия тышкы эшләр министрлыгы һәм башка рәсми затлар АКШны каты тәнкыйтьләячәк, ә Путин белән Кремль үзе турыдан-туры бәрелештән сакланыр". 💬 "Шулай да, бу хәлләр Путин өчен тетрәндергеч дип уйлыйм — Трампның Мадуро мәсьәләсендә дә, аннары Иранда да шулкадәр тиз һәм кыю гамәл кылуын күрү Кремльгә ошамый. Русия тышкы сәясәт белгече Федор Лукьянов та, бер җәһәттән, Хаменеиның үтерелүе Каддафи очрагыннан да яманрак дип ишарәләде. Чөнки Каддафи чит ил интервенциясе ярдәмендә бәреп төшерелсә дә, аны либияләр үтерде. Ә Иран очрагында Хаменеины турыдан-туры чит көчләр үтерде…" Әңгәмәне тулысынча монда укыгыз: 👉https://smarturl.click/Rewlm
Опубликован 2 мар.
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 2 март, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔹Доналд Трамп Иранга каршы операция дүрт атна «яки аннан да азрак» дәвам итәчәк дип белдерде. Аның сүзләренчә, иран рәсмиләре АКШ белән «сөйләшүләр алып бара», ә Иранның яңа башлыгы вазифасына өч намзәт бар. 🔹«Без Америка Кушма Штатлары белән сөйләшүләр алып бармаячакбыз», дип язды Иран Югары дәүләт иминлек шурасы секретаре Али Лариджани X челтәрендә. 🔹Ракет һөҗүмнәренә җавап итеп, Израил Лүбнәндәге «Хизбулла» төркеменә караган объектларга ут ачты. Лүбнән парламентының «Хизбулла» фракциясе җитәкчесе Мөхәммәт Раад үтерелгән дип хәбәр ителә. Израил саклану армиясе Көньяк Лүбнән халкын эвакуацияләнергә чакырды. 🔹Bloomberg мәгълүматларына караганда, Иранга һөҗүмнәр башланганнан соң узган беренче сәүдәдә Brent маркалы нефть бәясе 13 процентка — бер мичкәсе өчен 69 доллардан 82 долларга кадәр күтәрелгән. Соңрак бәя төшкән, хәзер нефть мичкәсе 77 доллардан бераз кимрәк бәягә сатыла. Моңа кадәр ОПЕК+ка кергән сигез ил, шул исәптән Русия дә, нефть чыгару күләмен тәүлеккә 206 мең мичкәгә аз гына арттыру турында килешкән иде.
Опубликован 1 мар.
🔥Азатлык Радиосы күзлегеннән – атнаның төп хәбәрләре Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз. @azatliqradiosi