TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
К списку каналов
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT CHAT

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

@azatliqradiosi

Политика

Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай. Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.

Подписчики2,430Текущее число подписчиков
Постов1,008Проиндексировано постов
Охват5,992Просмотры последних постов
Последние посты

Последние посты

Стр. 15 из 84 · 1,008 постов

Опубликован 13 мар.

Татарстан һәм Башкортстан кешеләреторак-коммуналь хезмәт түләүләре артуына зарлана Казанда һәм Уфада иң кыска ай - февраль өчен түләүләр кайбер очракларда 20 мең сумга кадәр җиткән. Сүз зур фатирлар яки йортлар турында бармый. Мәсәлән, Уфада 49 дүрткел метрлы ике бүлмәле фатира өчен түләү 14 мең сумга җиткән, ә Казанда бер бүлмәле фатирга - 9 меңгә кадәр. Рәсмиләр моны февральнең салкын булуы белән аңлата. 2026 елның 1 гыйнварыннан ике республикада да тарифлар 1,3% артты. Ләкин иң зур арту октябрьдә көтелә. Казан, Чаллы. Алабуга, Түбән Кама, Бөгелмә кебек зур шәһәрләрдә торак-коммуналь хезмәтләре тарифлары 18,2%, Татарстанның башка районнарында 13,4% артачак. Башкортстанда арту 12,8% булачак.

411 views

Опубликован 13 мар.

Хәбиров Украинадагы сугышта хәбәрсез югалганнарны эзләү өчен эшче төркем төзеде Республикадагы кеше хокуклары вәкаләтле вәкил идарәсенә 20 мартка кадәр элемтә офисы оештыру һәм аның эшен башлап җибәрү йөкләнгән. Күрсәтмәнең үтәлешен республика башлыгы идарәсе контрольдә тотачак. Эшче төркем әсирлеккә төшкәннәрне эзләгәндә яки генетик экспертизалар үткәргәндә элемтәләрне җайга салу белән шөгыльләнәчәк. Төркемне Башкортстаннан Дума депутаты Ирина Панькина һәм вице-премьер Руслан Хәбибов җитәкли. АКШның Стратегик һәм халыкара тикшеренүләр үзәге (CSIS) чыгарган мәгълүматка караганда, 2022 елның февраленнән Русиянең якынча 1,2 миллион хәрбие һәлак булган, яраланган яисә хәбәрсез югалган. Аларның якынча 325 меңе – үлгәннәр, ди үзәк. Украинадагы сугышка китеп үлүчеләр саны белән Башкортстан Русиядә беренче урында бара. Моны бәйсез журналистлар төрле ачык чыганаклардан җыйган мәгълүмат ярдәмендә үткәрелгән тикшерүе күрсәтә. Азатлык Радиосы алып барган үлүчеләр исемлегендә кимендә 9200 кеше бар.

398 views

Опубликован 13 мар.

Telegram тәмам томаланса, нәрсә калачак? Татар-башкорт активистлары һәм блогерлары нишләргә җыена? Telegram 1 апрельдән Русиядә эшләүдән туктарга мөмкин. Белгечләр моның ихтималы зур дип саный. Telegram-ны актив кулланучы татар-башкорт активистлары, бу мессенжерда акча эшләргә тырышучы блогерлар нишләргә җыенуын сораштык. 📌Татар шурасы вәкиле, сәясәт белгече, җәмәгать эшлеклесе Руслан Айсин "Хакимият Telegram-нан шүрли, чөнки Русиядә ул күңел ачу, шалтыратып хәл-әһвәл белешү урыны түгел. Анда үзгә мәгълүмат алырга теләүче, дөньяда ниләр булып ятканын белергә, алга таба ниләр булыр дип фаразларга тырышучылар утыра. Сәясәт турында сөйләшә торган урын ул", дип саный һәм Русиядән Телеграмга керү мөмкинлеге югалса, кызганыч булачак ди. Шура аудиторияне югалтмас өчен VPN ясаган, шулай ук Instagram-ны үстерәләр. "Хакимият аны да экстремистик дип атады, әмма кешеләр куллана. Хакимият аны попса урыны дип саный, матур фото, көлкеле видеолар урыны дип кабул итә. Әмма соңгы вакытта без анда да активрак эшли башладык, кайбер видеолар 5 млн карау җыйды.", ди Айсин. 📌"Чит илдәге башкорт милли хәрәкәте комитеты" җитәкчесе Руслан Габбасов фикеренчә, Русия хакимияте ничек кенә тырышмасын Советлар Берлегендәге кебек чит ил радиоларын томалаган кебек максатына ирешә алмаячак, дигитал заманда төрле урау юллары ачыла. Телеграмны тулысынса үтерәләр икән, YouTube-та эшләүне дәвам иттерәчәкбез. Ул да ябыла икән, аннары уйларбыз. Бәлки, радио ачарбыз, подкастларга күчәрбез. Әлегә эшлибез, диде башкорт активисты. 📌Русиядәге стилист, инфлюенсер Азатлык Радиосына Русия хакимияте кешеләргә акча эшләү мөмкинлеген кысу белән генә шөгыльләнә, дип сөйләде. Instagram-нан күчеп, инде өйрәнеп кенә беттек, кешеләрне Телеграмны карарга өйрәтеп кенә бетердек, анысын да ябабыз диләр. Арыдым. Нигә тыныч кына кешеләргә акча эшләргә мөмкинлек бирмиләр соң? Ни диим? Хакимият ни әйтсә, шуңа буйсынырга туры килә. Әмма бу хәлләр нык арыта һәм ачуны китерә, — диде ул. 👉Тулырак монда укыгыз.

1,430 views

Опубликован 13 мар.

Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 13 март, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸Бүген Берлинда татар эмигрантлары беренче тапкыр спектакль куя. Аның режиссеры - Айдар Җәббәров кичә Германиягә килеп җитте. 🔸Татарстан өстендә узган төндә бер дрон бәреп төшерелде, дип хәбәр итә Русиянең саклану министрлыгы. Иртән иртүк Казан, Яшел Үзән, Түбән Кама һәм Алабугада пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы игълан ителде. Соңрак ул гамәлдән чыгарылды. 🔸Пилотсыз очкычлар һөҗүме куркынычы сәбәпле, 13 марттан Анапа шәһәрендә мәктәпләр һәм балалар бакчаларына ирекле йөрү тәртибе кертелгән. 🔸Гыйрактагы хәрби базага иран дроны һөҗүмендә бер француз хәрбие һәлак булган, тагын алтысы яраланган. Франция президенты Эмманюэль Макрон белдергәнчә, хәрбиләр анда Ислам дәүләте сугышчан төркеменә каршы кампания кысаларында урнашкан булган. 🔸АКШ вакытлыча Русия нефтенә каршы санкцияләрне 11 апрельгә кадәр алып тора. 🔸Росавиация Azur Air һава ширкәте очышларын тыю мөмкинлеген карый. Оешма хәбәр иткәнчә, һава ширкәтенең эксплуатация сертификаты 8 июньгә кадәр генә гамәлдә. Мондый карар очкычларның техник төзексезлекләре белән бәйле берничә вакыйгадан соң үткәрелгән тикшерү нәтиҗәсендә кабул ителгән.

407 views

Опубликован 12 мар.

Яшел Үзән районы башлыгы урынбасары Николай Бызин Русиянең Украинага каршы баскын сугышына киткән “Татар-информ” язуынча, бу айда аның җинаять эшен карый башларга тиеш булганнар, ләкин эшне туктатканнар. Бызин узган елның сентябрендә тоткарланды, ул аеруча зур күләмдә ришвәт алуда гаепләнә. Украинада сугыш башланганнан бирле җинаять эшләрендә гаепләнүчеләр сугышка китәргә теләк белдерә башлады. Мәсәлән Татарстанда Казан танк училищесының элекке җитәкче урынбасары Валерий Хахинны күп тапкырлар пычак белән чәнчүдә һәм үтерүдә шикләнелүче егет гаебен тулысынча таныды һәм саклану министрлыгы белән контракт төзеп, Украинадагы сугышка китәргә әзер булуын әйтте. ▪️Татарстан - Украинадагы сугышта һәлак булучылар саны белән алдагы урыннарны биләүче республика. Азатлык Радиосы хисапларына күрә, 2022 елның 24 февраленнән башлап кимендә 8031 татарстанлы һәлак булган. Үлүчеләр саны белән Татарстан Башкортстаннан гына калыша. @azatliqradiosi

420 views

Опубликован 12 мар.

Казанның Киров районында «СОлНЦе» мәктәбе филиалы ачылырга мөмкин. Бу хакта мәктәп мөдире Павел Шмаков «Реальное время»га сөйләгән. Ул беренче филиал 2027 елның сентябрендә ачылыр дип өметләнә. — Бүген ерак районнарда яшәүче ата-аналарга 5-7 нче сыйныфларда укыган балаларын безнең мәктәпкә үзләренә алып килеп йөртергә туры килә, чөнки 11-13 яшьлек баланы берүзен генә шәһәр үзәгенә җибәреп булмый, ә укучылар үзләре мөстәкыйль рәвештә гадәттә 8—9 нчы сыйныфлардан гына йөри алалар. Бу бик кызганыч, чөнки баланың интеллектуаль кызыксынуы якынча 4-6 нчы сыйныфларда барлыкка килә. Күпләр нәкъ менә шул мизгелне кулдан ычкындыра. Бу яшьтәге балаларның бик зур күпчелеге үз мәктәпләрендә калырга мәҗбүр, анда ошаганга түгел, ә үзләренең «мәгариф геттосы» чикләреннән чыга алмаганга…», дигән ул. Шмаков беренче этапта «СОлНЦе» түгәрәкләр буларак атнасына бер-ике көн берничә сәгать эшләр дип күздә тота. Соңрак тулы мәктәп булып эшләп китәчәк дип ышана. ▪️Билгеле булганча, «СОлНЦе» мәктәбе мөдире Павел Шмаков Мәскәү тарафыннан милли мәгарифкә басым башлангач татар телен мәктәпләрдә саклап калу өчен актив көрәшүчеләрнең берсе булды. 2019 елның җәендә ул мәктәпләрдә татар телен мотлак укытуны калдыруны сорап, Русия Югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итте. @azatliqradiosi

425 views

Опубликован 12 мар.

❗️Русиядә “Крокус”тагы терактта гаепләнгән 19 кешенең 15е гомерлек төрмә җәзасына хөкем ителде Икенче Көнбатыш бүлгесе хәрби мәхкәмәсе 2024 елның 22 мартында Мәскәү янындагы "Крокус Сити Холл" концерт залында булган терактта гаепләнгән 19 кешенең барысына да хөкем карары чыгарды. Далержон Мирзоев, Саидакрами Рачабализода, Мөхәммәтсобир Файзов һәм Шамсидин Фаридуни гомерлек төрмә җәзасына хөкем ителде. Тикшерү аларны “Ислам дәүләте”нең “Хорасан вилаяте” әфган бүлгесе әгъзалары һәм терактны турыдан-туры башкаручылар дип саный. Шулай ук Шахромҗон Гадоев, Зөбәйдулло Исмоилов, Хөсәин Хәмидов, Мөхәммәт Шәрипзоду, Якубҗон Йосыфзоду, Назримад Лутфуллои, Җумахона Курбонов, Хусен Медов, Җабраил Аушев, Өметҗон һәм Мөстәкыйм Солиевлар да гомерлек төрмә җәзасына хөкем ителде. Теракт кылучыларга машина саткан Алишер Касыймов 22,5 елга, арендага фатир һәм машина биреп торган Диләвәр Исломов, аның әтисе Исроил һәм абыйсы Әминчон 19 ел да 11 айга ирекләреннән мәхрүм ителде. ▪️2024 елның 22 март кичендә Мәскәү өлкәсе Красногорск шәһәрендә урнашкан "Крокус Сити Холл" концерт залына билгесез кешеләр төркеме бәреп керде һәм кешеләргә ата башлады. Бу вакытта "Пикник" рок-төркеменең концерты булырга тиеш иде. Рәсми мәгълүматларга караганда, нәтиҗәдә 149 кеше һәлак булды. @azatliqradiosi

414 views

Опубликован 12 мар.

"Татнефть"нең чиста кереме 2025 елда 42 процентка кимегән 2025 елда "Татнефть" ширкәтенең чиста кереме, 2024 ел белән чагыштырганда, 42 процентка кимегән — 251,3 млрд сумнан 145,8 млрд сумга калган. Бу хакта ширкәт хисабында хәбәр ителә. Русиянең Украинада алып барган сугышы өчен Көнбташы санкцияләренә "Татнефть" эләкмәде диярлек. Беренче чикләүләрне былтыр декабрьдә Британия кертте. Шул ук вакытта Русия нефтенә кертелгән чикләүләр Татарстан ширкәтенә дә йогынты ясый. "Татнефть"нең чиста кереме 2024 елда да кимегән иде. Татарстанның тагын бер зур ширкәте КАМАЗның 2025 елдагы чиста зыяны 37,03 млрд сум тәшкил итте. Бу 2024 ел белән чагыштырганда 11 тапкырга күбрәк: ул чакта зыян 3,35 млрд сум булган. 👉Тулырак монда укыгыз.

383 views

Опубликован 12 мар.

Фәнүр Шәйхисламов Башкортстанның мәдәният министрлыгын җитәкләячәк Тәтешле районы башлыгы Фәнүр Шәйхисламов бүген вазифасыннан китте. Ул Башкортстан мәдәният министрлыгын вакытлыча башкаручы буларак җитәкләячәк. «Хәзер Мәдәният министрлыгына иҗади кеше генә түгел, ә җитди оештыру һәм административ сыйфатларга ия булган кеше кирәк», — дип белдерде республика башлыгы Радий Хәбиров. Шәйхисламовка 45 яшь, Башкорт дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлаган. Тәтешле районын 2020 елның ноябреннән бирле җитәкләгән. Моңа кадәр ул республика хакимият оешмаларында, республика башлыгы администрациясендә төрле юридик вазифаларда эшләгән, шулай ук Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры урынбасары булып эшләгән. Элекке мәдәният министры Әминә Шәфыйкова 18 февральдә кулга алынды һәм Мәскәүгә китерелде. Аны зур күләмдә акча үзләштерүдә һәм ришвәт алуда гаеплиләр. Элекке министр 17 апрельгә кадәр сак астына алынды.

390 views

Опубликован 12 мар.

Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 12 март, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸2025 елда Русиядә уртача хезмәт хакы 100,4 мең сумга җиткән. Ул һәрвакыт шушы дәрәҗәдән югарырак булачак, дип фаразлаган РИА Новостига аналитик Кирилл Кононов. 🔸Нефть бәясе кабат 100 доллар чиген узган. 🔸АКШ күзләве Иран режимының җимерелү билгеләрен күрми дип яза Reuters. 🔸Лүбнәннең «Хизбулла» төркеме Израилгә таба 150дән артык ракет һәм дрон җибәргән, дип хәбәр итә The Times of Israel. Ике кеше җиңелчә җәрәхәт алган, өч хосусый йорт зыян күргән. Моңа җавап итеп, Израил Бәйрутның Дахия районында «Хизбулла» объектларына аткан. 🔸Русия хөкүмәте бюджеттагы «сизелерлек йогынты ясамаган» чыгымнарны кыскартуга әзерләнә, дип хәбәр итә Reuters чыганакларга таянып. Чыгымнарны 10 процентка киметергә мөмкиннәр. 🔸 Новосибирскида авылларда чир таралу сылтавы белән мал-туарны юк итү турында язган журналист Иван Фроловны тоткарлаганнар.

423 views

Опубликован 11 мар.

Илдар Абдразаков Петербурдагы Михайловский театрының сәнгать җитәкчесе итеп билгеләнде. Акъяр дәүләт опера һәм балет театрының сәнгать җитәкчесе, Русия, Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты Илдар Абдразаков Петербурдагы Михайловский театрының сәнгать җитәкчесе итеп билгеләнде. Михайловский театрының сәнгать җитәкчесе вазифасын 2015 елдан бирле Владимир Кехман башкара иде (театрның баш мөдире булып ул 2007 елдан эшли). Гыйнвар уртасында аның хезмәт килешүе өзелгән. Халыкара театрларда җырлап йөргән Абдразаков Русия президенты Владимир Путинга лояль шәхес. Җырчының Путин режимын һәм сугышны яклавы күп кенә халыкара мәдәни институтлар тарафыннан тәнкыйть утына тотылды. Дөньяның мәртәбәле театрлары аның белән элемтәләрне өзә башлады. ✔️Былтыр Италиядә Абдразаковны "Дон Жуан" операсында катнаштырудан баш тарттылар. Ул 2026 елның гыйнварында Моцартның "Дон Жуан" операсында төп партияне җырларга тиеш иде. ✔️2023 ел башында Миланның Ла Скала опера театры "Гоффман әкиятләре" дигән тамашасында Абдразаковны Италия бас-баритоны Лука Писарони алмаштырачагын әйтте. Нью-Йорктагы Метрополитен-Опера да килешүне өзде. Театрның баш менеджеры Питер Гелб Associated Press басмасына "әгәр Путин тарафдарларының минем театрда чыгыш ясавын белсәм, көзгедән үземә карый алмас идем", диде. ✔️2023 елның июлендә Мүнһен опера фестивале җырчының чыгышыннан баш тартты. Аның урынына украин җырчысы Александр Цымбалюк чыгыш ясаячагы әйтелде. Шул ук елны апрельдә Абдразаковның чыгышларыннан Бостон симфоник оркестры һәм Карнеги-һоллда да баш тартканнар иде. ▪️Илдар Абдразаков 1976 елда Уфада туган. Аннексияләнгән Акъяр дәүләт опера һәм балет театрына җитәкче итеп әле 2025 елда гына билгеләгәннәр иде.

467 views

Опубликован 11 мар.

Русия хакимияте фронтка кешеләрне "тыл хезмәте" хәйләсе белән җәлеп итә Бу хакта "From the Republics" басмасы чыгарган тикшеренүдә әйтелә. Кешеләргә гадәти эш контрактлары тәкъдим ителә: "яңа җирләрдә сакчылар", "Мариупольдә пешекчеләр", "Луһанскида слесарьләр". Сүз хәрби хәрәкәт белән бәйле булмаган эш урыннары турында барса да, чынлыкта мондый контракт имзалаганда, фронтка җибәрелү ихтималы югары диелә. Басма Татарстан һәм Башкортстанда игъланнар мәйданчыгында йөзләгән шундый вакансия тапты. Шундый бер "слесарь" вакансиясе буенча шалтыраткач, эш тәкъдим итүче эшнең фронтның икенче-өченче сызыкларында булачагына ышандырды. Шул ук вакытта, ул белгечлеккә бәйле бер сорау да бирмичә, сәламәтлек һәм хәрби тәҗрибә турында сорашты. Тулырак 👉безнең хәбәрдәукыгыз.

424 views
12•••5•••10•••1314151617•••20•••25•••30•••35•••40•••45•••50•••55•••60•••65•••70•••75•••80•••8384