TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
К списку каналов
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT CHAT

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

@azatliqradiosi

Политика

Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай. Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.

Подписчики2,430Текущее число подписчиков
Постов1,008Проиндексировано постов
Охват4,893Просмотры последних постов
Последние посты

Последние посты

Стр. 10 из 84 · 1,008 постов

Опубликован 24 мар.

❗️Татарстанда су басу һәм су астында калу ихтималы булган зоналар саны ким дигәндә ике тапкырга арткан. Росреестр һәм Роскадастр мәгълүматларына караганда, Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына мондый 52 җирлек турында мәгълүмат кертелгән, узган ел алар 24 кенә булган. Әлеге зоналар Әлмәт һәм Әгерҗе шәһәрләрендә, шулай ук Буа, Югары Ослан, Биектау, Лениногорски, Норлат һәм Түбән Кама районнарында ачыкланган. Бу хакта Татарстан 24 хәбәр итә. Башкортстанда 313 җирлектә 22 мең шәхси йортка су басу куркынычы яный дип белдерә республиканың гадәттән тыш хәлләр министрлыгы. Ташу сәбәпле барлыгы 86 меңнән арты кеше су басу куркынычы булган урыннарда калырга мөмкин. Эвакуация ихтыяҗы туган очракта республикада 45 мең кешегә исәпләнгәе 334 вакытлыча урнаштыру урыны әзерләнгәне әйтелә. @azatliqradiosi

307 views

Опубликован 24 мар.

❗️Самар өлкә мәхкәмәсе башкорт активисты 46 яшьлек Руслан Габбасовны читтән торып 14 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем итте. Мәхкәмәнең матбугат үзәгенә сылтанып РБК хәбәр итүенчә, Габбасовны күп кеше катнашында тәртипсезлекләр оештыруда, теләнмәгән оешма эшчәнлегендә катнашуда һәм ят агент эшчәнлеге тәртибен бозуда гаепле дип тапканнар. Тикшерү фикеренчә, Габбасов 2024 елның гыйнварында социаль челтәрләр аша Баймакта тәртипсезлекләр оештырган һәм координацияләгән дип хәбәр итә РИА Новости. Ул вакытта башкорт активисты Фаил Алчыновка хөкем карары игълан ителгәндә мәхкәмә бинасы янына берничә мең халык җыелды һәм полиция белән бәрелешләр чыкты. Габбасовка карата чыгарылган хөкем карары аны Русиядә тоткарлаудан соң яки илгә депортацияләнгәннән соң гамәлгә керәчәк. 14 ел иректән мәхрүм итүдән тыш, Габбасовка тугыз ел интернет сайтлар алып бару тыелган. Шулай ук мәхкәмә аңа 1 миллион сумнан артык штраф салган. Башкорт активисты Руслан Габбасов Русиядә тыелган "Башкорт" оешмасының элекке лидерларының берсе 2021 елда илдән китәргә мәҗбүр булды, Литвада сәяси сыену алды. Ул эмиграциядә актив сәяси эшчәнлек алып бара. Габбасов башкорт, бурят, ингуш, калмык, эрзя һәм удэгей активистлары белән Азат милләтләр лигасы төзүдә катнашты. "Чит илдәге башкорт милли хәрәкәте комитеты"н оештыручыларының берсе. Интернетта актив яза, Телеграм канал алып бара, Русиянең Украинага сугышын тәнкыйтьли. Тулырак 👉монда укыгыз. @azatliqradiosi

1,160 views

Опубликован 24 мар.

Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 24 март, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔹Аннексияләнгән Акъярда торак йорт шартлау нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булган, сигез кеше төрле җәрәхәтләр алган. Бу хакта Мәскәү билгеләгән өлкә губернаторы Михаил Развожаев хәбәр итә. Шартлау сәбәпләре әйтелми. 🔹Израил саклану армиясе Тәһранда ислам инкыйлабы сакчылары корпусының баш фатирына һөҗүм итүен белдерде. 🔹Сарытау нефть эшкәртү ширкәте шимбә көнне булган һөҗүмнән соң эшен туктаткан. Бу хакта Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгындагы чыганакларына сылтама белән "Астра" хәбәр итә. 🔹Татарстанга читтән мөгезле эре терлекләрне кертүне тыйдылар. Бу хакта республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Бу карар республикага хайваннарның йогышлы, шул исәптән куркыныч чирләрнең үтеп керүен һәм таралуын булдырмау өчен кабул ителгән. 🔹1 мартка Татарстанда салымнар бурычы 12,9 млрд сумга җиткән, бер ел эчендә ул 1,19 млрд сумга арткан. Бу хакта республиканың финанс министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтанып «Коммерсант» яза. Республика финанс министры урынбасары Алла Анфимова сүзләренчә, бурыч артуы 15 районда, шулай ук Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә теркәлгән. @azatliqradiosi

325 views

Опубликован 23 мар.

Татар теле — «Яндекс.Тәрҗемәче» сервисында Русия халыклары телләре арасында иң популяр тел Аннары башкорт теле килә. Өченче урында – чуаш теле. Бу нәтиҗәләрне сервис уздырган тикшеренү күрсәткән. Унлыкка шулай ук мари, якут, удмурт, осетин, тыва һәм башка телләр кергән. Чит телләргә килгәндә, беренче урында һәрвакыттагыча – инглиз теле, икенче урынга кытай теле күтәрелгән. Ул француз һәм алман телен узып киткән. «Беренче урында инглиз-урыс, аннары кытай-урыс, шуннан соң алман-урыс телләре тәрҗемәләре килә», диелә тикшеренүдә. Татар теле һәм башкорт теле "Яндекс.Тәрҗемәче"гә 2015 елда өстәлгән иде. Татар теле июнь, башкорт теле сентябрь аенда өстәлде. Соңрак “Яндекс” башка милли телләргә тәрҗемә итә башлады. "Тәүлегенә татар теленә һәм татар теленнән якынча 100 мең тәрҗемә башкарыла. Башкорт телен бүгенге көндә азрак кулланалар, тәүлегенә якынча 10 мең тәрҗемә ясала. Әлбәттә, бу телләрне белүчеләр саны нык аерылганын исәптә тотарга кирәк" дигән иде 2017 елны “Яндекс” хезмәте Азатлык Радиосына. @azatliqradiosi

530 views

Опубликован 23 мар.

АКШ президенты Доналд Трамп соңгы ике көндә Якын Көнчыгышта хәрби чараларны туктату мәсьәләсендә Иран белән "яхшы һәм эчтәлекле" сөйләшүләр уздыруы турында белдерде. Бу хакта Трамп Тruth Social социаль челтәрендә язды, сөйләшүләр бу атнада да дәвам итәчәк. Шуңа нигезләнеп Трамп Иранның энергетика инфраструктурасына һөҗүмнәрне биш көнгә кичектереп торырга кушты. Трамп сүзләренчә, барысы да сөйләшүнең ничек тәмамлануыннан торачак. Якшәмбегә каршы төндә Трамп Ираннан кичекмәстән кораблар өчен Һормуз бугазын ачуны таләп итте, юкса Иран электр станцияләренә һөҗүм белән янады. Әлеге таләпнең гамәлдән чыгу вакытына бер тәүлектән дә азрак вакыт калган иде. Иран хакимияте җавап итеп Фарсы култыгы илләре энергетика корылмаларына һөҗүм итү белән янады. Иран хакимияте белән бәйле медиалар, аерым алганда Fars агентлыгы чыганакларына сылтама белән АКШ һәм Иран арасында бернинди туры да, туры булмаган да сөйләшүләрнең узмавын, ә Трампның Тәһран янауларыннан куркып үз таләпләреннән чигенүе турында хәбәр итте. Mehr агентлыгы Иран тышкы эшләр министрлыгына сылтама белән хәбәр итүенчә, Трампның белдерүләре дөнья базарында ягулыкка бәяне киметү һәм вакытны сузуга юнәлтелгән. Трампның белдерүеннән соң үк биржа индекслары өскә үрмәләде, ә Brent нефтенең бәясе ким дигәндә 10%ка төште, мичкәсенә 100 доллардан да түбән тәгәрәде. Тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз. @azatliqradiosi

305 views

Опубликован 23 мар.

21 март көнне чит илдәге Татар шурасы Татарстанның дәүләт статусы турында референдумның 34 еллыгын искә алып онлайн-конференция уздырды. Конференцияне алып баручы сәясәт белгече Руслан Айсин якын киләчәктә без, һичшиксез, Татарстан статусын яңадан торгыза алачакбыз дип белдерде. "Моның өчен нигез итеп шул референдум нәтиҗәләренә дә таянабыз. Чөнки Татарстан тарафыннан барлык юридик-хокукый нормалар үтәлде: референдум та уздырылды, дәүләт суверенитеты турында Декларация, Конституция кабул ителде», диде ул. Аның фикеренчә, Татарстанга ерак Мәскәүдән беркем дә күрсәтмә бирә алмый һәм бирергә тиеш тә түгел. "Алар кем соң безгә ничек яшәргә, кайсы телдә сөйләшергә, үзебезгә күпме акча калдырырга, нинди гыйбадәтханәләр төзергә, нинди юллар салырга, ничек аларны җәяргә яки түшәргә кирәклеген әйтергә? Боларның барысын да без үзебез хәл итәчәкбез. Чөнки суверенитет мәсьәләсе — ул шәхси дә, уртак та язмыш мәсьәләсе», диде ул. Сәясәт белгече Ринат Мөхәммәтов Татарстанның чын иминлеге дә, суверенитетын тормышка ашыру да демократик, гражданлык җәмгыятенә нигезләнгән үсеш шартларында гына мөмкин дип саный. "Шуңа күрә мин, 1992 елгы референдум сабакларын искә алып шуны әйтәсем килә, бәлки, 90нчы елларда бу юнәлештә җитәрлек эшләнмәгәндер, һәм хәзер дә бу мөмкинлекне кулдан ычкындырырга ярамый. Татарстан халкының милли һәм сәяси хокукларын гамәлгә ашыру, татар милләтенең дәүләтчелек үсешен тәэмин итү өчен, безгә бөтен Русиядә гомумдемократик үсешкә ирешү мөһим", диде ул. Чит илдә яшәүче башкорт активисты Руслан Габбасов киләчәктә туачак мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмаска чакырды. "Русия үзенең тарихи борылыш ноктасына якынлаша, һәм якын киләчәктә безнең алда 1990 нчы елларда өлкән буын алдында ачылган мөмкинлекләргә охшаш шартлар туа ала. Дәүләтчелекне яңадан торгызу өчен яңа тарихи мизгел килергә мөмкин. Бу очракта, кайбер бәяләмәләр буенча, Татарстан халыкара хокук нигезендә үзбилгеләнү хокукын гамәлгә ашыру өчен юридик яктан әзер булырга мөмкин... Шуңа күрә без барыбыз да үткән еллар сабакларын истә тотарга һәм бу юлы, мөмкинлек туса, үзебезнең мөстәкыйль дәүләтләребезне төзүгә ирешергә кирәк дип саныйбыз", диде ул. Башка яңгыраган фикерләрне👉монда укыгыз. @azatliqradiosi

498 views

Опубликован 23 мар.

Аннексияләнгән Кырымда Русия хакимиятләре Хан сарае территориясендә «экспозиция мәйданчыгы» җиһазларга җыена. Анда казу эшләре вакытында табылган археологик табылдыкларны күрсәтү планлаштырыла. Бу хакта Кырым мәдәният министрлыгына сылтама белән ТАСС хәбәр…

312 views

Опубликован 23 мар.

Аннексияләнгән Кырымда Русия хакимиятләре Хан сарае территориясендә «экспозиция мәйданчыгы» җиһазларга җыена. Анда казу эшләре вакытында табылган археологик табылдыкларны күрсәтү планлаштырыла. Бу хакта Кырым мәдәният министрлыгына сылтама белән ТАСС хәбәр итә. Хан сараенда, Русия хакимиятләре алып барган «төзекләндерү эшләре» барышында, археологик казулар вакытында декоратив штукатурка фрагментлары һәм суүткәргечнең керамик торбалары сакланган мунча калдыклары табылган. Әлеге корылма XVII–XVIII гасырларга карый. Моннан тыш, күп санлы нумизматик материал да табылган. Хан сараенда төзекләндерү эшләре 2017 елда башланды. Аны 2020 елга, ягъни өч елда тәмамламакчылар иде. Хәзер эшләр 2027 елга бетәчәк дип ышандыралар. Татар дөньясының сакланып калган бердән-бер хан сараенда "реставрация" дип аталган төзекләндерү эшләре вакытында диварында ярыклар барлыкка килуе һәм аның авыша башлавы элегрәк җанҗал тудырды. Аннексияләнгән Кырымның прокуратурасы Кырым мәдәният министрлыгына бу җитешсезлекләрне төзәтергә кушып хат юллады. Ул вакытта Украина ЮНЕСКО оешмасын Кырымдагы Хан сараен саклап калырга чакырды. "Русияләрнең стратегиясе – тарихи хәтерне юк итү. Бакчасарайдагы Хан сарае – кырымтатарларының бу җирләрдә яшәвен, үсешен, этногенезын күрсәтүче уникаль архитектура үрнәге булып тора. Басып алучылар аны юк итә", дип язды ул вакытта Украинаның мәдәният һәм мәгълүмат министры Александр Ткаченко. @azatliqradiosi

267 views

Опубликован 23 мар.

Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 23 март, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸Флоридада Украина һәм АКШ арасында чираттагы сөйләшүләр тәмамланды. Анда Русия ягы катнашмады. Украина вәкиллеге җитәкчесе Рустем Умеров белдерүенчә, очрашуда Украинага иминлек гарантияләре, Русия белән әсирләр алмашу мәсьәләләре каралган. 🔸Ленинград өлкәсенә дроннар һөҗүм иткән. Өлкә губернаторы Александр Дрозденко белдерүенчә, һава һөҗүменнән саклану системнары 50дән артык дронны бәреп төшергән. Приморски портында ягулык мичкәсендә ут чыккан, зыян күрүчеләр турында хәбәр ителми. 🔸Татарстанда төнлә дроннар һөҗүме куркынычы тәртибе гамәлдә булды, Казан һәм Түбән Кама һава аланнары вакытлыча ябылып торды, мобил интернетның начар эшләвенә дә зарландылар. 🔸Казанда Тинчурин театрының баш режиссеры Айдар Җәббаров җитәкчелегендә Русиядәге милли театрлар режиссерлары лабораториясе узачак. Татар-Информ язуынча, лабораториянең темасы «Режиссерның проза белән эшләве». Дәресләр 11-18 май көннәрендә Тинчурин театры бинасында узачак. 🔸Уфада 93 яшендә вафат булган тарихчы, төбәкнең үткәнен өйрәнгән күп хезмәтләр авторы профессор Ирек Акманов белән хушлаштылар. Аны Зианчура районында җирләделәр. Ирек Акманов 1921-1922 еллардагы ачлык башкортларны бетерү өчен махсус оештырылган дип язган иде. @azatliqradiosi

276 views

Опубликован 22 мар.

Уфа шәһәренең төньяк сәнәгать зонасында, төбәкнең иң эре нефть эшкәртү ширкәтләре тупланган урында, яңа янгын чыккан. 22 март иртәсендә җирле һава аланы ябылды һәм дроннар һөҗүме куркынычы игълан ителде. Чикләүләр кертелгәннән соң күп тә үтми, социаль челтәрләрдә һәм украин Telegram-каналларында шәһәр эчендә чыккан янгын күренешләре төшерелгән кадрлар тарала башлады. ASTRA-ның проекты булган OSINT-анализ мәгълүматларына караганда, янгын Уфа шәһәренең Төньяк сәнәгать зонасы территориясендә барлыкка килгән. Аналитиклар шаһитлар төшергән фотоларны өйрәнгән, алар, аерым алганда, Exilenova+ каналы тарафыннан да бастырылган. Фотолар гадәттән тыш хәл урыныннан якынча 10 чакрым ераклыкта дип фаразланган - Российская урамыннан төшерелгән. Бу районда Башнефть ширкәтенең (ул Роснефть структурасына керә) өч төп бүлеге урнашкан: Башнефть-Уфанефтехим, Башнефть-Новойл һәм Уфа нефть эшкәртү ширкәте биләмәсендә (Башнефть-УНПЗ). Әлеге ширкәтләр бер-берсенә бик якын урнашкан. Башкортстан рәсми рәвештә әлеге хәлгә аңлатма бирмәде. Бу инде соңгы ике тәүлек эчендә икенче шундый очрак. 21 март көнне дә Уфага һөҗүм булды. Тулырак👉монда укыгыз. @azatliqradiosi

305 views

Опубликован 22 мар.

🔥Азатлык Радиосы күзлегеннән – атнаның төп хәбәрләре Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз. @azatliqradiosi

291 views

Опубликован 22 мар.

Якшәмбегә каршы төндә 96нчы яшендә Мәскәү композиторы Сәяр Хәбибуллин вафат булган. Бу хакта туганнарына сылтанып Мәскәүнең Татарстандагы вәкиллеге хәбәр итә. Түбән Новгород өлкәсендәге Суыксу авылында туган Сәяр Хәбибуллин гомер буе Мәскәүдә яшәп, татар…

317 views
12•••5•••89101112•••15•••20•••25•••30•••35•••40•••45•••50•••55•••60•••65•••70•••75•••80•••8384