TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
К списку каналов
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT CHAT

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

@azatliqradiosi

Политика

Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай. Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.

Подписчики2,430Текущее число подписчиков
Постов1,008Проиндексировано постов
Охват5,684Просмотры последних постов
Последние посты

Последние посты

Стр. 75 из 84 · 1,008 постов

Опубликован 5 нояб.

❗️Зоһран Мамдани Нью-Йорк мэры итеп сайланды Cишәмбе көнне АКШның берничә штатында губернаторлар, мэрлар һәм җирле хакимият вәкилләрен сайлау узды. Алар арасында иң игътибарга лаеклысы - Нью-Йорк мэры итеп 34 яшьлек демократ Зоһран Мамданиның сайлануы булды. Ул шәһәр тарихында сайланган мэрлар арасында беренче мөселман һәм соңгы елларда сайланган иң яшь мэр булып тора. Беренчел мәгълүматларга караганда, ул Нью-Йорк сайлаучыларның якынча яртысының тавышын казанган. Үзенең сәяси карашын демократик социализм дип билгеләгән Мамдани сайлау кампаниясен - Нью-Йорк аз керемле кешеләр яши ала торган шәһәр, дигән шигаре белән алып барды. Ул торак арендасы бәясен туңдыру, бушлай автобус маршрутлары булдыру, шәһәр тарафыннан субсидияләнә торган супемаркетлар ачу һәм дөньяда иң кыйбат шәһәрләрнең берсендә яшәү чыгымнарын киметү өчен башка чаралар күрергә вәгъдә итте. Боларны ул бай катлам кешеләренә салымнарны арттыру исәбенә башкарырга ниятләвен әйтте. Социаль челтәрләдән файдаланып, элек беркемгә дә билгеле булмаган Мамдани Демократик фирканең беренчел сайлау кампаниясе вакытында партия активистларын һәм яшьләрне үз ягына җәлеп итүгә иреште һәм элекке Нью-Йорк губернаторы Энддрю Куомоны узып китте. Нәтиҗәдә Куомо сайлауда бәйсез намзәт буларак катнашырга мәҗбүр булды. Ул сайлаучыларның 40 проценттан күбрәк тавышын казанды. Сайлауга бер көн кала АКШ президенты Доналд Трамп Куомо намзәтен яклап чыгыш ясады. Мамданиның радикал сул карашлары күп кенә традицион уртачыл демократларда борчылу уятты. Алар Демократик партиянең сул якка авышуын АКШтганы иң күп сайлаучылар төркеме - уртачыл сайлаучыларның тавышларын югалтуга китерергә мөмкин дип борчыла. Күп кенә танылган демократлар Мамдани намзәтен ачык рәвештә якламады. Сайлау нәтиҗәләренең тагын игътибар җәлеп иткән якларының берсе - Вирджинии һәм Нью-Джерси кебек зур штатларда Демократик фирка вәкилләре булган хатын-кызлар Абигейл Спанбергер һәм Микки Шеррилның губернатор итеп сайлануы. Күп кенә күзәтүчеләр аларның җиңүен сайлаучыларның Доналд Трамп сәясәтенә канәгатьсез булуының күрсәткече буларак бәяли. Вирджиния штатында кыскарту нәтиҗәсендә эшсез калган күп кенә дәүләт хезмәткәрләре яши. @azatliqradiosi

449 views

Опубликован 5 нояб.

Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 5 ноябрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸АКШ президенты Доналд Трамп БМОның Иминлек шурасыәгъзаларына Газзә сызыгында халыкара көчләр булдыру турында резолюция өлгесен җибәрде. Көчләр ХӘМӘСне коралсызландыру һәм чикләрне саклау белән шөгыльләнәчәк. Мандат башлангыч чорда ике елга биреләчәк. Израил хакимиятләре халыкара көчләрдә Төркия хәрбиләре булуын теләми. 🔸ДДТ төркеме җырчысы Юрий Шевчук "ят агентлар" җырларын башкарган өчен Петербурда тоткарланган «Стоптайм» төркемен яклап Лондонда "Син ялгыз түгел" дигән җыр башкарды. Шевчук Петербур музыкантларын яклаган Русиядә яшәүче беренче җырчы. 🔸Билгесез дроннар сәбәпле, Бельгия һава киңлеге ябылып торды дип хәбәр итә Het Laatste Nieuws басмасы. Һава аланнары вакытлыча эшләмәде. Илнең эчке эшләр министры Бернар Кентен әлеге хәл сәбәпле Иминлек шурасын җыярга чакырды. 🔸Сургутта дача бистәсендәге ике катлы йортта чыккан янгында җиде кеше янып үлгән, аларның дүртесе балалар. Бер ир кеше хастаханәгә салынган. Бу хакта төбәкнең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә. Йорт тулысынча янып беткән. 🔸Татарстанда ОРВИ белән авыручылар саны бер атнада 8,7% арткан. @azatliqradiosi

462 views

Опубликован 4 нояб.

"Искешәһәрдә татарлар зәркән кәсебе белән дан тота" Искешәһәрдә яшәүче зәркән остасы Үҗәл Баяр турында укырга тәкъдим итәбез. Татарстанда озын яллар, рәхәтләнеп укыгыз. — Бу алка 200 өлештән тора, — ди ул. — Зурраклары 250гә кадәр җитә. Көне буе утырсаң, ике көн эчендә бер алканы эшләп чыгарга була. Моңа бик зур игътибарлык кирәк. Мәкаләне 👉монда укыгыз.

483 views

Опубликован 4 нояб.

Аннексияләнгән Акъярдан 12 елга ирегеннән мәхрүм ителгән кырымтатар активисты Завур Абдуллаевка, сәламәтлеге какшау сәбәпле, ашыгыч медицина ярдәме кирәк. Бу хакта «Кырым теләктәшлләгенә» аның хатыны Эмине Абдуллаева сөйләгән. Ул ире белән Владимир өлкәсендәге 2нче төрмәсендә очрашкан. Эмине Абдуллаева әйтүенчә, иренең хәле көннән-көн начарая, бигрәк тә тешләре һәм күзе белән җитди проблемалар бар. Ул шулай ук төрмә җитәкчелеге тарафыннан күрсәтелгән психологик басым һәм төрле киртәләр турында да сөйләгән. «Аларның [кырым сәяси тоткыннарының] шунда утыруы ук рухи яктан басым... [Очрашу өчен] гариза язган иде, тик аны октябрь буена суздылар. Килеп җитә алмаслар, өлгермәсләр, дип өметләнгәннәр, күрәсең», — дигән ул. Завур Абдуллаевның төрмәдә тотылу мөддәте яңадан исәпләнгән. Ул анда 16 декабрьгә кадәр калачак, аннан соң төзәтү колониясенә күчереләчәк. Нинди колониягә җибәреләчәге әлегә билгесез. Хәзер активист елга нибары бер посылка гына ала ала. Абдуллаев «Хизб ут-Тәхрир эше» нигезендә хөкем ителгән.

459 views

Опубликован 4 нояб.

Казанда Казан изге Ана иконасы көне һәм Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан тәре йөреше узды. Чара Благовещен соборыннан башланып, Крестовоздвиженский чиркәвендә тәмамланды. Кирмән тирәсендәге үзәк урамнар ябылып торды. ▪️Тәре йөреше хәзер инде Казанда елга берничә тапкыр үтә. Татар җәмәгатьчелеге православларга тәре йөрешенә рөхсәт бирелеп тә, татарларга хәтер көнендә Кирмәнгә килеп Сөембикә манарасы янында дога кылырга рөхсәт булмавын гаделсезлек дип белдереп килә. ▪️Хәтер көнен үткәрергә соңгы тапкыр 2021 елда рөхсәт бирелде. Шул елны милли хәрәкәт һәм Хәтер көнен оештырган Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) зур басымга дучар булды. Прокуратура матәм көне митингында яңгыраган фикерләрне тикшерде, ел азагында мәхкәмә ТИҮне 250 мең сум штрафка тартты. Иң абруйлы татар оешмасы экстремистик оешма дип танылды. ▪️Узган елны Хәтер көнендә Казан кирмәненә дога кылырга килүчеләрне полиция тоткарлады. ▪️Быел ул дога кылу форматында дистәләп кеше катнашында гына узды.

526 views

Опубликован 4 нояб.

4 ноябрь иртәсенә булган башка хәбәрләрне барлыйк: 🔹 Казанда Казан иконасы көне һәм Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан тәре йөреше узды. Чара Благовещен соборыннан башланып, Крестовоздвиженская чиркәвендә тәмамланды. Кирмән тирәсендәге үзәк урамнар ябылып торды. 🔹 Русиядә ике яңа истәлекле дата билгеләнде: — 30 апрель — Русиянең азсанлы җирле халыклар көне, — 8 сентябрь — Русия халыклары телләре көне. Илдә рәсми рәвештә 270тән артык тел һәм диалект таныла, ә азсанлы җирле халыклар саны якынча 315 мең кеше тәшкил итә. 🔹 Түбән Новгоород өлкәсе Кстово шәһәренә дрон һөҗүме булган. Astra telegram-каналы язуынча, һөҗүм нәтиҗәсендә “СИБУР-Кстово” нефть-химия заводы һәм “Лукойл-Нижегороднефтеоргсинтез” НПЗ урнашкан сәнәгать мәйданында янгын чыккан, төнлә шартлаулар яңгыраган. 🔹 Германия канцлеры сүрияле качакларны ватаннарына кайтырга чакырды. «Хәзер Германиядә сыену бирү өчен нигез юк, шуңа күрә без депортация башлый алабыз», — диде канцлер Мерц. Ул сүриялеләрнең күпчелеге ихтыяри рәвештә илләренә кайтып, аны торгызуда катнашыр дип өмет белдерде. Рәсми мәгълүматларга караганда, август азагына Германиядә якынча 951 мең сүрияле яшәгән, шуларның 920се депортацияләнү исемлегенә кертелгән.

440 views

Опубликован 4 нояб.

❗️ Стәрлетамак нефть-химия заводына дроннанр һөҗүм иткән, шартлаудан соң цех өлешчә җимерелгән Стәрлетамак нефть-химия заводының (СНХЗ) су чистарту цехында шартлау булганнан соң бинаның бер өлеше җимерелгән, дип хәбәр итте шәһәр мэры Эмил Шәймәрданов. «Цехта биш кеше эшләгән. Беренчел мәгълүматларга караганда, зыян күрүчеләр юк», — дип язган ул. Һәлакәт урынында ашыгыч хезмәтләр эшли. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров белдерүенчә, Стәрлетамакның сәнәгать комплексына ике дрон ярдәмендә "террор һөҗүме" ясалган. Аның сүзләренчә, иминлек хезмәтләре һәм саклану көчләре ике дронны да атып төшергән, ә аларның кыйпылчыклары ярдәмче цех урнашкан сәнәгать мәйданына төшкән. «Үлүчеләр һәм яраланучылар юк, ширкәт гадәти режимда эшләвен дәвам итә», — дип хәбәр итте Хәбиров. 4 ноябрьдә җирле вакыт белән иртәнге җиделәрдә Башкортстанда дрон һөҗүме куркынычы игълан ителде. Росавиация Уфа һава аланына вакытлыча чикләүләр кертте, әлеге вакытта ул гадәти тәртиптә эшли. Украина ягы бүгенге һөҗүмнәр турында берни белдермәде.

483 views

Опубликован 3 нояб.

❗️Кырымтатар вәкиллеге Мәскәүдә Русия Кеше хокуклары вәкиленә, мөслимәләрне яклап мөрәҗәгать һәм кырымтатарлар җыйган алты меңнән артык имза тапшырды. Русия аннексияләгән Кырымнан Мәскәүгә барып җиткәнче кырымтатарларны юлда биш тапкыр туктаттылар. "Без…

497 views

Опубликован 3 нояб.

Вологдада Явыз Иванга һәйкәл куелган. Әлеге патша Вологда кешеләрен аскан булган Вологда өлкәсендә Явыз Иванга һәйкәл урнаштырылган. Әлеге башлангыч белән өлкә губернаторы Георгий Филимонов чыккан. Ул Явыз Иванны урыс җирләрен киңәйтүче», «яхшы мәгънәдәге яулап алучы патша» һәм «урыс дөньясының символы» дип атаган. Һәйкәлнең рәсми ачылышы 4 ноябрьдә — Халыклар бердәмлеге көнендә узачак. Вологда Кремле Явыз Иван әмере белән төзелгән. Патша төзелешнең озакка сузылуыннан ризасызлык белдереп, 1569 елның язында Вологда елгасы буенда эшне тоткарлауда гаепле дип табылган ун кешене асып үтергән. Аларның мөлкәте тартып алынган. Шул урынны Вологда халкы өч гасыр дәвамында «виселки» дип йөрткән. Элек губернатор Филимонов башлангычы белән Иосиф Сталинга һәйкәл куелган иде. Прокуратура аны сүтеп алу турында карар чыгарган, әмма бу карар әле гамәлгә ашырылмаган.

517 views

Опубликован 3 нояб.

Кытай нефть эшкәртү ширкәтләре Русия нефтеннән баш тарта башлаган АКШ «Лукойл», «Роснефть» һәм аларның кайбер мөшәтри ширкәтләренә каршы санкцияләр керткәннән соң, Кытайның нефть эшкәртү ширкәтләре Русия нефтеннән баш тарта, дип яза Bloomberg. Дәүләт карамагындагы Sinopec һәм PetroChina нефть гигантлары планлаштырылган кайбер нефть партияләрен алуны туктаткан, дип хәбәр итә сәүдә вәкилләре. Кече һәм хосусый нефть эшкәртү заводлары да саклык белән эш итә: алар Британия һәм Европа берлеге тарафыннан кара исемлеккә кертелгән Shandong Yulong Petrochemical ширкәтләре кебек санкцияләргә дучар булудан курка. Rystad Energy AS консалтинг ширкәте исәпләвенчә, Кытай баш тарткан күләм көненә якынча 400 мең мичкә тәшкил итә — бу Русиядән китерелүче гомум нефть импортының 45 процентына якын. ▪️Элегрәк Төркия ширкәтләренең дә Русия нефтеннән баш тартуы билгеле булган иде. ▪️АКШ 22 октябрьдә «Лукойл», «Роснефть» һәм аларның филиалларына каршы яңа санкцияләр кертте.

472 views

Опубликован 3 нояб.

"Баймак эше" фигуранты Вадим Каһарманов тарихы Башкортстанның Бөрҗән районында туып үскән 25 яшьлек Вадим Каһарманов Баймактагы "киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу" һәм "куәт оешмасы вәкиленә каршы көч куллану" маддәләре нигезендә гаепле дип табылды һәм 4 ел 11 ай ирегеннән мәхрүм ителде. Ул җәзасын Пермь өлкәсенең №29 колониясендә үти. Вадим гаиләдә бердәнбер бала, милли көрәш, спорт һәм бию белән кызыксынган. — Вадим — мин белгән иң шәфкатьле һәм ихлас кешеләрнең берсе. Аны белгән һәркем моны раслый ала. Ул беркайчан да ярдәм сораган кешене кире какмады, якыннары өчен үзен дә аямас иде. Шундый холык аңа хас, - дип сөйләде аның бер туганы. Тулырак 👉монда укыгыз.

450 views

Опубликован 3 нояб.

Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 3 ноябрь, дүшәмбе, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔹Татарстанда дрон һөҗүме куркынычы тәртибе кертелде, Казан һава аланында дистәгә якын очыш кичектерелә. 🔹Пилотсыз очкычлар Сарытау нефть эшкәртү заводына һөҗүм иткән. Украина күзәтү каналлары мәгълүматынча, завод җирлегендә янгын чыккан. 🔹Дональд Трамп Украинага канатлы "Томагавк" ракетларын җибәрергә җыенмый. "Юк, кимендә әле түгел. Әйе, мин фикеремнән кайта алам, ләкин әлегә юк", дигән ул журналистларга. 🔹Әфганстанда җир тетрәү нәтиҗәсендә кимендә 20 кеше һәлак булган, 180 кеше яраланган. Корбаннар артыр дип фаразлана. 6,8 магнитудалы зилзиләнең үзәге Мазари-Шәриф шәһәреннән ерак түгел урында булган. Шәһәрнең Зәңгәр мәчетенә зыян килгән.

446 views
12•••5•••10•••15•••20•••25•••30•••35•••40•••45•••50•••55•••60•••65•••70•••7374757677•••80•••8384