TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
К списку каналов
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT CHAT

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

@azatliqradiosi

Политика

Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай. Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.

Подписчики2,430Текущее число подписчиков
Постов1,008Проиндексировано постов
Охват6,444Просмотры последних постов
Последние посты

Последние посты

Стр. 60 из 84 · 1,008 постов

Опубликован 8 дек.

Сугышта үлгән Ринат Мәмәтов җәсәде салынган табутны Барда районы мәдәният йортына "Рәхим итегез" дип язылган элмә такта каршысына кертеп куйганнар. Шул ук вакытта Мәмәтовның туганнары әле дә ябык табутта чынлап та Ринатның җәсәде булган-булмаганын төгәл белми. Бу хакта тулырак 👉безнең сайтта укыгыз. @azatliqradiosi

465 views

Опубликован 8 дек.

Русия Югары мәхкәмәсе оппозиционер Илья Пономеревның «Халык депутатлары корылтае»н «террор оешма»сы дип таныды Әлеге карар баш прокурорның шикаяте нигезендә кабул ителгән. «Оешма мәнфәгатьләрендә чыгыш ясаган аның җитәкчеләре һәм активистларына карата Русия мәхкәмәләре террорчылык юнәлешендә җинаять эшләре буекча гаепләү карарлары чыгарды һәм алар кануни көченә керде», диелә Русия Баш прокуратурасы пресс-релизында. «Халык депутатларының корылтае»ның беренче утырышы 2022 елның ноябрендә Польшада узды. Анда нигездә элекке Русия дәүләт думасы депутатлары Геннадий Гудков, Илья Пономарев, Марк Фейгин һәм Аркадий Янковский катнашты. Алар барысы да Русиядән китте. 2025 елның февралендә «корылтай»ны оештырган өчен көч белән хакимиятне кулга төшерү һәм террор җәмгыятен оештыру нигезендә Пономаревка җинаять эше ачтылар. Русиянең кайбер төбәкләрендә аның теләктәшләренең өйләрендә тентүләр узды. 2023 елның апрелендә Русия баш прокуратурасы «Халык депутатлары корылтае»н теләнмәгән оешма дип таныды. @azatliqradiosi

478 views

Опубликован 8 дек.

Кичә Нью-Йорктагы АТA (American Tatar Association ) Татар берләшмәсенең рәсми бинасында татар кичәсе узды. Анда Рокыя Вафалы һәм Мәҗит Галига 100 яшь тулуны да билгеләп уздылар. Кытайда туып-үсеп, гомернең күп өлешен Америкада яшәгән Рокыя апа Казанны үзенең Ватаны итеп саный. Бу хакта ул берничә ел элек Азатлык Радиосына сөйләгән иде. ▪️ATA Нью-Йоркның Америка татар берләшмәсе 90 елдан артык милли-мәдәни эш алып бара. Бу җәмгыять барлыгын ишеткән татарлар анда килә тора. Җәмгыятьне Русиядән Кытайга, аннары Төркиягә, соңрак Америкага күченүчеләр оештыра. 📹2016 елгы видео @azatliqradiosi

480 views

Опубликован 8 дек.

Русиянең Украинага баскын сугышында Татарстаннан һәм Башкортстаннан кимендә 15 151 кеше һәлак булган Үлгән сугышчылар арасында унсигез яшьлек егетләрдән башлап 67 яшькә кадәр ирләр бар Татарстаннан иң күп үлүчеләр, элеккечә зур шәһәрләрдән һәм көньяк-көнчыгыш районнардан. Башкортстаннан иң күп һәлак булучылар - районнардан. Тулырак 👉монда укыгыз. #Башкортстан#Татарстан @azatliqradiosi

452 views

Опубликован 8 дек.

Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 8 декабрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸Русия армиясенең Сумы өлкәсенә дрон һөҗүме нәтиҗәсендә җиде кеше яраланган. Җирле хакимият вәкилләре белдерүенчә, Һөҗүм күпфатирлы йортка ясалган. Шулай ук Черниговта дрон шартлау нәтиҗәсендә ике кеше җәрәхәтләнгән. 🔸Дрон калдыклары шулай ук Волгоградта ике торак йорт янына да төшкән. Бу хакта өлкә губернаторы Андрей Бочаров хәбәр итте. Беренчел мәгълүматларга караганда, зыян күрүчеләр юк. Ростов өлкәсендә электр энергиясен җибәрү корылмасына һөҗүм ясалган, берничә авыл электрсыз калган. 🔸Төньяк Курил янында 5,2 дәрәҗәдә зилзилә булган. Җирле прокуратурада белдерүләренчә, җир асты селкенүләре аркасында Төньяк Курил үзәк район хастаханәсе бинасында җылыту торбасы шартлап чыккан. Фотолардан хастаханә бинасында җимерекләр күренә. Зыян күрүчеләр турында әйтелми. 🔸Шулай ук Төркиянең Анталья шәһәрендә дә зилзилә булган. Бу хакта анда яшәүче татарлар үз чатларында яза. Әлегә башка мәгълүмат юк. 🔸Татарстанда 2:40 сәгатьтә дроннар һөҗүме куркынычы тәртибе кертелде. Ул биш сәгать дәвам итте. @azatliqradiosi

469 views

Опубликован 7 дек.

Дроннарның инфраструктура корылмаларына һөҗүм итү куркынычы югары булу сәбәпле, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һава киңлекләрен күзәтү чараларын көчәйтергә кушкан. Миңнеханов билгеләп үткәнчә, күк йөзен күзәтүгә җирлек башлыкларын һәм җирле үзидарә хезмәткәрләрен, социаль оешмаларның, икътисад корылмаларының, авыл хуҗалыгы ширкәтләренең һәм крестьян-фермер хуҗалыкларының җаваплы кизү һәм төнге сакчыларын җәлеп итәргә кирәк. ▪️Татарстанда атнасына берничә тапкыр дроннар һөҗүме куркынычы тәртибе кертелә. Кайвакыт һава аланнары да ябылып тора. ▪️Русиянең Украинага каршы сугышын алып бару өчен Татарстан сугышчылар җибәреп һәм икътисади яктан ярдәм итә. Русия хәрбиләре басып алган Украинаның Лисичански һәм Рубежное шәһәрләрен республика төзекләндерә. Тулырак👉монда укыгыз @azatliqradiosi

518 views

Опубликован 7 дек.

Казан һава аланы 2025 елда юлчылар агымының артуын көтми һәм узган елдагыча якынча 5,3 миллион кешегә хезмәт күрсәтергә планлаштыра. Аэропортның баш мөдире Сергей Романцов ТАССка әйтүенчә, юлчыларның быел артмавы һава аланнарының иминлек сәбәпле еш кына ябылып торуына бәйле. Казан һава аланы еш кына төнлә, таң белән ябыла. Ул вакытта очышлар туктатыла. Юлчылар еш кына очып китә алмый, аларның рейслары берничә сәгатькә кичектерелә. Казанга очып килергә тиешле очкычлар да вакытында утыра алмый. Алар башка шәһәргә борып җибәрелә яки берникадәр вакыт Казан тирәсендә очып йөрергә мәҗбүр була. Тулырак 👉монда укыгыз. @azatliqradiosi

582 views

Опубликован 7 дек.

⚡️Русия куәт оешмасы хезмәткәрләре өлкән яшьтәге кырымтатар тарихчысы Энвер Сейтмеметовны тоткарлаган. Энвер Сейтемеметовның өенә якынча ун куәт оешмасы хезмәткәре килгән. Бу хакта "Кырым теләктәшлеге" хәрәкәте хәбәр итә. Алар Сейтмеметовка тоткарлау турындагы…

561 views

Опубликован 7 дек.

Башкортстанда тагын мәчет янды Шимбә көнне Башкортстанның Илеш районындагы Тыпый авылында бер катлы мәчеттә янгын чыкты. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итүенчә, зыян күрүчеләр юк. Янгын сәбәпләре тикшерелә. 🔸Быел Башкортстанның Благовещен шәһәрендә мәчеткә ут төрткәннәр иде. Мәчетнең ун квадрат метры янган диелде. 🔸Узган ел Башкортстанның Бүздәк районы Иске Богады авылы мәчетендә Ураза гаете алдыннан ут чыккан иде. 🔸2019 елны Башкортстанның Ишембай районы Кинҗәбулат авылында мәчеткә ут төрткәннәр иде. Зыян күләме миллион ярым сумнан артык. 📷Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы @azatliqradiosi

624 views

Опубликован 7 дек.

Русиядә милли телләрдәге текстларның катлаулылыгын бәяләүче корал ясаганнар Мәскәүдә урнашкан Югары икътисад мәктәбе галимнәре Русия милли телләрендә язылган текстларның катлаулылыгын тикшерә алган махсус корал булдырды. Аның беренче версиясе татар, башкорт, бурят, адыгей, осетин һәм удмурт телләрен тикшерә. Галимнәр бу коралны әлеге телләрнең морфологик һәм лексик үзенчәлекләрен исәпкә алучы беренче эшләнмә дип әйтә. Алар аны "текст катлаулылыгын бәяләүче калькулятор" дип атый. Югары икътисад мәктәбенең Тел һәм ми үзәге галимнәре сүзләренчә, корал текстны берничә күрсәткечкә карап анализлый. Беренчедән, сүзләр озынлыгы һәм кулланылу ешлыгы – бу күрсәткечләр тел корпуслары мәгълүматларына таянып санала. Икенчедән, 5000 иң еш кулланылган сүзләр исемлеге белән чагыштырып, лексика проценты бәяләнә. Өченчедән, тексттагы төрле сүз төркемнәрен куллану ешлыгы анализлана. Моннан тыш, корал лексик "тыгызлыкны", сүз төрлелеген, текстның динамикасын һәм тасвирлау дәрәҗәсен исәпкә ала диелә. Һәр милли телгә проект авторлары һәм психолингвистлар "Флеш индексы"н ясап чыгарган. Ул сүзләр, җөмләләр һәм иҗекләр санына нигезләнгән, ләкин моңарчы инглиз теле үзенчәлекләренә нигезләнгән булган һәм башка структуралы телләргә ярашлы булмаган. Мисал өчен, 2025 елдагы галимнәр тикшерүендә бу индекс формуласы махсус адыгей теле өчен исәпләнеп чыгарылган. Бу текстны аңлау җиңеллеген күпкә төгәлрәк бәяләргә мөмкинлек бирә. Азатлык радиосы яңа коралны күптән түгел чыккан мәкаләләрнең берсендә сынап карады. Ул текстның җиңеллеген 45,50 дип бәяләде (0 – катлаулы текст, 100 – бик җиңел текст). Текст "лексик төрлелек" һәм "динамика" ягыннан да югары "билге" алды. ▪️Бүгенге көндә Русиядә 155 тел бар дип санала. Милли телләрдә сөйләшүчеләр саны зур тизлек белән кими бара, белгечләр моны Русия хакимиятенең тел өлкәсендә махсус сәясәте белән аңлата. ▪️2021 елда узган җанисәп нәтиҗәләренә караганда, соңгы 11 елда Русиядә татар телен белүчеләр 1 миллионга кимегән. ▪️Башкорт телендә сөйләшүчеләр саны шул ук чорда 6 процентка кимегән. @azatliqradiosi

611 views

Опубликован 6 дек.

Кышның беренче ялларын яңа подкаст видеосы белән башлыйк әле? 🪗 Әйдә!Online проектының "Татары пробуют понять" подкастында Римма һәм Айнур татар мультфильмнары турында сөйләшә. Кайсы мультфильмнар YouTube-та 10 миллионнан артык карау җыйган, кайсылары балалар өчен бик кызыклы? 📱 ➡️https://youtu.be/IxTRwU6c43I (позже опубликуем аудио версию подкаста)

587 views

Опубликован 6 дек.

Зәйдулла Татарстан Язучылар берлеге, башкаларга караганда, мөстәкыйльлрәк булачак дип белдерде Киләсе дүшәмбе Мәскәүдә Владимир Мединский җитәкләгән Русия язучылар берлегенең чираттан тыш корылтае узачак. Көн тәртибендә — иҗтимагый оешманың яңа низамнамәсен кабул итү. Соңгы вакытта бу берлеккә төбәкләрдән берничә язучылар оешмасы, шул исәптән Татарстан язучылар берлеге дә кушылды. Шуңа күрә Мәскәүгә Казаннан беренче тапкыр Ркаил Зәйдулла җитәкчелегендә алты кешедән торган делегация барачак. Татарстан язучылары үз корылтайларында октябрь аенда федераль берлеккә кушылу карары чыгарган иде. Зәйдулла «БИЗНЕС Online»га әйтүенчә, Татарстан Язучылар берлеге барыбер үзенең кайбер мөстәкыйльлген саклап калган. Аерым алганда, Русия Юстиция министрлыгының Татарстан идарәсендә әлеге вакытта килештерелүче республика берлегенең низамнамәсе Русия берлегенә кергән типик төбәк язучылар оешмалары низамнамәләреннән аерыла. «Башта безгә тәкъдим ителгән низамнамә өлгесендә без Русия язучылар берлеге идарәсенең секретариатында үзебезнең рәис итеп тәкъдим итәчәк намзәтләрне килештерергә тиеш дип язылган иде. Ә яңартылган документта — без рәисне үзебез сайлыйбыз, ә аннары гына Мәскәү аны раслый», — дигән Зәйдулла. Шул ук вакытта ул уставтагы кайбер пунктларны федераль берлек таләпләренә туры китерергә туры килгәнен дә таный. «Ике як та компромисска барды. Тик бездә күп нәрсә элеккечә кала: атрибутлар, башка төбәк һәм чит ил язучылар берлекләре белән әдәби хезмәттәшлек итү мөмкинлеге, шулай ук эчке чаралар үткәрү хокукы. Финанс мәсьәләләре дә безнең кулда кала», — дигән Татарстан Язучылар берлеге рәисе. Татарстанда иң азат һәм демократик принципларны сакларга тырышкан иҗтимагый оешма – Татарстан Язучылар берлеге бәйсезлеген быел октябрьдә югалтты. Корылтайда кушылу карары күпчелек белән кабул ителде. Өч кенә язучы каршы тавыш бирде, бер кеше тоткарланып калды.

617 views
12•••5•••10•••15•••20•••25•••30•••35•••40•••45•••50•••55•••5859606162•••65•••70•••75•••80•••8384