TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
К списку каналов
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT CHAT

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

@azatliqradiosi

Политика

Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай. Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.

Подписчики2,430Текущее число подписчиков
Постов1,008Проиндексировано постов
Охват6,690Просмотры последних постов
Последние посты

Последние посты

Стр. 65 из 84 · 1,008 постов

Опубликован 27 нояб.

Петербур мәхкәмәсе, югалган чечен кызы Седа Сөләйманованың дусты Елена Пятаеваны, полиция бүлеге янында ялгыз пикет үткәргән өчен ун тәүлеккә сак астына алган. Бу хакта "Слово о защите" проекты яза. Хокук яклаучылар белдерүенчә, Пятаеваны җәмәгать чарасын оештыру һәм уздыру тәртибен кабат бозуда гаепле дип тапканнар. «Мин гаебемне таныйм, әмма ачыклап әйтәсем килә: участоктан нинди арада пикет үткәрергә мөмкин икәнен белми идем, мондый мәгълүматны да таба алмадым. Ә мәҗбүри эш мәсьәләсенә килгәндә, 20 сәгать эшләргә тиеш булуым турында адвокатым әйтүенчә, мәхкәмә приставлары чакырыр дип көттем, әмма алар элемтәгә чыкмады», дип белдерде мәхкәмә утырышында Пятаева. Аны 25 ноябрьдә Красносельски районында 54нче полиция бүлеге янында «Сез аны үләргәр бирдегез. Шуның белән яшәгез» ("Вы отдали ее на смерть. Живите с этим") дигән шигар тотып торган өчен тоткарлаганнар. Гомумән, Пятаева Петербур һәм Грозныйда дустының югалуын ачыклауны таләп итеп ким дигәндә җиде тапкыр ялгыз пикетка чыккан. Гыйнвар аенда ул Петербурдагы Кадыров күперенә дә пикетка чыккан иде – аны 20 сәгать мәҗбүри эшкә хөкем иттеләр. 2022 елның октябрендә Седа Сулейманова өйеннән качкан иде. 2023 елның 23 августында чечен куәт оешмалары аны Петербурдагы фатирыннан урлап, Чечняга алып китеп туганнарына тапшырган. Шуннан соң кыз элемтәгә чыкмаган. @azatliqradiosi

444 views

Опубликован 27 нояб.

Токиода татарлар төзегән беренче мәчеткә тиздән 88 ел тула. Төркиядә инде чаралар оештырыла башлады. Бу тарихи вакыйганы Истанбулдагы университетта искә алып, махсус фәнни конференция уздырылды. Татарстаннан галимнәр килә алмаган. Тулырак 👉монда укый аласыз. @azatliqradiosi

475 views

Опубликован 27 нояб.

Уфаның Киров районы мәхкәмәсе актоактивист Урал Байбулатовны 20 мең сум штарфка тарткан Ул административ кодексның 20.3.1 маддәсе (нәфрәт яки дошманлык уяту, кеше абруен кимсетү) нигезендә гаепле дип табылган. Байбулатовка "Вконтакте"да "Клип. Башкиры против русских на стрелке" һәм "Казахи ... чеченцев" дигән видео өчен беркетмә төзелгән. Мәхкәмә белдерүенчә, әлеге видео урысларга һәм чеченнарга карата тискәре караш уята. Байбулатовка басым Кырктытаудан бакыр чыгаруга каршы чыгыш ясаудан соң башланды. Быел апрельдә Байбулатовка "ялган мәгълүмат тарату" турында җинаять эше ачылды. Шулай ук быел август аенда мәхкәмә Байбулатовны 15 ел элек чыккан видео өчен бер мең сум штарфка тарткан иде. ▪️2020 елның көзендә Куштау шиханына яклау протестларыннан соң Байбулатов "Юлдаш" радиосыннан ("Башкортстан" телерадиоширкәтенә карый) дикторлыктан китте. "Үземне экология проблемнарын чишүгә багышлыйм", диде ул. ▪️Куштау протестлары вакытында активистларның "Координация шурасын" җитәкләде, аның исеменнән Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров белән очрашуда шиханны яклаучылар "Манифестын" укыды. ▪️2021 елның гыйнварында Байбулатов "Республика" иҗтимагый-сәяси хәрәкәткә нигез салды. 2021 елның 23 гыйнварында Уфада Алексей Навальный тарафдарлары йөрешендә катнашты, "Ак йорт" янында митинг оештырды. Берничә көннән аны тоткарлап, рөхсәт ителмәгән чара оештыруда гаепләп, 10 тәүлеккә административ сак астына алдылар. ▪️2021 елның декабрендә Байбулатов Баймак районы 1нче Төркмән авылында мал чире чыгуы турында видорепортаж чыгарды. ▪️2022 елның мартында Русиянең Украинага бәреп керүен хуплады, аерым алганда "Ни өчен бу 2022 елда бара, ни өчен 2014 елда, Русия җәмгыятендә эйфория һәм патриотик кәефләр күтәрелгәндә, Украина халкы әле бик нык берләшмәгән вакытта булмады", дип әйтте. Тулырак 👉монда укыгыз. @azatliqradiosi

426 views

Опубликован 27 нояб.

Мәскәүдә "Беренчеләр хәрәкәте"нең җитәкче урынбасары Марат Закиров тоткарланган Казанда туып-үскән, «Беренчеләр хәрәкәте»нең элекке җитәкче урынбасары Марат Закиров дәүләт акчасы урлауда шикләнелеп тоткарланган. Бу хакта үз чыганакларына сылтанып, Бизнес Онлайн яза. Эшне Русия ФСБсы тикшерә. Аңа инде сак чарасы билгеләнгән, ләкин Мәскәү мәхкәмәләре базасында рәсми мәгълүмат күренми. Чыганаклар әйтүенчә, Закиров эше Татарстаннан чыккан тагын бер кеше — Русия яшьләр берлегенең республика филиалы җитәкчесе, элекке Студентлар лигасы президенты Элкин Искәндәров эше белән бәйле. Искәндәров аеруча зур күләмдә акча урлауда гаепләнеп быел 28 гыйнварда Казаннан Мәскәүгә китерелде, Лефортово мәхкәмәсе карары белән сак астына алынды һәм СИЗОда утыра. Басма язуынча, тикшерү вакыйгалар чылбыры 2023 елның 19 октябрендәге сатып алудан башлана. Ул вакытта «Беренчеләр хәрәкәте» 133,7 млн сумлык брендлы сувенирлар китерүгә тендер үткәрә. Тендерны Казанның «ДПВ Групп» ширкәте җиңә. Тикшерү фаразлавынча, шушы контракт нигезендә хәрәкәтнең 25 млн сум акчасы «урланган». «ДПВ Групп» хуҗасы Марат Хәйруллин да Искәндәров белән бер көнне тоткарланган һәм хәзер ул да сак астында. Закировка 40 яшь. Югары белемне КФУда алган, хезмәт юлын Казан башкарма комитеты аппаратында дәүләт хезмәтендә башлаган. Казанда мэриясе белән төрле дирекцияләрендә җитәкче вазифаларында була. 2018 елда парклар һәм скверлар дирекциясе мөдире итеп билгеләнә, 2020 елда — Казан шәһәр Думасы депутаты, 2021 елда Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары хакимияте башлыгы була. 2022 елда Мәскәүгә күчә һәм бөтенроссия балалар һәм яшьләр хәрәкәте («Беренчеләр хәрәкәте») җитәкчесе урынбасары итеп билгеләнә. Хәзерге вакытта аның исеме «Беренчеләр хәрәкәте» сайтында юк.

415 views

Опубликован 27 нояб.

Татарстанның 2026 елгы бюджеты 13,8 млрд сумлык дефицит белән кабул ителде. Киләсе елларда дефицит тагын да артачак Татарстан Дәүләт шурасы республиканың 2026 елга һәм 2027/2028 елгы планлы чорга исәпләнгән бюджеты турындагы канун өлгесен икенче һәм өченче укылышта кабул итте. 🔻2026 елга Татарстан казнасы керемнәре 552,2 миллиард сум, ә чыгымнары 566 миллиард сум булачак дип фаразлана. Дефицит 13,8 млрд сум тәшкил итәчәк. 🔻2027 елга бюджет керемнәре 578,9 миллиард сум, ә чыгымнары 595,8 миллиард сум күләмендә планлаштырылган. Дефицит – 16,9 млрд сум. 🔻2028 елга бюджетның керемнәре 620,9 миллиард сум, ә чыгымнары 639,6 миллиард сум тәшкил итәчәк. Дефицит – 18,7 млрд сум. 1 ноябрьгә Татарстанның дәүләт бурычы 98,9 млрд сум тәшкил итә. Аның 91% - федераль бюджетыннан алынган кредитларга, 9% дәүләт гарантияләренә карый.

1,320 views

Опубликован 27 нояб.

Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 27 ноябрь, әлеге сәгатькә дөнья хәбәрләрен барлыйк: 🔹Дональд Трамп Вашингтонда дәүләт гвардиясе хәрбиләренә ясалган һөҗүмне «террор гамәле» дип атады. Ул һөҗүмченең Әфганстаннан диде һәм АКШта яшәүче барлык әфганнарны яңадан тикшерүне таләп итте. Ак йорт янында кичәге атышта ике хәрби яраланды. 🔹Украина дроннары Новокуйбышевски нефть эшкәртү заводына һөҗүм ясаган. Җирле халык шәһәр өстендә ким дигәндә ун шартлау яңгырады дип хәбәр итә. Самар хакимияте әлегә бернинди дә белдерү ясамады. 🔹Һонконгтагы күпфатирлы торак комплексында чыккан янгында һәлак булучылар саны 44 кешегә җитте. 66 кеше хастаханәгә озатылган, тагын 279 кешенең хәле билгесез. 🔹Перуның элекке президенты Мартин Вискарра ришвәтчелек өчен 14 елга ирегеннән мәхрүм ителде. Аңа 2011–2014 елларда губернатор булып эшләгән вакытта якынча 700 мең доллар ришвәт алуда гаепләү белдерелә. 🔹Бүген Рим папасы Лев XIV үзенең беренче чит ил сәфәренә юл тота. Ул Төркиядән башланачак, анда понтифик президент Эрдоган белән очрашырга ниятли.

416 views

Опубликован 26 нояб.

Кичә, 25 ноябрьдә, Русия Фәннәр академиясе академигы, юридик фәннәр докторы, профессор Борис Железнов вафат булган. Ул Татарстан Конституциясен һәм Русия белән Татарстан хакимиятләре арасында вәкаләтләрне бүлешү турындагы килешүне әзерләүдә катнашкан кеше. Железнов элек Азатлык Радиосына Мәскәү Конституцияне дә, республика статусын да таный, әмма телләрне укыту һәм шартнамә кебек принципиаль мәсьәләләрдә Татарстан белән килешеп эшләүне кирәк тапмый дип сөйләгән иде. @azatliqradiosi

449 views

Опубликован 26 нояб.

Уфада элек Салават Юлаев һәйкәле торган урында хәзер шундый яктылык инсталляциясе урнаштырылган. Матурмы? Салават Юлаев һәйкәлен күптән түгел сүттеләр. Хәзер ул төзекләндерелә. Һәйкәлне үз урынына 2027 елны кайтарырга тиешләр. Фото: Уфа с огоньком телеграм каналы @azatliqradiosi

434 views

Опубликован 26 нояб.

⚡️Русия куәт оешмасы хезмәткәрләре өлкән яшьтәге кырымтатар тарихчысы Энвер Сейтмеметовны тоткарлаган. Энвер Сейтемеметовның өенә якынча ун куәт оешмасы хезмәткәре килгән. Бу хакта "Кырым теләктәшлеге" хәрәкәте хәбәр итә. Алар Сейтмеметовка тоткарлау турындагы…

428 views

Опубликован 26 нояб.

Токиода татарлар төзегән беренче мәчеткә тиздән 88 ел тула. Төркиядә инде чаралар оештырыла башлады Бу көннәрдә Истанбулның хосусый Ибн Халдун университетында (бу һуманитар фәннәр белән шөгыльләнүче университет һәм аны коручы — Билал Эрдоган) Токио мәчетенә 88 еллыгына багышланган чара уздырды һәм аның кысаларында ислам дине галиме, Токиодагы мәчеткә нигез салучы Габдерәшит Ибраһимовка багышланган конференция узды. Чараны оештыручы - Төркиянең Милли Мәҗлесе, Япония һәм Төркиянең икътисад, мәдәни багланышлар өчен җаваплы эшмәкәрләр берлеге. Мәчетне Япониягә килеп урнашкан мөһаҗир татарлар 1938 елда оештыра һәм төзи. Ул агачтан салына. Архитекторы - татар кешесе Абдулбасыйр Дейкиров. Мәчеткә урынны Япония хөкүмәте бүлеп бирә, рөхсәт алуны, түрәләр белән сөйләшүләрне дин галиме Габдерәшит Ибраһимов алып бара. Мәчеткә урын Токионың Ояма-чо районында бирелә. Төзелешкә акчаны татарлар үзара җыя, махсус фонд булдырыла. Мәчет каршында татарлар татар мәктәбе дә оештыра. Мөһаҗир татарларның балалары барысы да бишенче сыйныфка кадәр шушы мәктәптә белем ала. Уку-укыту тулысынча татар телендә була. Мәчетнең беренче имамы - дин галиме Габдерәшит Ибраһимов була. Соңыннан аның эшен Мөхәммәт Габделхәй Корбангали дәвам итә. Вакытында татар мәчете дип аталса да, бүген әлеге атама төшеп калган. Хәзер анда имам төрек кешесе, чөнки мәчет Төркиягә карый. Истанбулдагы Мимар Синан исемендәге сәнгать университеты профессоры Исмаил Төркоглы мәчеткә Габдерәшит Ибраһимов исемен бирү гадел булыр иде дип саный. "Бүген Токиода мәчет тора икән, аның һәм йөзләгән татарның тырышлыгы, көче, хәләл акчасы файдаланганын белсеннәр иде. Аның кабере, татарлар җирләнгән зират еракта, һәр кеше бара алмый, ә мәчеттә аның исеме булса, дога да кылу гадәткә керер иде. Кемдер кызыксыныр, тирәнрәк өйрәнергә теләр аның турында, татарлар турында", ди ул. Мәчет турында тулырак 👉безнең мәкаләдә укыгыз.

988 views

Опубликован 26 нояб.

Путин урыс халкы мәнфәгатьләре һәм "россиян" милләтен алга сөрүче яңа милли сәясәт стратегиясен имзалады 61 пункттан торган әлеге документ илдә киләсе унъеллыкта халыклар арасындагы мөнәсәбәтләр үсешенең төп юнәлешләрен билгели. Стратегиянең төп максаты — дәүләт бердәмлеген һәм Русиянең бербөтенлеген саклау, ил эчендәге тотрыклылыкны ныгытү һәм уртак россиянлык гражданлык үзбилгеләвен формалаштыру. Документка күрә, милли сәясәтне гамәлгә кертү этник нигездәге каршылыкларны киметергә, эчке тотрыклылыкны көчәйтергә һәм Русия җәмгыятен ныграк берләштерергә тиеш. Әлеге вакытта Русиядә халыклар арасындагы мөнәсәбәтләр "тотрыклы" дип бәяләнә. ❗️"Дәүләт коручы" халык - урысларның мәдәниятен, традицияләрен, гореф-гадәтләрен саклауга аерым бүлек багышланган. Элекке стратегиядә ул юк иде. ❗️Тагын бер яңалык: Русиянең милли сәясәтен алга сөрүдә җаваплылык төбәкләргә дә салынган. 2036 елга ил халкының ким дигәндә 95 проценты үзен иң беренче чиратта россиян дип тоярга тиеш, диелә документта (әлеге вакытта 92% тирәсе). Моннан тыш, хакимият 11 елдан халыкның кимендә 75 проценты илдәге халыклар арасындагы вазгыятьне уңай дип бәяләр дип өметләнә. Алдагы милли сәясәт стратегиясе 2012 елда кабул ителгән иде һәм быел тәмамлана. "Россиян" милләте идеясе белән галим-этнолог Валерий Тишков чыкты. 2023 елда Татарстанның яңартылган дәүләт милли сәясәте програмыннан "татарстанлы" үзбилгеләнүе алып атылды, республика ватандашлыгы төшенчәсе дә юкка чыкты. Хәзер республика хакимиятенең төп максаты — "гомумрусия ватандашлыгы һәм үзбилгеләнүен, күпмилләтле Русиянең бердәмлеген куәтләү". Тулырак 👉монда укыгыз.

443 views

Опубликован 26 нояб.

Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 26 ноябрь, иртәнге якка булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔹Запорожьега Русия һөҗүме нәтиҗәсендә 18 кеше зыян күргән. Өлкә администрациясе мәгълүматларына караганда, дистәләп күпкатлы йортларга зыян килгән. Һәлак булучылар турында хәбәр ителми. 🔹Украина дроннары Чабаксарга һөҗүм иткән. Алар «ВНИИР-Прогресс» ширкәтенә җибәрелгән булырга мөмкин, дип фаразлана — анда дронга каршы тору системнары җитештерелә. Республика башлыгы Олег Николаев халыкны эвакуацияләү турында белдерде. Хакимиятләр әйтүенчә, ике кеше, шул исәптән бер үсмер җәрәхәтләнгән. 🔹АКШ президентының махсус вәкиле Стив Уиткофф киләсе атнада Мәскәүдә Путин белән очрашачак. Бу хакта Дональд Трамп журналистларга хәбәр иткән. Очрашуда Трампның киңәшчесе һәм кияве Джаред Кушнер да катнашырга мөмкин. 🔹Камчаткада Безымянный янартавы сөрем чәчә башлады. Күккә күтәрелгән көл баганасы 50 километрга сузылган. Вулканологлар бу шартлау авиациягә комачауларга мөмкинлеге турында кисәтә. 🔹Кичә, 25 ноябрьдә, Русия Фәннәр академиясе академигы, юридик фәннәр докторы, профессор Борис Железнов вафат булган. Аңа 98 яшь иде. Ул Татарстан Конституциясен һәм Русия белән Татарстан хакимиятләре арасында вәкаләтләрне бүлешү турындагы килешүне әзерләүдә катнашкан кеше.

452 views
12•••5•••10•••15•••20•••25•••30•••35•••40•••45•••50•••55•••60•••6364656667•••70•••75•••80•••8384