TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
К списку каналов
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT CHAT

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

@azatliqradiosi

Политика

Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай. Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.

Подписчики2,430Текущее число подписчиков
Постов1,008Проиндексировано постов
Охват6,162Просмотры последних постов
Последние посты

Последние посты

Стр. 55 из 84 · 1,008 постов

Опубликован 19 дек.

🇹🇷 Төркия Югары мәхкәмәсе ТНВның элекке алып баручысы Элвира Мадиярованы Русиягә экстрадицияләү карарын кире какты Төркия Югары мәхкәмәсе Истанбул мәхкәмәсенең блогер, ТНВда "Җырлыйк әле" тапшыруының элекке алып баручысы, Русиядә алдашып, акча үзләштерүдә…

471 views

Опубликован 19 дек.

Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 19 декабрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸Европа берлеге Украинага финанс ярдәме күрсәтү өчен туңдырылган Русия активларын кулланмаячак. Financial Times язуынча, Берлек саммитында катнашучылар Киевка 2026–2027 елларда 90 млрд евро бүлеп бирү турында килешкән, әмма бу акчалар берлекнең гомуми бюджетыннан алыначак. 🔸Украина Кораллы көчләренең һава һөҗүме нәтиҗәсендә Ростовның бер өлеше утсыз калган, дип белдерде губернатор Юрий Слюсарь. Моннан тыш, Astra басмасы мәгълүматларына караганда, Тольятти шәһәрендә «Тольяттиазот» заводына һөҗүм ясалган һәм анда янгын чыккан, ә Орёл шәһәрендә җирле җылылык-электр станциясенә (ТЭЦ) һөҗүм иткәннәр. Белгородта БПЛА һөҗүме нәтиҗәсендә 5 айлык сабый яраланган, дип белдерә губернатор. Азатлык бу хәбәрләрне бәйсез рәвештә тикшерә алмый. 🔸AP агентлыгы ачыклаганча, Кирилл Дмитриев Украинадагы сугышны туктату турында АКШ тәкъдим иткән планны тикшерү өчен Флоридага юл тотачак. Чыганак мәгълүматларына күрә, шимбә көнне Кремль вәкиле Дональд Трампның махсус вәкиле Стив Уиткофф һәм Трампның кияве Джаред Кушнер белән очрашачак. 🔸Дональд Трамп АКШның 2026 елга саклану бюджетын имзалады, аның күләме 900 млрд доллардан артып китә. Бу суммадан 400 млн доллар Украинага хәрби ярдәмгә юнәлтеләчәк. Шул ук күләмдәге акча 2027 елга да каралган.

498 views

Опубликован 18 дек.

❗️Язучы Фәүзия Бәйрәмованы иҗат кичәсе алдыннан прокуратурага алып киткәннәр һәм соңрак мәхкәмә аңа 10 мең сум штраф салган Бүген, 18 декабрьдә Казанда язучы, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмованы прокуратурага алып киткәннәр. Казанның Вахитов районы прокуратурасы аны милләтара ызгыш кузгатуда гаепләп, беркетмә төзегән, соңрак Вахитов районы мәхкәмәсе аңа 10 мең сум күләмендә штраф салган. Мәхкәмә сайтында әлеге эшнең карточкасы бар. Беркетмә Административ хокук бозулар кодексының 20.3.1 маддәсе нигезендә төзелгән. Бәйрәмова Казанга үзенең иҗат кичәсен уздырырга килгән булган. Кичә Татарстан Язучылар берлегенең Тукай залында көндезге сәгать өчтә башланырга тиеш иде. Язучы Фәүзия Бәйрәмованы ишек төбендә берничә кеше сагалап торган һәм бина эченә кертмәгән. Аннары алар Бәйрәмованы Казанның Вахитов районы прокуратурасы сорау алырга дип алып киткән. Җыелган халыкка язучы ярты сәгатьтән кире киләчәк диелгән. Чара ансыз гына башланган, үзе ул кичке бишләрдән соң килеп кергән. Тамашачылар белән тулы зал аны алкышлап каршы алган. Бәйрәмова сәхнәдән аны Казанның Вахитов районы прокуратурасы сорау алырга дип алып киткәнен, аңа беркетмә төзелгәнен әйткән. "Кайчандыр чыккан интервьюда "Татарстан икьтисади суверенитет алды, ә милли суверенитет юк", "Татар мәктәпләре бетте" дигән сүзләр милләтара ызгыш чыгара дип беркетмә төзелде", дип аңлаткан ул. Әлеге интервьюның кайсы басмада чыкканын ул әйтмәгән. ▪️Күптән түгел Фәүзия Бәйрәмова белән бәйле яңа шау-шу чыкты. ▪️5 декабрьдә, язучыга 75 яшь тулган көнне Түбән Новгород өлкөсе мөселманнары диния идарәсе "Казанышлары өчен" ("За заслуги") медале тапшырды. ▪️Медаль Фәүзия Бәйрәмованың татар һәм мөселман халкының тарихи-мәдәни мирасын саклауга һәм өйрәнүгә керткән зур өлеше, җәмгыятьнең рухи кыйммәтләрен ныгытудагы хезмәтләре, шулай ук төп тарихи вакыйгаларны тирәннән өйрәнеп, аларны объектив аңлатуы өчен дип бирелгән. ▪️Әлеге яңалыкны тиз арада Z-пабликлар күтәреп алды һәм Түбән Новгород диния нәзарәте караган Русия мөселманнары Диния нәзарәтенә "сеператист"ны бүләклү өчен тәнкыйть уты чәчте. Алар Бәйрәмованың элекке вакытлардагы эшләрен, аңа карата ачылган җинаять эшләрен искә төшерде һәм Диния нәзарәте "радикаллар һәм провокатторлар өчен мәйдан" бирүдә гаепләде. Хәбәрне тулырак 👉монда укыгыз.

1,220 views

Опубликован 18 дек.

Ижаудагы мәхкәмәдә прокуратура "Баймак эше" нигезендә биш гаепләнүчегә 8әр ел колония сорады Бүген, 18 декабрьдә, Удмуртиянең Ижау шәһәрендәге Индустриаль район мәхкәмәсендә прокуратура "Баймак эше" нигезендә гаепләнүчеләр — Буранбай Абушахмин, Айрат Әхмәтов, Илнур Әюпов, Руслан Гыйззәтуллин һәм Мөнир Исәнгилдинны сигезәр ел иректән мәхрүм итү җәзасы билгеләүне сорады. Биш фигурантны да "киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу"да һәм "хакимият вәкиленең тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч тудырмый торган көч куллану"дагаеплиләр. Бүген үк гаепләнүчеләр соңгы сүз белән чыгыш ясады. Idel.Реалии мәгълүматларына караганда, аларның барысы да гаепләрен тулысынча таныган һәм үзләренә зур мөддәтләр билгеләмәүне сораган. Хөкем карары 23 декабрьдә игълан ителәчәк.

520 views

Опубликован 18 дек.

Британия “Татнефть”кә санкцияләр кертте Британия Русиягә карата санкцияләрне тагын да киңәйтте. Лондон керткән чикләүләр исемлегенә «Татнефть» ширкәте дә эләккән. Бу хакта Британия хөкүмәтенең рәсми сайтында урнаштырылган мәгълүматта әйтелә. Гомумән алганда, санкцияләр 5 кешегә һәм 19 оешмага кертелгән. Яңа исемлектә шулай ук «Русснефть» һәм «РусНефтеГаз Групп» ширкәтләре дә бар. Июль аенда Европа берлеге «П-Д Татнефть Алабуга Стекловолокно» ширкәтенә карата санкцияләр керткән иде. Әлеге завод «Татнефть» белән Германиянең Preiss-Daimler Group ширкәтенең уртак проекты кысаларында төзелгән. Бу 2014 елдан бирле "Татнефть"кә кертелгән беренче санкция. Моңа кадәр Лондон Татарстан премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыевага һәм ул вакытта республика яшьләр эшләре министры булган Ринат Садыйковка карата да чикләүләр кертте.

487 views

Опубликован 18 дек.

Төмән өлкәсе хакимияте Себер татарларының "Искер" тарихи комплексы корылмаларын, шул исәптән Күчем хан исемендәге мәчетне сүттерүне таләп итә. Рәсмиләр моны төзелеш һәм файдалану кагыйдәләрен бозу белән аңлата. Мәхкәмәдә мәсьәлә 24 декабрьдә каралачак. Тулырак безнең язмада укыгыз.

454 views

Опубликован 18 дек.

Бурят журналисты Анна Зуеваны читтән торып 6 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр 2нче Көнчыгыш бүлге хәрби мәхкәмәсе Бурятиядән журналист Анна Зуеваны ике җинаять эше нигезендә читтән торып 6 елга гомуми тәртипле колония карары чыгарды дип яза RusNews. Аңа «террорчылыкны ачыктан-ачык аклау» һәм «ят агент йөкләмәләрен үтәмәү» маддәләре нигезендә гаепләү белдерелде. Моннан тыш, мәхкәмә Зуевага өч ел дәвамында интернетта җәмәгатьчелеккә мөрәҗәгатьләр, фикерләр һәм башка материаллар урнаштыру, интернет-сайтларны, форумнарны, каналларны, чатларны һәм төркемнәрне админлау белән шөгыльләнүне тыйды. Мәхкәмә мәгълүматына краганда, журналист 2025 елның июнендә Telegram-да һәм YouTube каналында Иркутски өлкәсендәге авиация полкы мәйданында «очкычлар ярдәмендә» башкарылган шартлау һәм янгын турында видеоязма чыгарган. Мәхкәмә фикеренчә, әлеге видео астындагы язма «террорчылыкны хуплаган һәм аклаган» дип бәяләнә. Шулай ук мәхкәмә Зуеваның, 2025 ел дәвамында «ят агентлар» маддәсе нигезендә ике тапкыр административ җаваплылыкка тартылган килеш, материалларын тиешле тамгасыз урнаштырган дип саный.

427 views

Опубликован 18 дек.

Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 18 декабрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸Ростов өлкәсендә пилотсыз очкычлар һөҗүме нәтиҗәсендә өч кеше һәлак булган, тагын ун кеше яраланган дип белдерә рәсмиләр. Дондагы Ростов мэры хәбәр иткәнчә, һөҗүмнән соң җирле портта танкер яна башлаган, һәлак булучыларның икесе — аның экипаж әгъзалары. Тагын бер кеше Батайскида һәлак булган. 🔸Русия һәм АКШ бу атна ахырында Майамида сөйләшүләр уздырачак. Politico язуынча, очрашуда Америка ягыннан Трампның махсус илчесе Стив Уиткофф һәм АКШ президентының кияве Джаред Кушнер, ә Русия ягыннан — Русия туры инвестицияләр фонды (РФПИ) җитәкчесе Кирилл Дмитриев катнашачак. 🔸Дональд Трамп халыкка мөрәҗәгать белән чыгыш ясады. Элек Fox News алып баручысы Такер Карлсон әлеге мөрәҗәгать вакытында АКШ президенты Венесуэлага сугыш игълан итәр дип фаразлаган иде, әмма бу булмады. Трамп мигрантларга каршы көрәш, инфляцияне җиңү, шулай ук Якын Көнчыгышта тынычлык урнаштыру турында сөйләде. 🔸Төркия сигез ел элек сатып алынган С-400 ракет комплексларын Русиягә кире кайтарырга тели, дип яза Bloomberg агентлыгы чыганакларга сылтама белән. Әлеге корал аракасында Төркиянең АКШ һәм НАТОның башка әгъзалары белән мөнәсәбәтләре катлаулануы сәбәп итеп күрсәтелә. 🔸Грузия сайлаулар вакытында чит илләрдән тавыш бирүне тыйды. Тиешле төзәтмәләрне ил парламенты сайлау кодексына кертте. Моны "тыштан тыкшынуга" каршы көрәш буларак аңлаталар.

437 views

Опубликован 17 дек.

Элегрәк Фәрит Мөхәммәтшин мигрантлар урыс теленнән тыш үз туган телләрен дә өйрәнергә тели, Татарстан бу эштә ярдәм итәргә әзер дип әйткән иде. Аның бу сүзләрен Мәскәү түрәләре һәм журналистлары кискен тәнкыйтьләп чыкты. Тулырак 👉монда укыгыз.

439 views

Опубликован 17 дек.

Ахтем Сеитаблаев иҗаты турында: "Аның мизгелне бик төгәл тою сәләте бар" Режиссёр һәм актер Ахтем Сеитаблаевның иҗат юлы 2000нче елларда Кырымда башлана. Бу вакыт эчендә ул "Телетріумф", "Ника", "Золота дзиґа" бүләкләренә лаек була, "Оскар"га дәгъва итүчеләр исемлегенә керә, американ режиссёр белән берлектә фильм төшерә һәм 20дән артык кино булдыра. Ул Үзбәкстанның Яңыюл шәһәрендә туган. Аның әти-әнисен 1944 елның маенда, башка кырымтатарлар белән бергә, Кырымнан сөргенгә җибәргәннәр. Ахтем үз халкының бу фаҗигасе турында кечкенәдән үк белеп үсә. 2013 елда кырымтатар халкы сөргене турында беренче нәфис фильм - "Хайтарма"ны чыгара. Ул аның режиссеры да, төп рольне уйнаучы актер да. 2022 елда Русия Украинага каршы сугыш башлагач, Ахтем Киевның тероборона көчләре сафларына кушылды. Сугышта да ул кино төшерүен туктамый. Ул үзенең Кырымга кайтачагында шикләнми. "Бик күпләр безне Кырымга кире кайтмасыннар өчен тырышты. Без һәрвакыт кире кайттык. Бу юлы да кайтачакбыз. Күпләр ачлыклар, депортацияләр һәм башкалар аша украиннарны юк итәргә маташты. Әмма Русия империясе юк, ә без сезнең белән калдык. Совет империясе дә юк, ә без сезнең белән калдык. Болары да булмаячак. Безнең башка юл юк. Бу барысы да чынлап та Кырымда башланды, һәм Кырымда тәмамланырга тиеш. Ә Кырымны кире кайтаргач, анда әйтеләчәк беренче сүз ана [кырымтатар] телемдә – "өйдә" сүзе булачак", – ди Сеитаблаев. Кырымтатар режиссеры һәм актеры турында 👉монда укыгыз

423 views

Опубликован 17 дек.

Артур Иделбаев кулга алынды. Кем өчен сабак? Узган атнаны Уфада соңгы елларда туризм өлкәсендә эшләгән, ә аңа кадәр медиа ширкәт тотучы һәм милли активист Артур Иделбаев тоткарланды. Бу эш көпә-көндез башкарылды, Иделбаев өчен бу көтелмәгән хәл икәне күренде…

391 views

Опубликован 17 дек.

Медиа: банклардан килгән СМС-кодларны һәм хәбәрләрне Max мессенджерына күчерергә җыеналар Бу мөмкинлекне Дигитал үсеш министрлыгы карый, дип хәбәр итә «Коммерсант» ике чыганагына сылтама белән. Басма әңгәмәдәшләренең берсе сүзләренчә, бу ел ахырына кадәр эшли башларга мөмкин, әмма әлегә тулы күләмдә түгел, чөнки Max мессенджеры банклар белән турыдан-туры һәм иминлекне сакларлык дәрәҗәдә әле тоташмаган. Шул ук вакытта министрлык рәсми рәвештә мондый планнары булмавын белдерде, әмма «банклар теләгән очракта Max-тагы сервис хәбәрләрен кулланып, кулланучыларның шәхси мәгълүматлары һәм финанслары иминлеген өстәмә рәвештә тәэмин итә ала», диде. ▪️Русия хакимиятләре WhatsApp, Telegram һәм башка чит ил мессенджерларына чикләүләр кертте һәм Max дип аталган җирле мессенджерны алга сөрә башлады. Моны халыкны алдаулар, акча урлауларга киртә кую белән аңлаталар. ▪️“Роскомсвобода”га нигез салучыларның берсе Саркис Дарбинян әлеге мессенджер аша куәт оешмалары сөйләшүләрне контрольдә тота алачак дип саный.

395 views
12•••5•••10•••15•••20•••25•••30•••35•••40•••45•••50•••5354555657•••60•••65•••70•••75•••80•••8384