TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
К списку каналов
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT CHAT

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

@azatliqradiosi

Политика

Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай. Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.

Подписчики2,430Текущее число подписчиков
Постов1,008Проиндексировано постов
Охват5,513Просмотры последних постов
Последние посты

Последние посты

Стр. 40 из 84 · 1,008 постов

Опубликован 22 янв.

❗️Түбән Камада лицейга һөҗүм иткән үсмер — җиденче сыйныф укучысы, дип хәбәр итте шәһәр мэры. Аның сүзләренчә, укучылар зыян күрмәгән. Түбән Кама мэры Радмир Беляев язуынча, ул «пычак белән һөҗүм итеп, җыештыручы хатын-кызның кулын яралаган». — Аның гомеренә…

406 views

Опубликован 22 янв.

❗️ Түбән Камада үсмер лицей җыештыручысын яралаган Татарстанның Түбән Кама шәһәрендәге 37нче лицейда пычаклы үсмер җыештыручы хатын-кызга һөҗүм иткән. Бу хакта куәт оешмаларына якын Mash һәм Baza Telegram-каналлары яза. Baza мәгълүматларына караганда, 14…

390 views

Опубликован 22 янв.

❗️ Түбән Камада үсмер лицей җыештыручысын яралаган Татарстанның Түбән Кама шәһәрендәге 37нче лицейда пычаклы үсмер җыештыручы хатын-кызга һөҗүм иткән. Бу хакта куәт оешмаларына якын Mash һәм Baza Telegram-каналлары яза. Baza мәгълүматларына караганда, 14 яшьлек коралланган үсмер Түбән Камадагы 37 нче лицейга килеп, хатын-кызны яраланган, әмма исән, аңа табиблар ярдәм күрсәтә. Шулай ук Baza хәбәр иткәнчә, үсмер мәктәпнең төрле катларында петардалар ыргытып, аларны шартлаткан, хәзер ул тоткарланган. Mash төгәлләвенчә, бу вакытта укучылар кабинетларда бикләнеп утырган.

398 views

Опубликован 22 янв.

Ленария Мөслим Муса Җәлил музее мөдире булып билгеләнде Татар яшьләр активисты, Татарстан Милли музее хезмәткәре Ленария Мөслим (Мөслимова) Муса Җәлил музее мөдире булып эшли. Бу хакта боерык яңа елга кадәр үк чыккан булса да, ачык рәвештә 21 гыйнвар хәбәр ителде. Бу хакта Мөслим үзе социаль челтәрләрдә хәбәр итте. — Шәхсән минем өчен Муса Җәлил үз заманының актив яшь кешесе буларак кадерле – бәлки, алга таба аның шәхесен нәкъ шушы юнәлештә ачарбыз, — дигән ул Татар-информга. 2023 елдан ул Татарстан Милли музеенда төрле вазифаларда эшләде. 2019-2023 елларда Ленария Мөслим Дөнья татар яшьләре форумы белән җитәкчелек итте. Ул форумның элекке рәисе Тәбрис Ярулинның кинәт киткәннән соң башта шура утырышында вакытлыча рәис вазифаларын башкаручы булып, соңрак форумда рәис буларак сайланды. Муса Җәлил музей-фатиры – Татарстан Милли музее филиалы. Ул Казанның Максим Горький урамында урнашкан. Бу йортта 1940-1941 елларда гаиләсе белән Муса Җәлил яшәгән. Моңарчы музейны Нәзирә Фәттахова җитәкләде.

393 views

Опубликован 22 янв.

Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 22 гыйнвар, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне карыйк: 🔸Бүген рәис Рөстәм Миңнеханов Татарстан Иҗтимагый пулатының яңа рәисен тәкъдим итәчәк. Зилә Вәлиева 6 ел эшләгәннән соң вазифасыннан китә. Оешмага Татарстан рәисе ярдәмчесе Александр Терентьев җитәкче булып сайланырга мөмкин. 🔸Украина президенты Владимир Зеленский пәнҗешәмбе көнне Давоска АКШ президенты Дональд Трамп белән очрашга килергә җыена. Бу хакта Axios украин рәсмие сүзләренә таянып хәбәр итә. Элегрәк Зеленский Давоска бармаячак дип язганнар иде. 🔸АКШ ел ахырына кадәр Кубада хакимиятне алмаштырырга ниятли дип яза The Wall Street Journal. Басма мәгълүматына караганда, Доналд Трамп администрациясе Куба хакимиятендә режимны бәреп төшерүдә ярдәм итә алырдай кешеләрне эзли. 🔸Гренландия турында килешү утрауга Даниянең суверенитетын саклап калачак дип яза Axios үз чыганакларына таянып. 🔸НАТО баш секретаре Марк Рютте белдерүенчә, декабрь аенда Русия Украинада көненә якынча 1000 кешесен югалткан — сүз бары тик үтерелгәннәр турында гына бара. Ул моны чәршәмбе көнне Давоста узган Бөтендөнья икътисади форумы кысаларында панель дискуссиядә әйтте.

417 views

Опубликован 21 янв.

Мөдир дә, урынбасар да юк. Шәҗәрәчеләр Татарстан дәүләт архивыннан янә документлар ала алмый Татарстанның туган якны өйрәнүчеләре һәм шәҗәрәчеләре республика Дәүләт архивында сакланучы тарихи документларны алуда янә кыенлыкларга юлыккан. Бу юлы архивның түләүле хезмәтләреннән файдалану мөмкинлеге югалган — оешма инде бер айдан артык күрсәтелгән хезмәтләр өчен квитанция чыгара алмый. Тишерә торгач, гомумән, архив мөдире Сергей Гороховның вазифасыннан китүе ачыкланган. Бу проблеманы үзенең социаль челтәрләрендә Алабуга җирле тарихчысы һәм генеалог Ленар Мифтахов күтәреп чыкты. "2025 елның 7 декабрендә мин Дәүләт архивында сакланучы бер документның күчремәсен ясауны сорап гариза калдырдым. Документның үзе инде сканерланган, аны әзерләп торасы да юк. Архивның бурычы — миннән акча алып, документны тапшыру гына. Моның өчен алар квитанция бирергә һәм минем түләгәнне көтәргә тиеш иде. Бер айдан артык вакыт узды, ә квитанция һаман юк", — дип көенә шәҗәрәче. Архивның рәсми сайтларында түләүле хезмәтләр туктатылуы турында кисәтү юк. Бары тик эш күп сәбәпле ашыгыч мөрәҗәгатьләр кабул ителми дип язылган. Татарстан архив комитеты да журналистларга җавап бирми. 🔻Татарстан дәүләт архивында документлар беренче тапкыр гына ябылмый.2025 елның мартында Мифтаховның XX гасыр документларына керүне чикләү турындагы шикаяте республика рәисе Рөстәм Миңнехановка кадәр барып җиткән иде. 🔻2022 елның җәеннән Татарстан дәүләт архивында XIX гасырга караган шәҗәрә ясаганда кулланыла торган ревизия кенәгәләрен (Ревизские сказки) бирми тордылар. Республика тарихчыларны ул вакытта шау-шу куптарды, мәсьәлә федераль дәрәҗәгә чыкты. Мәкаләне тулырак 👉монда укыгыз. VPN-сыз ачыла.

451 views

Опубликован 21 янв.

Истанбулда Идел-Урал татар-башкортлар үзәген коручыларның берсе, активист Айтән Ураллы белән хушлаштылар Мәрхүмә Айтән Ураллы 20 гыйнварда вафат булды. Аны бүген, 21 гыйнварда соңгы юлга озаттылар. Хушлашу чарасы, җеназа намазы Истанбулның Зынҗырлыкөй зиратындагы мәчеттә узды. Бу зиратта Төркиянең күренекле дипломаты, Төркия республикасын коручыларның берсе, галим Садри Максуди да, "Ислам энциклопедиясен" булдыручы һәм чыгаручы галим Рәшит Рәхмәти Арат та җирләнгән. Мәрәсимне мәрхүмәнең кызы, Идел-Урал төркиләренең мәдәният һәм ярдәмләшү җәмгыяте җитәкчесе Гөлтан Ураллы, улы Алпараслан Ураллы оештырды. Мәрхүмә белән хушлашырга аның туганнары, дуслары, җирле татарлар һәм башкортлар килгән иде. Чыгышлары белән Татарстан белән Башкорстаннан булучылар Айтән Ураллы да, аның кызы Гөлтан Ураллы да аларга, читтән килүче студентларга, күп ярдәм итте, безгә терәк булды дип искә алды. Мәрәсимгә хушлашу чәчәк бәйләмнәрен Татарстанның Төркиядәге рәсми вәкиллеге, "Татарстан" сәүдә йорты, "Тумата" төрки музыкасын өйрәнүче һәм танытучы төркеме юллаган иде. Җеназада Татарстанның Төркиядәге тулы вәкаләтле вәкиллеге хезмәткәрләре дә катнашты. Мәчет каршындагы мәйданда җеназа намазы укылды һәм бер төркем татарлар зиратка юл тотты. Айтен Ураллы ире Мәхмүт Ураллы янына Истанбулның Килйос зиратында җирләнде. 🔹Айтән Ураллыны картайган көнендә кызы Гөлтан Ураллы карады, алар бергә яшәде. Ул өендә вафат булган. Айтән Ураллы Төркиянең Искешәһәрдә 1933 елның 5 маенда туган шәхес. Ире Мәхмүт (ул — Икенче Дөнья сугышында әсирлеккә эләккән яугир, чыгышы белән Башкортстаннан, туган ягына кайтмый, Төркиядә гомер итә башлый) белән алар Искешәһәрдә таныша. Истанбулда бергә Идел-Урал төркиләренең мәдәният һәм ярдәмләшү җәмгыятен оештыра. Мәхмүт Ураллы вафат булгач, аның эшен кызы Гөлтан Ураллы дәвам итә. Айтән Ураллының тамырлары Татарстанның Биектау районы, Дөбъяз авылына барып тоташа. Хәбәрне 👉монда укыгыз.

849 views

Опубликован 21 янв.

Доналд Трамп: узган айда Украинадагы сугышта ике яктан да 31 мең хәрби һәлак булган. Давостагы Дөнья икътисади форумында чыгыш ясаганда, Доналд Трамп Украинадагы сугыш темасына да тукталды. Ул, 2021 елгы сайлауларда Джо Байден җиңмәгән булса, Украинада сугыш башланмас иде, дип кабатлады. АКШ президенты сүзләренчә, ул Русия президенты Владимир Путинга: «Украина — синең авырткан җирең, әмма син бернишләтә алмаячаксың», — дип әйткән булган. Ләкин Байден хакимияткә килгәч, Путин барыбер бәреп керергә карар кылган. Трамп Путин белән булган тагын бер сөйләшү турында искә алды. Аның сүзләренчә, Русия президенты Әрмәнстан белән Азәрбайҗан арасындагы низагны озак еллар хәл итә алмавын, ә Трампның моңа ирешүен әйткән. АКШ президенты Украинадагы хәлләрне җайга салу белән Европа шөгыльләнергә тиешлеген, ә Американың «моңа бернинди катнашы да булмавын», әмма һуманизм йөзеннән тынычлыкка ирешүдә катнашуын әйтте. Трамп белдерүенчә, узган айда Украинада ике яктан да 31 мең хәрби һәлак булган. «Мин моны туктатырга гына телим. Бу АКШка берничек тә ярдәм итми, әмма сүз яшь кешеләр, кеше җаннары турында бара», — диде Трамп үзенең чыгышында. Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан тапкан мәгълүматларга караганда, Украинадагы сугышта Башкортстаннан 8876, Татарстаннан - 7527 кеше һәлак булган. Чын саннар күбрәк, аларны хакимият яшерә.

410 views

Опубликован 21 янв.

Русия мәктәпләрендә укучыларны дроннар җыярга һәм алар белән идарә итәргә өйрәтәчәкләр Русия мәктәпләрендә "Ватанны саклау һәм куркынычсызлык нигезләре" (элеккеге ОБЖ) дәресләрендә укучыларга пилотсыз җиһазларны җыю һәм аларны йөртү күнекмәләрен бирәчәкләр. Бу хакта Хөкүмәт тарафыннан расланган мәктәп җиһазлары исемлегенә сылтама белән "РИА Новости" дәүләт агентлыгы хәбәр итә. "Мел" басмасы язуынча, расланган исемлектә 90нан артык төрле предмет бар. Төп исемлеккә Калашников автоматы һәм Макаров пистолеты макетлары, граната муляжлары, беренче ярдәм чаралары, противогазлар, дозиметр кертелгән. Шулай ук анда гомуми хәрби саклану комплектлары, санитар ташыгычлар, солдат казанчыклары, чатырлар һәм төнлә күрү приборлары да урын алган. Дәресләр өчен өстәмә уку әсбаплары исемлегендә исә пилотсыз җиһазлар турында уку-методик материаллар, дроннар эшләү өчен комплектлар, пилотлык итү өчен програм-җиһаз комплексы, дрон-конструктор һәм аэроярышлар өчен махсус програм тәэминаты каралган. Пилотсыз җиһазлар Украинадагы сугыш барышында актив кулланыла. Сугыш башлангач, Русиядә "Шахед" тибындагы һөҗүм итүче дроннарны җитештерүне башлап җибәрделәр. Бу эшкә хәтта балигъ булмаган үсмерләрне дә җәлеп итәләр. Аерым алганда, журналистлык тикшеренүләре күрсәткәнчә, мондый хәл Татарстандагы "Алабуга Политех" көллиятендә дә күзәтелә.

445 views

Опубликован 21 янв.

⚡️Уфада ике кешене тоткарлаганда берсен куәт оешмасы хезмәткәре үтергән Федераль иминлек хезмәте белдерүенчә, әлеге кешеләр полиция бүлегенә теракт әзерләгән Сүз ике Үзәк Азия ватандашы турында бара. "Башинформ" агентлыгы язуынча, тоткарлау вакытында төркем…

443 views

Опубликован 21 янв.

⚡️Уфада ике кешене тоткарлаганда берсен куәт оешмасы хезмәткәре үтергән Федераль иминлек хезмәте белдерүенчә, әлеге кешеләр полиция бүлегенә теракт әзерләгән Сүз ике Үзәк Азия ватандашы турында бара. "Башинформ" агентлыгы язуынча, тоткарлау вакытында төркем җитәкчесе ут ачкан һәм нәтиҗәдә куәт оешмасы хезмәткәре тарафыннан юк ителгән. Икенчесен тоткарлаганнар. ФСБ мәгълүматынча, әлеге кешеләр Уфадагы полиция бүлекләренең берсе турында мәгълүмат җыйган, корал һәм шартлаткыч ясау өчен компонентлар сатып алган. Аларның яшәгән урыннарында да шартлаткыч ясау өчен кирәкле әйберләре табылган диелә. Бу шулай ук Федераль иминлек хезмәте белдерүе. "Террор гамәле кылырга омтылу" һәм "террорчылык оешмасы эшчәнлегендә катнашу" маддәләре нигезендә җинаять эше ачылган. ▪️Ноябрь аенда ФСБ Башкортстанның Салават һәм Ишембай районнарында сигез кешене тоткарлаган иде. Тоткарланучылар мобил элемтә корылмаларында диверсияләр оештырырга җыенган дип белдерде ФСБ. Бу хакта ни уйлыйсыз? @azatliqradiosi

451 views

Опубликован 21 янв.

Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 21 гыйнвар, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸Татарстанда "дроннар һөҗүме тәртибе" кертелде. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә. Казан һәм Түбән Кама һава аланнары вакытлыча ябылган. 🔸21 гыйнварга каршы төндә Краснодар төбәге чигендә урнашкан Яңа Адыгеяда торак йортта булган шартлау һәм янгын чыгуы нәтиҗәсендә 11 кеше җәрәхәтләнгән. Торак йортка зур зыян килгән. Республика башлыгы бу урында пилотсыз очкыч бәреп төшерелүен әйтте. ASTRA Телеграм каналы исә вакыйга урыныннан алынган күпсанлы видеоязмаларны, шул исәптән бәрелү мизгелен дә анализлап, торак йортка Русия һава һөҗүменә каршы саклану (ПВО) ракетасы эләккән дигән нәтиҗәгә килгән. Эвакуацияләнгән кешеләрне "Шапсуг» ял итү базасына урнаштырганнар дип хәбәр итә төбәк җитәкчелеге. 🔸АКШ Венесуэла нефте ташу белән бәйле җиденче танкерны тоткарлады. Кораб санкцияләр астында һәм Русия белән бәйле дип санала. АКШның Көньяк хәрби идарәсе Кариб диңгезендә Sagitta танкеры тоткарлануын хәбәр итте. Associated Press хәбәр итүенчә, танкер Либерия байрагы астында йөри, ә аның хуҗасы хуҗасы — Һонконгта теркәлгән ширкәт. 🔸Русиядә 2022 елдан беренче тапкыр Олимпиада уеннарын күрсәтәчәкләр. РБК спорт министры Михаила Дегтяревка сылтанып язуынча, уеннарны күрстәтү хокуксын Okko онлайн-кинотеатры сатып алган. Рәсми трансляцияне беренче тапкыр федераль телеканал түгел, ә онлайн-сервис алып барачак. Олимпиаданың барлык чараларын туры эфирда да, язмада да карап булачак. Олимпиада Италиядә 6-22 февральдә уза. 🔸Татарстан Тикшерү комитеты Зәй районының җир һәм милек мөнәсәбәтләре пулаты җитәкчесе Рәис Шәйхиевның тоткарлануын белдерде. Тикшерү ягы белдерүенчә, Шәйхиев җирле эшкуардан өч җир кишәрлеген арендага һәм үз милеге итеп бирүгә ярдәм итү өчен акча сораган. 235 мең сум күләмендә ришвәт алгач, ул тоткарланган. @azatliqradiosi

460 views
12•••5•••10•••15•••20•••25•••30•••35•••3839404142•••45•••50•••55•••60•••65•••70•••75•••80•••8384