TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
К списку каналов
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT CHAT

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

@azatliqradiosi

Политика

Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай. Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.

Подписчики2,430Текущее число подписчиков
Постов1,008Проиндексировано постов
Охват7,096Просмотры последних постов
Последние посты

Последние посты

Стр. 50 из 84 · 1,008 постов

Опубликован 31 дек.

📍Энгел Фәттахов – Азатлык укучылары сайлаган 2025 ел шәхесе Азатлык Радиосы "Ел шәхесе" йомгакларын тәкъдим итә. Быел тавыш бирүдә 4974 кеше катнашты, иң күп тавышлар сайттан килде. 1️⃣Беренче урын Нәтиҗәдә, иң күп тавышны Татарстанның элеккеге вице-премьеры…

468 views

Опубликован 31 дек.

Русия мәхкәмәләре сайтларыннан кешеләрне хәбәрсез югалган яки һәлак булган дип тану турындагы карточкалар юкка чыга башлаган. Бу хакта Медиазона хәбәр итә. Хәзерге вакытта Русиянең 50 төбәгендәге мәхкәмә сайтларында 2025 елда югалган дип тану турында бер генә эш тә юк. Декабрь башына мондый дәгъвалар саны 44 меңгә якын иде. Журналистлар исәпләвенчә, соңгы өч елда теркәлгән эшләргә кагылышлы 70 меңнән артык карточка бетерелгән. Медиазона чыганагы сөйләгәнчә, Мәхкәмә департаменты идарәсе мәхкәмәләргә хәбәрсез югалганнар турында эшләрне сайтларда чыгармаска дигән карар төшергән. ➡️ Тикшеренүчеләр мондый мәхкәмә эшләре турындагы мәгълүматны Украинадагы сугышта Русия армиясенең югалтуларын исәпләү өчен куллана. Медиазона иәпләүләренә караганда, декабрь башына Русия мәхкәмәләренә теге яки бу хәрбине һәлак булган яки хәбәрсез югалган дип тану турында барлыгы 88 мең шикаять бирелгән. ➡️ Журналистлар белдерүенчә, моңа кадәр эш карточкаларын Мәскәү мәхкәмәләре генә яшергән, анда эшләр картотекасы аерым систем аша күрсәтелә. ➡️ Медиазона һәм Би-би-синың Урыс хезмәте волонтерлар төркеме белән берлектә, ачык чыганакларда чыккан хәбәрләргә таянып, сугышта һәлак булган русияләр исемлеген алып бара. Бу иң мөһим бәйсез тикшеренүләрнең берсе.

460 views

Опубликован 30 дек.

Казанда 2,5 миллиард сумга пилотсыз технологияләр әзерләүче фәнни-җитештерү үзәге төзеләчәк Татарстанда пилотсыз авиация системалары (ПАС) юнәлешендә фәнни-җитештерү үзәге төзү рәсми рәвештә расланды. Объект Казанда, Тэц урамында, КНИТУ-КАИ нигезендә барлыкка киләчәк. Татарстан хөкүмәтенең комплекслы планына ярашлы, фәнни-җитештерү үзәген төзү 2026 елга планлаштырылган. Проектны финанслау федераль һәм төбәк казналы исәбеннән башкарылачак: Русия сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы 1 миллиард 474 миллион сум бүлеп бирәчәк, тагын 550 миллион сумны республика үз өстенә ала. Проектның гомуми бәясе 2,5 миллиард сум дип бәяләнә. 🔸 2025 елның 9 августында еракка оча торган пилотсыз очкычлар Татарстанда урнашкан терминалга һөҗүм ясады. Анда «Шахед» һөҗүм дроннары һәм алар өчен чит илдә җитештерелгән өлешләр сакланган. Әлеге склад Кызыл Юл бистәсендә, «Шахед»лар җыелган Алабугадан якынча 30 км ераклыкта урнашкан. 🔸 2025 елның 5 июнендә Татарстанда пилотсыз очкыч һөҗүме нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булды, тагын 13 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алды. 🔸 2024 елның 2 апрелендә дроннар «Алабуга» аерым икътисади мәйданына һөҗүм итте. Һөҗүм тулай торакка туры килде. Рәсми мәгълүматка караганда, Алабугада пилотсыз очкычлар һөҗүме аркасында җиде кеше зыян күргән, шул исәптән ике үсмер дә бар. 🔸 2024 елның декабрендә Украина күзләве Татарстанда «Шахед» дроннары өчен өлешләр сакланган склад юк ителде, дип белдергән иде.

480 views

Опубликован 30 дек.

Кремль Украинаны «Путинга гына түгел, Трампка каршы да һөҗүм итәргә омтылу»да гаепләде Кремль сүзчесе Дмитрий Песков Владимир Путинның Валдайдагы утарына дрон һөҗүме турындагы хәбәрләргә карата Киев бу рәвешле тынычлык сөйләшүләрен өзәргә тели дигән фикер белдерде. «Бу шәхсән президент Путинга гына каршы юнәлтелмәгән <…> ул Трампка каршы да юнәлтелгән, президент Трампның Украинадагы низагны тыныч юл белән җайга салу өчен куйган тырышлыкларын өзәргә омтылу», — диде Песков. «Можем объяснить» телеграм каналы Валдай халкысоңгы көннәрдә шәһәр тирәсендә бернинди дә дроннарны да, шартлауларны да күрмәгән дип яза. Шулай ук төбәк хакимиятләре дә пилотсыз очкычлар куркынычы турында кисәтүләр ясамаган.

491 views

Опубликован 30 дек.

📍Энгел Фәттахов – Азатлык укучылары сайлаган 2025 ел шәхесе Азатлык Радиосы "Ел шәхесе" йомгакларын тәкъдим итә. Быел тавыш бирүдә 4974 кеше катнашты, иң күп тавышлар сайттан килде. 1️⃣Беренче урын Нәтиҗәдә, иң күп тавышны Татарстанның элеккеге вице-премьеры, мәгариф министры (2012–2017), татар теле өчен көрәш символларының берсе Энгел Фәттахов җыйды. Аңа барлыгы 2333 тавыш бирелде, бу барлык тавышларның 46,9% тәшкил итә. 🏆Башка җиңүчеләр Сайтта күп тавыш ТИҮнең элеккеге җитәкчесе Зиннур Әһлиуллинга да килде, аңа 1981 тавыш бирелде, бу барлык тавышларның 39,8%ын тәшкил итә Telegram-дагы тавыш бирүдә исә җиңүне сәясәт белгече һәм милли активист Руслан Айсин яулады. Сайтта һәм Telegram-да аңа 372 тавыш бирелде. Башка тавышларны безнең йомгаклау мәкаләсендә карый аласыз. Әлеге сылтама VPN-сыз ачыла. Бөтен намзәтләр исемлеге монда.

525 views

Опубликован 30 дек.

Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 30 декабрь, сишәмбе, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸АКШ Венесуэладагы дрон һөҗүм ясаган, дип хәбәр итә CNN. АКШ президенты Дональд Трамп белдерүенчә, һөҗүмнең максаты — имеш, наркотикларны саклау һәм йөкләү өчен кулланылган «эре объект» булган. CNN чыганаклары мәгълүматына караганда, шартлау нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр юк. 🔸ХӘМӘС вәкилләре төркем җитәкчесе Мөхәммәд Синварның һәлак булуын раслады. Израиль аның үлеме турында май башында ук хәбәр иткән иде. Ул Газзә сызыгына ясалган һава һөҗүме нәтиҗәсендә һәлак булган. Ул чакта Согуд Гарәбстаны матбугаты Синварның мәетен Хан-Юнис шәһәрендәге хастаханә астындагы тоннельдә тапканнар, дип язган иде. 🔸Латвия Русия чигендә 280 км озынлыктагы койма төзелешен тәмамлаган. Эчке эшләр министры Рихардс Козловскис хәбәр итүенчә, моңа өстәп, чик буе югары технологияле җиһазлар белән дә тәэмин ителәчәк. 🔸Азәрбайҗан Баш прокуратурасы Русиянең Украинага каршы сугышында катнашу (кайсы якта булуына карамастан) ялланып сугышу буларак бәяләнә һәм җинаять санала дип кисәтте. Хәбәрдә әйтелгәнчә, әлеге маддә нигезендә Азәрбайҗанның берничә кешесенә җинаять эшләре ачылган.

502 views

Опубликован 29 дек.

Лавров Украина кораллы көчләрен Путинның Валдайдагы утарына һөҗүм ясауда гаепләде һәм әлеге хәл сөйләшүләргә йогынты ясаячак дип белдерде. 29 декабрь төнендә Киев Новгород өлкәсендәге Русия президентының дәүләт утарына дроннар җибәрде, дип белдерде Русиянең тышкы эшләр министры Сергей Лавров. Аның сүзләренчә, барлыгы 91 пилотсыз очкыч юк ителгән. Лавров әйтүенчә, әлеге хәлдән соң Русиянең сөйләшүләр алып бару позициясе «кабаттан каралачак». Ул шулай ук Киев җавапсыз калмаячак дип тә кисәтте. «Путинның дәүләт резиденциясенә һөҗүм ясалганнан соң, җавап һөҗүменең объектлары һәм вакыты билгеләнде», — дип белдерде ул. Һөҗүм нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр яки нинди дә булса объектларның җимерелүе турында мәгълүмат юк. Лавров үз сүзләрен расларлык дәлилләр дә китермәде. Украина президены Владимир Зеленский Лаваров сүзләрен кире какты. Аның фикеренчә, шулай итеп Русия Киевта хөкүмәт биналарына һөҗүм итү өчен сәбәп әзерли.

499 views

Опубликован 29 дек.

Төрмәдә утыручы Азат Мифтахов өч елга беренче тапкыр сеңлесе белән күрешкән 24 декабрьдә төрмәдә утыручы галим Азат Мифтахов әнисе Гөлнур Хөсәинова һәм сеңлесе белән очрашкан. Сәяси тоткын бертуган сеңлесен өч ел күрмәгән. Үги әтисен очрашу бүлмәсенә кертмәгәннәр. Бу хакта Мифтаховка теләктәшлек күрсәткән Free Azat телеграм каналына Гөлнур Хөсәинова сөйләгән. "Очрашуга кызым белән эләгә алдык, ә иремне кертмәделәр, чөнки өч өлкән кешене кертү тыела диделәр. Азат сеңлесен күрүгә бик сөенде, алар бер-берсен өч елга якын күрмәде, шушы беренче очрашу булды. Очрашу дүрт сәгать дәвам итте, әмма ул вакыт бик тиз узды. Азат битараф булмаган, ярдәм иткән һәм һәрьяклап теләктәшлек күрсәткән кешеләргә зур рәхмәтен җиткерде. Азат ике тапкыр теш табибына эләгә алган, тешен дәвалый алганганга бик шат — бу аның өчен чынлап та зур вакыйга булды. Кем ярдәм итте, барыгызга да зур рәхмәт!" дигән Мифтаховның әнисе Гөлнур Хөсәинова Хәзер камерада өч кеше утыралар, Азат сүзләренчә, яңа кушылганнар — яхшы кешеләр. Моңа кадәр Азат Мифтахов утырган камерадагы кешеләргә зарланган иде. Шул сәбәпле ул елдан артык бер кеше утыра торган камерада тотылды. Канун нигезендә Азат Мифтаховка елына ике озын очрашу рөхсәт ителә, әмма икенче очрашу булмаячак дип борчыла аның якыннары. Моның сәбәбе — төрмәдәге очрашулар бүлмәсендә ремонт баруы, шул сәбәпле очрашуларга чират тезелгән. Азатка чират җитмәскә мөмкин, дип яза Free Azat телеграм каналы. 🔹2024 елның март аенда Екатеринбур мәхкәмәсе Азат Мифтаховны терроризмны аклау маддәсе нигезендә гаепле дип тапты һәм 4 ел колониягә хөкем итте. Хәбәрне тулырак 👉монда укыгыз.

473 views

Опубликован 29 дек.

“Интертат” дәүләт басмасына “Татмедиа”да эшләгән Рөстәм Гәрәев мөдир итеп билгеләнгән Яңа җитәкчене коллективка “Татмедиа” ширкәтенең баш мөдире Шамил Садыйков тәкъдим иткән һәм редакция алдына мультимедиалы проектлар эшләү максаты куйган. “Татар милләтенең киләчәге интернетта, һәм без анда бик актив эшләргә тиеш, дигән ул. Рөстәм Гәрәев тумышы белән Алабугадан, аңа 36 яшь. КФУда икътисадчы белеме алган. “Татмедиа”да 2019 елдан махсус проектлар продюсеры булып эшләде. Быел февральдә “Интертат”ның моңа кадәрге баш мөдире Рәмис Латыйпов урыс милләтчеләре һәм Z-блогерлар арасында зур-шау тудырган интервьюдан соң вазифасыннан китте. Ул Русия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Дамир Мөхетдинов белән әңгәмә чыгарган иде. Карагруһ активистлар Мөхетдиновны русофобиядә һәм пантюркизмда, Алтын Урда тарихын алга сөрүдә гаепләде.

434 views

Опубликован 29 дек.

Татарстан-2025: репрессияләр, телне кисү, өркетелгән җәмгыять 2025 ел Татарстандагы сәяси тормышта бушлык булды. Дөрес, быел Татарстан президенты сайлаулары узды, әмма ул үтә дә формаль рәвештә үтте. Сәяси торгынлыкны татар теле тирәсендә чыккан шау-шу гына бераз селкетеп алды. Узып баручы елның чын сәяси мәсьәләсе итеп татар теле өчен көрәш имитациясен атарга буладыр. Татарстан депутатлары федералларның мәктәпләрдә туган телләрне тагын киметергә теләвенә сак кына булса да каршы чыкты һәм берникадәр компромисска иреште. Әмма иң мөһиме — халык арасында бернинди каршы чыгу, фикер әйтү булмады. Тоталь тынлык. Бөтен активизм буылып үтерелде. Хәтта гап-гади, куркыныч дип саналмаган темаларга да фикер белдерүгә урын калмады. Азмы-күпме фикер әйтә алган кешеләр Татарстанда калса да, аларга басым көчәйде, алар контрольдә тотыла, аларга җинаять эшләре ачыла, эштән куыла, кемдер инде кулга алынып тикшерү изоляторларында утыра. Бүген Татарстан, татар дөньясындагы вакыйгаларга сәясәт белгече, Дөнья татар шурасы әгъзасы Руслан Айсин нәтиҗә чыгара. Аның фикерләрен 👉монда укыгыз.

1,880 views

Опубликован 29 дек.

Кырымтатар халкы Мәҗлесе Украинага бәйле тынычлык планын тәнкыйтьләде Кырымтатар халкы Мәҗлесе Русиянең Украинага каршы сугышын тәмамлау буенча тәкъдим ителгән "тынычлык планы" уңаеннан белдерү чыгарды. Мәҗлес рәисе Рефат Чубаров имзалаган әлеге документ 2025 елның 28 декабрендә дөнья күрде. Тынычлык урнаштырырга тырышуны оешма хуплый, ләкин документта Кырым һәм Акъярның телгә алынмавы Мәҗлестә борчылу уята. "Документта Кырым автономияле республикасы һәм Акъяр бөтенләй телгә алынмый, ә бит алар — Украинаның аерылгысыз өлеше һәм бүген Русия тарафыннан вакытлыча оккупациядә тора. Документ өлгесендә Украинаның суверенитеты аның халыкара танылган чикләр кысаларында бөтен җирләренә таралуы ачык күрсәтелергә тиеш, дип саныйбыз", диелә белдерүдә. 28 декабрьдә Доналд Трамп белән Владимир Зеленский Флоридада очрашты. Трамп сүзләренчә, Русия, Украина һәм АКШ арасындагы сөйләшүләр инде тәмамлану чигендә, тарафлар тынычлык килешүенә бик якын. Тулырак 👉монда укыгыз.

436 views

Опубликован 29 дек.

Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 29 декабрь, дүшәмбе, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸Трамп белән Зеленский Флоридада очрашты. Трамп сүзләренчә, Русия, Украина һәм АКШ арасындагы сөйләшүләр инде тәмамлану чигендә, тарафлар тынычлык килешүенә бик якын. 🔸АКШның Нью-Джерси штатында һавада ике боралак бәрелешкән: бер кеше һәлак булган, тагын берсе зыян күргән, дип хәбәр итә CNN. 🔸Төркиянең төньяк-көнбатышында бер йортта бәрелешләр вакытында «Ислам дәүләте» террорчы оешма сугышчылары белән атышта җиде полиция хезмәткәре яраланган, дип яза TRT Haber. 🔸Кытай Тайвань бугазында «Гаделлек миссиясе – 2025» дип аталган зур күләмле хәрби күнегүләр башлавын игълан итте, дип хәбәр итә Associated Press.

448 views
12•••5•••10•••15•••20•••25•••30•••35•••40•••45•••4849505152•••55•••60•••65•••70•••75•••80•••8384